Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда ике балалы ир махмырдан куела торган капельницадан соң үлгән

Казанда яшәүче ир-ат махмырдан билгеләнә торган капельница куйдыргач үлгән. Бөтенләй дә аракы эчмәгән ир-ат, ике бала әтисе үләр алдыннан яздырган видеосында бик авырлык белән генә сөйләшә.

Вафат булган 30 яшьлек Виталийның хатыны Регина бу хәлләрнең ничек башланганын сөйләгән. Регина социаль челтәрдә таныш косметологы Энҗе Сиагатовада витаминнардан капельница рекламасы күрә. Регина бала тапканнан соң тәне шешенеп интеккән һәм шушы капельницалар ярдәм итәр дип уйлаган. Ире дә иммунитетын күтәрер өчен витаминнар алырга уйлый. Аккаунтында үзен «топовый косметолог» дип атаган теге танышыннан Регина капельницага һәм препаратларга заказ бирә.

Косметолог витаминнарны кадарга Регина белән Виталий яшәгән «Тургай» коттедж бистәсенә үзе килә. Клиентлар сөйләгәнчә, Энҗе ир белән хатынның нәрсәгә зарлануын да сорашмаган, хроник авырулары яки препаратларга аллергия бармы-юкмы икәнен дә белешмәгән. Виталий белән Регинага 8 меңлек «махсус эремә» кадаган да, китеп барган.

Ир белән хатын шул ук көнне үзләрен начар хис итә башлый: икесенең дә температурасы күтәрелә, кан коса башлыйлар. Соңрак Регинаның хәле яхшырып китә, ә менә ирен ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китәргә туры килә. Хастаханәдә табиблар Виталийны коткарырга тырышып карый, тик процедурадан соң икенче көнгә ул гастрит аркасында ашказаны һәм эчәклегендә кан китүдән вафат була (Виталийның хроник гастрит булган).

Регина сүзләренчә, аларга сәламәтләндерә торган витаминлы капельница урынына, алкоголикларга һәм наркоманнарга махмырдан ясый торган капельница куйганнары ачыклана. Регина иренең спиртлы эчемлекләр эчмәвен, бернәрсә дә кабул итмәвен әйтә.

Үлгән ирнең ике кечкенә баласы калган. Виталийның хатыны инде берничә ай косметологны җаваплылыкка тартырга тырыша, тик тегесе үз эшчәнлеген әле дә дәвам итә, дип яза «SHOT» телеграм-каналы.

Бу хәбәрдән соң, башка төрле мәгълүмат та чыкты. Кайбер чыганаклар язуынча, ир-атның бөтенләй эчмәве дөрес тә булмаска мөмкин. Гаилә махмырдан куела торган даруларны үзләре үк сорап алган, дигән мәгълүмат бар. Ир тыелган матдәләр кулланган дип шикләнәләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus