Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Блогер ханымнар «гел күренеп йөри торган» күкрәкләр темасына гәп куерткан

Танылган аранжировщик Марат Мухинның хатыны, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова сәяхәт итәргә бик тә ярата. Әле берсеннән кайтып кереп чемоданын бушатып та өлгерми, икенчесенә җыена башлый. Бу юлы аны блогерлар Айгөл Закирова («Эйгуль», Казан) һәм Энҗе Фәтхиева (Чаллы) балалар белән Төркиягә ял итәргә чакырган.

Гөлия кунакханә номерларын ошатмаган. «Тур бәясенә күрә кунакханәсе дә шул дәрәҗәдә генә инде. Монда хәтта теш пастасы белән щетка да юк, мебельләр иске», – дип сөйли язылучыларына Гөлия Вәлиәхмәтова. Аннары ул бу хәлне кабул итеп, күңелле ял итәргә булган.

Блогер ханымнар балалары белән төшке аш ашап утыра. Алар арасында нәкъ менә Гөлия Вәлиәхмәтова тыйнак киенгән. Ул Айгөл Закированы күкрәкләрен артык ачып йөрүе өчен шелтәли. Ханымнар бу темадан кызык табып көлешәләр, күкрәкләрне яшереп кую буенча мастер-класс та үткәреп алалар.

«Әгәр минем күзләрем дә гел шунда икән инде, мескен ирләрне күз алдына китерәм», – дип, Гөлия блогерның күкрәкләре артык күренеп торуына ишарә ясый.

«Ул аларны махсус чыгарып куйган», – дип кушыла сүзгә Чаллы блогеры Энҗе Фәтхиева.

«Аларны берничек тә кертеп бетереп булмый. Минем бөтен күлмәк шулай. «Яшереп куярга», – диләр мөселман кардәшләр. «Оят юк, иман юк», – диләр», – дип, үз күкрәкләренә үзе соклана һәм видеога төшерә Казан блогеры Айгөл.

«Булавка белән өстәнрәк эләктереп куясың да, бер дә юкта шулай инде. Күзне алып булмый, панимаешь, кайбер ирләр хатыннары белән килгәннәрдер. Син бит аларны уңайсыз хәлгә куясың», – ди Гөлия.

«Потому что син кысып тора торганны аласың», – ди Энҗе һәм күкрәкләрне җайлап яшереп куяр өчен инструктаж үткәрә.

«Күкрәкләрне култык астынарак җайлап куярга кирәк», – дип, Гөлия дә өйрәтеп тора.

«Менә бит булды, синең шикелле куйсам, минеке дә шулай була ул», – ди Энҗе һәм үзенең күкрәкләрен Айгөлнеке кебек ачып куя. «Минем гел шулай, үзе шулай. Күлмәк шулай итә», – дип үрти ул дустын.

«Болай итеп куйгач, арасына бер кеше сыя бит, хәзер бик карамаслар да инде», – дип ошатып бетерми бу «дәресне» Айгөл.

«Үзеңә генә әллә ничек ул, кырыйдан бик матур тора», – дип тынычландыра Гөлия.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus