Әлмәт блогеры Айназ белән ире Айдар Габидуллиннарның гаиләсен тулыландырып тагын бер кызлары дөньяга аваз салуы турында хәбәр иткән идек. Бу көннәрдә нәни кызчык белән әнисен каршы алырга күпсанлы якыннары барган.
Нәни кызын кулына алган әти кешенең күңеле нечкәреп киткән. Видеоны караучылар әти кешегә карап елап җибәрелүләре турында яза.
Айназ белән Айдарның олы кызлары Нурия исемле, ә нәни кызга Алия дип исем кушканнар.
Блогер әнинең язылучылар нәни кызчыкны искиткеч гаиләгә насыйп булуы белән котлаган һәм «тәрбияле гаилә» дип тә билгеләп үткәннәр.