Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Илнар Сәйфиев яшьлек җырын яңарткан: «Таңга кадәр кич утырулар, оялып кына кыз озатулар»

Татар эстрадасына яңадан кайткан Илнар Сәйфиев соңгы арада үзенең элекке хит-җырларын яңарту белән мәшгуль. Әле күптән түгел генә җырчы «Талбишек» җырына яңа сулыш биреп, клип төшергән иде. Чират тагын бер популяр җыры – «Сине күрсәм» гә дә килеп җиткән.

«Бу җырны ишеткәч, күпләрегез 2000 нче еллар башына, яшьлегенә әйләнеп кайтыр, минем кебек. Кемдер өчен бу бөтенләй яңа җыр булса, кемдер өчен тулы бер хатирә. Бу җыр астында яшьләр дөбер-шатыр таңга кадәр биегәндә, авыл клубларының агач идәннәреннән күппе тузан чыккандыр, билгесез. Эх, гөрләп торган чаклар. Безнең яшьлек җыры бу. Таңга кадәр кич утырулар, кызык-мызык сөйләп көлешүләр, ояла-ояла кыз озатулар, шыкы куюлар, кыяр урлаулар – менә шул елларга алып кайта мине бу җыр. Рәхәт җыр! Мондый җырлар мәңге яшәргә тиеш.

Дустым Марат Мухин белән яңарттык. Хәзерге яшьләр дә тыңласын дип. Бүгеннән барлык музыкаль мәйданчыкларда, рәхәтләнеп тыңлагыз», – дигән ул җыр турында.

«Ностальгия прәме», «Бик яхшы, көткән идек бу җырны», «Сезнең матур җырларыгыз бик күп бит. Ландыш белән «Агыйделнең аккошлары» да бик матур дуэт иде», – дип, Илнарның иске җырларын яңартуын хуплаган тамашачысы.

Җырның элекке варианты:

Җырның яңа версиясе:

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus