Фәнни күзлектән караганда, шизофрения – югары психик функцияләрнең таркалуы белән характерлана торган эндоген хроник психик тайпылыш. Эндоген – димәк, аның үсешенең сәбәбе эчке, организмның нейрохимик системалары үзенчәлекләреннән гыйбарәт.
Психиатр Ольга Башмакова сүзләренчә, шизофрения симптомнарына килгәндә, болар – саташу, галлюцинацияләр, акыл эшчәнлеге кимү, социаль контактлардан качу, продуктивлык кимү.
Шизофрения бүген җәмгыятьтә бик киң таралган, дигән фикер бар, әмма, табиблар сүзләренчә, бу алай түгел.
«Россия Федерациясендә шизофрения авыруы таралу 1 процентка якынлашкан. Дөнья статистикасы буенча, 1-2 процент кеше әлеге авыру белән чирли. Бу күрсәткечләр елдан-ел тотрыклы», – дип аңлатты Республика клиник психиатрия хастаханәсенең амбулатор-поликлиника бүлеге мөдире, табиб-психиатр-психотерапевт Ольга Башмакова.
Шул ук вакытта, табиб сүзләренчә, бу авыру стигматизация буенча 1нче урында тора – икенче төрле әйткәндә, авырулар җәмгыять тарафыннан басым кичерә.
Ольга Башмакова
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Бу алай түгел, шизофрения бик күп төрле, дип ышандыра психиатрлар. Бу авыруның төрле формалары бар, өстәвенә, һәр пациентның индивидуаль үзенчәлекләре дә эз калдыра.
«Барысы да кешенең кайсы яшьтә авырый башлавына бәйле. Ир-атмы ул яки хатын-кызмы, социаль-демографик характеристикалар авыруның клиник структурасына төзәтмәләр кертергә мөмкин», – дип аңлатты доктор.
Психиатр авыруның нинди булырга мөмкинлегенә мисаллар китерде. Әгәр урта яшьтәге кеше авырса, авыру еш кына кискен һәм бик көчле уза. Мәсәлән, берничә көн дәвамында кешедә аны эзәрлеклиләр дигән идея туарга мөмкин, аның кабул итү функциясе бозыла: ул үз эчендә тавышлар ишетә, һәм бу тавышлар аның үз-үзен тотышы белән идарә итә башлый. Шул ук вакытта моңа кадәр аның акыл сәләте начарланмаган була, ул кинәт авырып китә. Ольга Башмакова ассызыклаганча, мондый очракта фаразлар өметле.
Әгәр дә, мәсәлән, яшүсмер үз-үзенә бикләнә, яшьтәшләре, якыннары белән аралашмый башлый икән, акыл сәләте начарлану аркасында аның мәктәптәге өлгереше кими, ул үз-үзен күзәтүдән туктый. Аның аппетиты кими, ул ни өчен ашаганын аңламый башлый. Шуннан соң ул, тирә-юньдәгеләр миңа начар карыйлар, явызлык телиләр, мине тикшерәләр, дип уйлый башлый, шуннан соң башында аның уйларын раслый торган тавышлар барлыкка килә. Мондый пациентның, психиатрлар сүзләренчә, алдагы тыныч тормышка фаразы оптимистик түгел.
Шизофрениянең хәтта балалар тибы да бар. Авыру никадәр иртәрәк барлыкка килсә, табибларның фаразлары шулкадәр начаррак була.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Шизофрениянең чагылышына тулы бер факторлар җыелмасы: нәселдәнлек, кешенең билгеле бер шәхес тибы йогынты ясый. Шизофрения старт ала торган шартлар да үз өлешен кертә, мәсәлән, җиңеп булмый торган авыр стресс халәте, яки баш сөяге-ми җәрәхәте – бу да авыруны башлап җибәрергә мөмкин.
«100 процент очракта авыру нәселдән күчә, дип әйтеп булмый, бу – мифларның берсе. Гәрчә күпләр, әгәр ата-анасы авырый икән, балада һичшиксез шизофрения булачак, дип ышана. Шулай да нәсел дәвамында әлеге чир белән авыручылар булса, авыру ихтималы арта. Шундый закончалык бар: туганлык дәрәҗәсе никадәр якынрак булса, ихтималлык шулкадәр югары», – дип аңлатты РКПБ амбулатор-поликлиника бүлеге мөдире.
Ольга Башмакова сүзләренчә, шизофрения белән авыручыларда псевдогаллюцинацияләр күзәтелә, аларны ялган дип тә атыйлар.
«Чын галлюцинацияләрне пациент тышкы яктан күрә – объект юк, ләкин ул аны күрә. Шизофрения белән авыручыларда алар андый түгел, образларны алар үз эчендә күрә. Бу интерпроекция баш эчендә була. Алар теге яки бу вакыйганың ничек барганын күрүләрен әйтәчәкләр. Бу хакта эмоциональ манерада түгел, ә констатацияләр белән сөйләячәкләр», – ди психиатр-психотерапевт.
Шизофрениклар еш очракта галлюцинацияләр күрми, ә нәкъ менә ишетә, өстәвенә, тавыш авыруның башы эчендә барлыкка килә.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Мондый авыруларның җәмгыять өчен куркынычы авыруның никадәр алга китүенә бәйле. Шизофрениянең иң күңелсез билгеләренең берсе – пациентлар үз-үзләрен тәнкыйтьли белми.
«Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, шизофрения белән авыручыларның 80 проценттан артыгы үзләрендә проблемалар барлыгын, авыруны аңламый», – дип аңлатты белгеч.
Мондый пациентның тирә-юньдәгеләр өчен ни дәрәҗәдә куркыныч булуы аның авыр кичерешләр структурасына, ягъни пациент күргән һәм ишеткән нәрсәләргә, нинди тавышлар ишетүенә бәйле.
«Кайвакыт кабул итү һәм авыр кичерешләр структурасы тулысынча социаль нейтраль контекстка ия. Болар авыруның үзе өчен уңайсызлыклар тудыра. Нәкъ менә шундый борчылулар аны психиатрия ярдәме артыннан китерәчәк. Ул «тавышлар туйдырды, алар һәрвакыт ниндидер күңелсез сүзләр сөйли» дип әйтәчәк», – диде Ольга Башмакова.
Шизофрения чагылышы тормышта бер тапкыр гына да булырга мөмкин, ләкин бу – сирәк була.
«Дәвалау тактикасы шундый: бер эпизодтан соң, билгеле бер вакытка ярдәмче терапия курсы билгеләнә. Гадәттә психозның бер эпизоды – 1 ел дәвалану. Шул вакыт эчендә пациент дарулар кабул итә. Әгәр дә ул үзен яхшы хис итә, җәмгыятькә җайлаша икән, әкренләп, препаратның дозасы киметелә. Әгәр дарулар киметелгәннән соң авыру кискенләшмәсә, дәвалау акрынлап бетерелә. Дарулар кабул итү туктатылганнан соң 3-5 ел узгач та пациентның хәле үзгәрмәсә, пациентны диспансер күзәтүеннән алалар», – ди психиатр.
Әмма, кызганыч, сценарийлар һәрвакытта да позитив булмый. Еш кына мондый пациентлар, дару эчүдән туктагач, яңадан психиатрларга эләгә. Шизофрениклар еш кына гомер буена даруларга мохтаҗ.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Психиатр әйтүенчә, шизофрения һәм шәхеснең икегә бүленүе – төрле әйберләр.
«Шизофреник процесс вакытында шәхеснең икегә бүленүе күзәтелми. Психик эшчәнлекнең диссоциациясе бара, кеше дөньяның әйләнә-тирәдәге картинасын өлешчә адекват кабул итә ала: игътибар саклана, ул үзенең биографиясен кабатлый ала, белемнәре дә була, дөнья картинасын өлешчә адекват кабул итә ала. Сакланган психик эшчәнлек белән беррәттән, психиканың бер өлеше автономия ала һәм югары психик функцияләре таркала кебек», – дип аңлатты доктор.
Ягъни шизофренияле кешенең белем багажы бар, ләкин ул аннан файдалана алмый. Шул ук вакытта шәхеснең икегә бүленүе юк.
Психиатр якын кешеңдә шизофренияне фаразларга мөмкин булган билгеләрне атады:
1. Аның үз-үзен тотышы үзгәрә.
2. Ул социаль элемтәләрдән кача башлый.
3. Аның продуктивлыгы, акыл эшчәнлеге кими, ә моңа кадәр мондый проблемалар күзәтелмәгән була.
4. Йокысы, аппетиты бозыла, йокы һәм уяулык режимы үзгәрә.
5. Аның белән сөйләшергә тырышканда җавап бирми.
6. Әңгәмәдәшсез кем беләндер сөйләшә.
7. Өйдән чыгып китә, бернинди сәбәпсез урамнарда йөри.
8. Үзен сәер тота, мәсәлән кача, әйберләрен вата, нәрсәнедер яндырырга тырыша, эзәрлекләүләр турында сөйли.
Әгәр дә сез якын кешегездә мондый билгеләрне күрәсез икән, ашыгыч рәвештә психиатрларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, алар аны тикшерергә, кирәк булган очракта дәвалау билгеләргә тиеш.
«Татар-информ»нан тәрҗемә. Авторы: Эвелина Киселёва