Казанның Яңа Савин судында 31 яшьлек Айнур Әхмәдуллин эше буенча процесс башланды. Аны зур күләмдә мошенниклыкта гаеплиләр.
Судта билгеле булганча, Айнур Әхмәдуллин Татарстанның Балтач районында туып үскән. Ул – буйдак, аның югары белеме бар, рәсми рәвештә эшләмәгән, хәрби бурычлы. Моңа кадәр җинаять җаваплылыгына тартылмаган. «Татар-информ»га билгеле булганча, башта Әхмәдуллинга «ришвәт алуда арадашчылык» турында җинаять эше кузгатканнар, әмма соңыннан аны «мошенниклык»ка үзгәрткәннәр.
Тикшерү версиясе буенча, Әхмәдуллин якташы аша мобилизацияләнгән егеткә махсус хәрби операция зонасына барудан качу юлы тәкъдим иткән. Ул үзен ФСБ хезмәткәре дип таныштырган һәм «кирәкле элемтәләре» барлыгын әйткән.
«Ул мобилизацияләнүчедән башта 150 мең сум алган, аннары бу акча гына җитмәвен әйткән һәм тагын 700 мең сум алган. Берникадәр вакыттан соң Айнур Әхмәдуллин ялган диагноз кую турында килешә алмавын әйткән һәм мобилизацияләнгән кешегә 350 мең сум акчасын кире кайтарган. Калганын соңыннан бирергә вәгъдә иткән, ләкин юкка чыккан һәм шалтыратуларга да җавап бирми башлаган», – дип сөйләде Яңа Савин районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Дамир Исмәгыйлев.
Сүз уңаеннан, гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган һәм судта гаепләү белән килешүен белдергән.
Фото: © «Татар-информ»
Югарыда тасвирланган барлык вакыйгалар буенча төп шаһитларның берсе – Азат (аның үтенече буенча исеме үзгәртелде), ул да Татарстанның Балтач районында туган. 2016 елдан 2017 елга кадәр армиядә Айнур Әхмәдуллин белән бергә хезмәт иткән, шунда аның белән дуслашкан.
«Хезмәт иткән вакытта ук ул миңа «армиядә хезмәт итүем – ФСБда күтәрелү өчен» дип әйтте. Шул чакта ук мин аңа ышандым, шикләнмәдем дә. Хезмәт итеп кайтканнан соң да аралашуыбызны дәвам иттек, кайвакыт очрашып, сөйләшә дә идек», – ди шаһит.
Берничә елдан Азат Балтач районының бер фирмасына машина йөртүче булып эшкә урнаша, анда ул әлеге эш буенча зыян күрүче булган ир-ат белән таныша һәм дуслаша. 2022 елда Азатның бу танышын мобилизациялиләр. Узган ел ул ялга кайта һәм дусты Азатка өенә кайтырга теләвен, хезмәт итүдән бик аруын әйтә.
«Шуннан соң мин Әхмәдуллин белән элемтәгә кердем һәм аңардан дустыма ярдәм итә алу-алмавын сорадым. Айнур ризалашты һәм ялган диагнозның бәясен әйтте – 150 мең сум. Бу акчаны миңа мобилизацияләнгән дустым бирде, һәм мин аны Әхмәдуллинга тапшырдым. Аннары ул тагын акча – 700 мең сум кирәк диде. Шуннан соң мин дустымның номерын Әхмәдуллинга бирдем һәм, үзегез очрашыгыз, дидем. Чөнки минем авылга китәсем бар иде, моның белән шөгыльләнә алмый идем. Шулай булды да», – дип сөйли шаһит Азат.
Аның сүзләренчә, күпмедер вакыттан соң «ФСБ хезмәткәре» Әхмәдуллин аның белән элемтәгә кергән һәм берни дә барып чыкмаячагын әйткән, ә аннары аңа 350 мең сумны кире тапшырган. Калганын кире кайтарырга вәгъдә иткән, ләкин, күпмедер вакыттан соң, шалтыратуларга җавап бирми башлаган.
Хөкем карары чыгарганчы, судка тагын берничә шаһитны тыңларга туры киләчәк. Сүз уңаеннан, агентлыкка билгеле булганча, Азатның алгы сызыкка кире кайтырга теләмәгән танышы хезмәт итүдән качмаган.
«Татар-информ»нан тәрҗемә. Авторы: Дмитрий Шатров