Үлгән кешенең җаны үзенең туып үскән җирләрендә, яраткан кешеләре янында 40 көнгә кадәр йөри, дип күп язалар. 33 көн дәвамында сез аңа эндәшсәгез, ул сезне ишетә. 33 көннән соң аның «хәле» бетә башлый, һәм инде ул бу дөньядан мәңгелеккә китәргә әзерләнә. 40 көн үткәч китә.
Бик күп язмалар бар, 40 көненә кадәр үлгән иремне, хатынымны, баламны, әби-бабамны күрдем, дигән. Менә тагын бер хәл турында язылганны куеп үтим әле сезгә. Бу хатны кызы үлгәч үзе күргәнне әнисе яза:
«Без зираттан кайткач, мин үземне кая куярга белмәдем. Минем хәлем шуның кадәр начар иде, хәтта башкалар янына чыгып өстәл янына да утыра алмадым. Мин бүлмәмә кереп, башкалар ишетмәсен дип, иреннәремне тешли-тешли еладым. Миңа шуның кадәр авыр иде, хәтта миңа шундый уй килде: миңа үләргә кирәк, минем кызым анда берүзе, аңа иптәш кирәк, дигән.
Бу уй башыма тынычлык бирмәде. Мин тордым да, аптечка янына барып, бөтен даруларны эчеп агуланып үләргә уйладым. Аптечка янына барып кына баскан идем, кемдер уң як җилкәмә кулын куйды.
Башымны борып карасам – кызым басып тора! Ул киертеп күмгән күлмәгеннән, тере, ләкин кыяфәтенә караганда, ничектер, ул хәлсез авыруга охшаган иде. Йөзе сап-сары синякка баткан, күзләре яртылаш ачык. Тавышы шуның кадәр хәлсез, әкрен, иреннәрен көчкә кузгатып, миңа: «Әни, әгәр син мине яратсаң, үлмә, алайса без беркайчан да бергә булмаячакбыз, монда андый үлемнәрне яратмыйлар», – диде дә, миннән бер адым артка китеп, юкка да чыкты. Мин курыкмадым да, кычкырмадым да, ул бит минем кызым иде. Мин акылымны җуймадым. Мин чыннан да кызымны күрдем. Һәм мин үлгәннән соң да шундук бу дөньядан китмәгәннәренә тагын бер кат инандым».
***
18 ел буе 5 катлы йортта яшәү дәверендә бернинди дә моңа охшаш хәл булганы юк иде. Язганнарым сеңлемә дога булып барсын.
Шулай бер көнне кичке 7дә эштән кайттым. Улым, шалтыратып, дустымда куна калам, диде. Ирем командировкада иде. Өйдә ялгызым булдым ул төнне, песием бар иде иптәшкә. Бераз журнал укып утырдым. Аннан соң ашап алдым да менеп яттым. Яткан гына идем, телефон шалтырады. Начальникның иртәгә ял итәргә кушып шалтыратуы икән. Барып яттым.
Иртән песинең мияулагына уянып киттем. Аның ул тавышын күршеләр дә ишеткәндер, мөгаен. «Ник кычкырасың син, йокларга ирек бирмисең!» – дип, песигә акырдым. Песи тынычланды. Бер уянгач, күзгә йокы кермәде. Иртәнге 4. Ятам боргаланып. Йокыга гына китеп маташканда, ишектә звонок. Иртәнге дүрттә кем булыр бу дип, ишек янына бардым. «Ач, күршең бу», – дигән хатын-кыз тавышы. Глазоктан карыйм – бер кеше дә юк. Күрше квартирына кереп киткәндер, дип уйлап, кухняга чыгып, чәй эчеп алырга булдым. Тагын звонок. Тиз генә киттем ишек янына. Глазоктан карыйм – бер кеше юк. Ишек яныннан гына киттем – шакыйлар. Тагын барып глазоктан карыйм. Юк бер кеше дә. Ачудан ишекне ачып, бөтен подъездга яңгырарлык итеп, «кем йөри соң монда!» дип кычкырдым.
Тынлык. Берзаман бүлмәдә ваза идәнгә килеп төште. Ишекне ябып, тиз генә зал ягына кердем. Бүлмәдә сквозняк юк, ничек төшеп ватылырга мөмкин бу дип, куркудан калтыранган куллар белән, пыялаларын җыя башладым. Һәм карыйм – сеңлемнең югалткан алтын цепочкасы ята идәндә. Безгә кунакка килгәч кунып китәләр иде алар. Шунда салып куйганын оныткан булгандыр инде, дим. Ә бераздан телефон шалтырады. Сеңлемнең ире аның үлүе турында хәбәр бирде. Ә бит мин бераздан шалтыратып, цепочкасы табылганын әйтермен дигән идем. Мин шок хәлендә калдым. Димәк, сеңлемнең җаны мине борчып йөргән. Мин ишекне ачкач, кереп, вазаны ул төшергән булып чыга. Вазаны ватып, миңа цепочкасының кая ятканын күрсәткән булып чыга түгелме. Бу хәлне сөйләгәч, бөтен туганнар, дуслары шаккатты. Инде сеңлем үлгәнгә 12 ел үтте. Цепочкасын аның төсе итеп саклыйм.
***
1989 елда без Бөгелмә районының Наратлы авылында яшәгән идек. Анда яшәгәндә, минем кечкенә энем туды. Төнлә бала тавышына уянып, әни аның кроваты янына китә. Караса – кровать янында бер хатын балага карап тора, ди. Әни курка, ләкин, барыбер, баланы барып кулына ала. Кулына алганда, теге хатынга тиеп китә кулы, һәм теге хатын юкка да чыга. Әнинең сөйләве буенча, Изге Анага охшаган була ул. Кулына бала тоткан шундый икона бар. Нәкъ шул иде, ди. Әни, баланы тынычландырырга килгән булгандыр, ди. Без ышанмыйбыз параллель дөнья барына, әмма ул чыннан да бар. Мин үзем кызым белән генә яшим. Кайчакта өйдә аяк тавышлары да ишетелә, кайчакта, йоклаганда, кемдер чәчне дә сыпыра. Ышанмаган җиреңнән ышанырсың.
***
Минем белән бу хәл ирем үлгәннән соң булды. Ул минем туган көнем көнне үлде. Ул көнне миңа 66 яшь тулды. 48 ел бергә гомер иттек. Бер-беребез өчен үлеп тордык. Алтын туебыз турында хыялландык. Мин аны бик нык яраттым һәм әле дә яратам.
Кырыгына кадәр үземне кая куярга белмәдем. Еладым. Яныма беркемне дә китермәдем.
Кырыгы буласы көнне ул минем төшемә керде. Ул үләсе көнне кигән киемнәреннән иде. Мине тынычландыра, үлсәм дә сине ташламаячакмын, ди. Мин әйтәм, син бит үлдең, дим. Ә ул, мин башкалар өчен үлдем, ә синең өчен мин мәңгегә исән булачакмын, ди. Шулай диде дә мине кочаклап, үбеп алды. Шулай ул көн саен минем төшкә керә башлады. Мин белмим ничек аңлатырга да. Тик иртән уянганда, мин ирем белән назланып йоклаган кебек уяна башладым. Йокларга ятканда ишекне бикләп, тәрәзәләрне ябып ятам. Ә иртән алар ачык була.
Берсендә төшемдә елмаеп әйтә, бүген син миңа кунакка барасын, җыен әйдә, ди. Җыенып киттек. Барабыз ниндидер юлдан, як-якта бушлык. Һәм ниндидер квартирда пәйда булдык. Зур квартир, элеккеге кыйммәт мебельләр тора. Ирем миңа өстәл әзерләргә кушты. Анда тәрәзә янында кәрзин белән алмалар тора иде, мин шуларны өстәлгә ташый башладым. Кинәт миңа кемнеңдер сукканын сиздем. Бераздан тагын бер тапкыр суктылар. Күземне ачсам – мин зиратта иремнең кабере янында! Инде таң атып килә. Ә минем янда ниндидер ир-ат басып тора. Ул зиратның каравылчысы булып чыкты. Ул миннән, ник син бер кабердән икенче кабергә таш ташыйсың, дип сорады. Мин үзем дә шок хәлендә. Берни аңламыйм. Йөгердем өйгә. Юлда элекке бер танышым Катерина очрады. Мине күргәч, ул шаккаткан. Чөнки мин яланаяк, «ночнушка»дан гына идем. Ул миңа, өеңә кайткач беркая чыкма, мине көт, диде. Төштән соң ул керде. Мин аңа бу көннәрдә күргән төшләремне, үлгән ирем белән назланганнарымны сөйләдем.
Ул мине үзенә кунарга алып китте. Сиңа өеңдә кунарга ярамый, диде. Минем кайтасым килде. Ул мине кайтармады. Минем ачуым чыкты. Качып булса да кайтасы килде. Ләкин ул мине өеннән чыгармады. Өч көн шулай үтте. Өч көннән соң кызым килеп, мине үзләренә башка шәһәргә алып китте. Без киткәч, икенче көнне Катеринаның үлгән хәбәре килде. Мин үземне гаепле итеп сизәм. Мин, үземне кулга алмаганлыктан, өемә җен ияләндердем, ә ул мине бу бәладән коткарып, вакытсыз үз җанын бирде.
***
Бу хәл 1998 елның көзендә булды. Яңа каралты-курадан соң йорт җиткердек. «Йортны исән-сау салып бетерсәк, үзе генә тилмереп яткан 87 яшьлек туган апамны (әтинең апасын) үзебезгә алып менеп тәрбияләр идем», – дип нәзер әйткән идем. Алып мендек, иң түр бүлмәне аңа тапшырдык. Туган апа авырый иде, ә 1 елдан хәле тагын да начарланды. Төнлә йомышын башкарырга чыгып китә дә ишегалдында адашып йөри. Энем эшендә фаҗигагә очрады һәм район сырхауханәсенә эләкте. Ирем Нурислам аны сакларга Мамадышка китте. Киткәндә кат-кат кисәтте: «Апаны сакла, чыгып китеп харап булмасын!» Мин бу 2 елда инде яхшы ук арыган идем, шунлыктан, апаның чыгып киткәнен сизми калмыйм тагын дип, тупса төбенә урын җәеп, шунда йоклый башлаган идем. Бу төнне дә шулай иттем. Бик нык туңып уянып китсәм, ишек шыр ачык, тышта, коеп, карлы яңгыр ява. Сикереп торып, апа бүлмәсенә атылып кердем, карават буш. Төнге күлмәктән генә, ялан аякка галош киеп, чыгып очтым. Ә тышта кап-караңгы. Эндәшәм, апа ишегалдында юк. Бакча ягына чыгып эндәшәм – юк кына! Тирес артларын әйләндем, тик 2 метрдан берни күренми. Елый-елый бакча башына төшеп киттем, абынам да егылам, абынам да егылам. Кычкыра-кычкыра озак йөрдем. Коя гына карлы яңгыр. Тик салкынны бөтенләй сизмим. Башта бер генә уй: һушсыз кебек йоклап, апаны катырып үтерсәм, туганнарыма, Нурисламга, авылдашларга ни йөзем белән күренермен?! Үрмәләп, капшап эзли башладым, бәлки, аяк астында ук ятадыр, дим, җитмәсә, сулышымны да авыр алам, тын бетә. Ул вакытта күкрәккә операция ясатып кайтканга 1 генә ел үткән, табиблар туңмаска кушканнар иде. Шулчак әни тавышы яңгырап китте: «Бар, кайтып, аралыктан курткаңны алып, киеп төш. Югыйсә, күкрәгең тагын шешәр». Егыла-егыла кайтып киттем. Баш берни уйлый алмый. Бары әйле-шәйле күренгән каралтылар шәүләсенә карап кайтам. Өйгә кереп, кулны, битне юдым да, аралыкка курткамны алырга кереп киттем һәм катып калдым: идәндә апам бөгәрләнеп йоклап ята! Сөенечтән селкенә дә алмыйча, мичкә терәлеп, бермәл апага карап тордым. Аннан аны күтәреп алып, түшәгенә илтеп салдым. Карават кырыена утырып, суелып беткән тез башларыма, пычракка баткан төнге күлмәгемә, балтырларым буйлап аккан канлы балчыкка текәлдем. Шулчак, күсәк белән тондыргандай, башыма коточкыч уй килде: ничек инде миңа әни эндәшсен, үлгәненә 12 ел бит?! Кайдан белсен ул минем күкрәгем авыртканны, минем кайчан аралыкка куртка элгәнем бар? Әни каян белсен безнең яңа өй барлыгын? Көч-хәл белән торып, икенче якка, котельный аралыгына чыктым – юк куртка, булуы да мөмкин түгел, чөнки мин аны һәрвакыт ишек төбендәге элгечкә эләм. Ул, әнә, шунда эленеп тора да. Ә ишекне кем ачкан? Димәк, апа чыгарга талпынган да, саташып, аралыкка кереп яткан. Ә бәлки, җил ачкандыр, һәрхәлдә, ишек ачык иде, һәм мин туңып уяндым. Бакча башында мин боларны уйлый алмаган, апаның катып үлү ихтималыннан башым каткан иде. Ә хәзер акыл шулкадәр зирәк-зәһәр эшли – һәр вак-төяк ап-ачык. Юк, ялгышуым һич мөмкин түгел, эндәште бит әнием, мин исә берсүзсез аңа буйсындым, югыйсә таң атканчы урамда йөриячәк идем, үзем егылып үлмичә, туган апаны эзләүдән туктаячак түгел идем ләбаса.
Бу хәлләр миңа һаман тынгылык бирми, уйлыйм да уйлыйм шул турыда, җавап кына юк. Хәзер дә ышанып әйтәм – эндәште миңа әнием! Ышанырлык хәл булмаса да – шулай. Үлгәннәрнең барысын да белеп-күреп ятулары чындыр, бәлки?! Әнием газапларымны, әрнүләремне карап торып, бүтән түзәрлеге калмагач эндәшкәндер миңа…
(Миләүшә Хәйруллина, Мамадыш районы, Ямаш авылы)
***
Актаныш районының Иске Байсар урта мәктәбендә укыган чорда ноябрь ахырларында әти белән атта кайтып киләбез. Буранлы кич, караңгы төшкән. Иске Байсар һәм Наратлы авыллары («мәрхүм» авыл) уртасында Изгеләр чишмәсе челтер-челтер ага. Менә шушы тирәдә юлчылар адашалар да, азмы-күпме фикерләү сәләтләрен дә югалталар иде.
Пар ак ат, кыңгырауларын чыңлатып, алдан бара. Безнең Юлдаш та яңа эздән китте. Йокымсырап кайткан әти, нәрсәдер сизенгәндәй, кинәт кенә сикереп торып «тозлы-борычлы» сүзләр кычкырып, атны төп юлга чыгарды. Аллага шөкер, Югары Яхшыйга кайтып җиттек.
Берничә елдан соң Тәбрик, Хавил Миңнуллиннар белән шул ук юлдан кайтабыз ат белән. Гыйнвар ае, көн аяз, салкын, айлы кич. Изгеләр чишмәсенә җитәрәк, җигүле ялгыз ат кыңгырау чыңлатып алдан бара. Ат артыннан ат китә инде. Бу юлы «тозлы-борычлы» сүзләрне кычкырырга мин тотындым.
Төп юлга күтәрелгәч, аптырап-аптырап миңа текәлеп торган юлдашларыма аңлатып бирдем (алар – Илеш районы, Шәммәт авылыннан). Бу урыннар миңа яхшы таныш булгач, кыңгыраулы атның безне текә ярга алып барганын бик яхшы аңладым. Аллага шөкер, Югары Яхшыйга кайтып җиттек! Ә менә Тәлгать, Зәкинур исемле 2 ир-егет, көзге төндә шунда адашып йөреп, бер түгәрәк арада әйләнеп-тулганып, печән чүмәләсендә кунып, өшеп-катып, иртәнгә генә кайттылар. Бу араны күп тапкырлар үткән булсалар да!
***
Мин университетта укыганда, Вера исемле дус кызым белән бер әбидә яшәдек. Әбинең квартиры бик пычрак иде, ремонт ясалмаган. Түләве кыйммәт түгел иде. Без аны җыештырып, бераз ямьләндереп җибәрдек. Әби безнең бүлмәгә бик сирәк керә иде. 1 ел әйбәт кенә укыдык. Аннан соң Вера шәһәр тормышына кереп китте. Бер егет белән танышты. Аның мотоциклы бар иде. Төннәрен шул егете белән мотоциклда йөреп, соң гына кайта башлады. Ә миңа аның шулай йөрүе ошамады. Бер-бер хәл булыр төсле иде.
...Ул кичне Вера көтеп алды. Чөнки аның егете аны әниләре белән таныштырырга тиеш иде. Вера сөенечтән көне буе балкып йөрде. Егете килгәч, алар чыгып киткәндә, Верага әйтеп куйдым: «Иртәгә зачет, бик соңга калып кайтма», – дидем. Алар киткәч, курсташ егетемне чакырдым. Без бик дус идек. Бергә зачетка әзерләндек. Бергә күңелле иде. Шпаргалкалар яздык. Шулай утырып төнге 1 дә тулган. Дустыма, кайтып торма, иртәгә бергә барырбыз, Верага да зачетта булышырбыз, дип сөйләштек тә, аңа идәндә урын җәеп бирдем.
Мендәргә башны куюга йокыга киткәнмен. Шунда төш күрәм: Вера суга бата икән, кычкырам, кулымны сузам коткарырга, шулчак ишек тавышына уянып киттем. Вера кайтты, йокы аралаш күрәм бүлмәгә кергәнен. Үзем уйлыйм, дус егетнең өстенә баса күрмәсен, дип. Вера баскан саен идән шыгырдый. Минем карават янына килеп җитте. Йокы аралаш: «Бар, ят. Иртәгә зачет», – дидем дә тагын йокыга киттем.
Иртән уянгач карасам, Вера өйдә юк. Ул бөтенләй кайтмаган. Университетка килдек. Зачетны бирдек. Вера күренмәде. Соңрак безгә Вераның егете белән төнге 2дә мотоциклары белән бәрелеп үлгәнен хәбәр иттеләр. Мин бит аны нәкъ шул вакытта квартирга кайтканын күрдем. Шул ук көнне мин ул квартирдан киттем. Курсташ егетем үзләренә яшәргә чакырды. Чөнки шул хәлләрдән соң мин ул квартирда калырга курыктым.
Дус егетемдә яши башлагач, безнең дуслык мәхәббәткә әйләнде. Без тормыш корып җибәрдек. Ирем белән Вераны гел искә алабыз, каберенә барып йөрибез.
Быел дустыма 50 яшь тулган булыр иде. Язганнарым дога булып барсын.
***
Минем ирем ерак шәһәрләргә йөри торган автобуста йөртүче булды. Беренче тапкыр Саратов өлкәсенә барганда, бер пассажир әби: «Бер урында нәрсә генә булса да, кем генә туктарга кушса да туктама», – дигән. Минем ирем «нигә» дип сорагач, «ул җүнле урын түгел» дигән. Ирем көлеп куйган инде. Андый юк-барга ышанмый иде чөнки. Дәлше язам ирем сөйләгәнен:
«Барам, буран башланды, сәгать әле 4 кенә, инде караңгы. Турки дигән поселокка җитәргә 1 сәгатьләп бар. Кинәт автобус нәрсәгәдер эләккән кебек булды. Ниндидер чокыр кебек әйбергә. Туктап чыгып карарга булдым. Автобус болай да иске, тикшереп керергә кирәк, дим. Туктарга гына җыенган идем, әби минем янга килеп, туктама, ди, ярамый, ди. Әби, борчылма, бернәрсә дә булмас, автобусны гына тикшереп керәм, дим. Борчылма барыгызны да тиешле җирегезгә илтеп җиткерермен, дим. Автобустан төштем, әйләнеп карап чыктым. Әйбәт кебек. Юлда бернәрсә дә юк. Тип-тигез юл. Буп-буш кыр. Ну шунда юлдан ерак түгел, кырда ниндидер йорт күрдем. Буран котыра. Нишләптер, мине шул йортка таба тарта башлады. Имеш, барам да хәзер, буран беткәнче шушында кереп торыйк әле, дип сорамакчы булам уемда. Шул якка бара башлаган идем, каршыга килә торган машина фарасы күзне чагылдырды. Күзне кысып алдым да, карасам – юк теге йорт. Каз тәннәре чыкты, тиз генә йөгереп барып автобусыма утырдым. Кабызырга телим – кабынмый. Көчкә кабындырдым да очтым гына ул урыннан. Турки дигән поселокка килеп җиткәч, теге әби янга килеп, сине теге каршыга килгән машина гына коткарып калды, диде. Ул урында гел машиналарга нидер була, һәм кешеләр юкка чыга, ди. Аннан соң инде стоянкада ирләогә сөйләгән идем. Алар, беркайчан да ул урында туктама, хәтта тизлегеңне дә үзгәртмә, транспортың сразы сүнәчәк, диделәр, ди».
Башка вакытларны анда барганда ирем, беркайчан да ул урында туктамый башладым, диде.
Язмалар «Булмас димә, дөнья бу!» Телеграм-каналыннан алынды.