Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Яңа Сала авылында Нурулла Гарифның иҗади кичәсе узды

Яңа Сала авылы җирлегендә узган бу очрашу иң матур чараларның берсе буларак күңелемә иңеп калды. Ифрат та дәрәҗәле югарылыкта узды ул, дисәм дә, Һич кенә дә ялгышмыймдыр диеп уйлыйм

Чөнки, бу бер минем генә фикерем түгел. Хәер. кичәнең” баш кунагы”  республикакүләм дәрәҗәле шәхесләребезнең берсе-тарихчы, археолог, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан язучылар берлеге әгьзасы  Нурулла Гариф үзе иде бит!

Әйдүк, сүзебезне йорт хуҗаларыннан башлыйк. Кичәне оештыручыларның берсе- авылның китапханә мөдире Гөлсинә Салахиеваның авыл халкы өчен оештырган күркәм чаралары хакында күп тапкырлар ишеткәнем булса да, бу кадәресен үк көтмәгән идем. Үз эшенең чын остасы, фанаты, сәхнә талантлы, иҗатка якынлыгы белән күпләргә нәмүнә булырлык Гөлсинә бу юлы да “маркасын” югалтмаган булып чыкты. Хак, бәгьзе гамәлләрендә күрше авылларда хезмәт куючы коллегаларының да ярдәме сизелеп тора. Сәхнә артында гына булсалар да, алар Гөлсинәнең борчылулары, һәр хәрәкәте белән яшәделәр. Гаҗәеп югарылыкка муафыйк мондый кичәләрне бары шундый җанпәрвәрләр генә оештыра аладыр да инде. Дүрт сәгатькә якын сузылган кичә яшен тизлегендә узды да китте.

Тулы зал. Канәгать йөзләр. Нурулланың куанычы аеруча зур, йөзендә нур булып чагыла. Сәхнә түрендә, тыныч кына, авылдашлары язган сценарийга кул чәбәкләп кенә утырасы , югыйсә, юк шул, җаны- каны андый түгел. Очып кына тамашачы янына килеп төшә,егетләрчә генә сәхнәгә күтәрелә, илле биш яшьтә димәссең үзен. Залның аурасы шулкадәр шифалы ки, һәркем иҗади корабта, Нурулла Гариф белән үткәннәр, хатирәләр диңгезендә йөзә. Рухи сулыш алу өчен һавасы олысына да, кечесенә дә җитәрлек. Бер- залга, икенче- кичәне алып баручыларга, өченчедән Нурулла Гарифның хәтер-белеменә, милләтпәрвәрлегенә, туган җир җанлы булуына сокланып утырам. Тамашачы белән бу кичәнең “герое” Нурулла арасында бер генә секунд сыярлык та бушлык юк. Әнә, авылның моңлы сандугачлары Энҗе Сафина, Илназ Шарафиев, Хәйдәр Зиһаншин кичәне җыр белән бизиләр. Залдан гына Тәлгать Мотыйгуллин шигырьләрен Нурулла Гарифка күчтәнәч итеп адреслый.

Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

Вазыйх Фатыйхов,

 Яңа Сала авылы.

Күбрәк фотоларны шушыннан карый аласыз: Галим-тарихчы Нурулла Гариф туган ягына зурлап кайтты

Автор фотосы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus