Мобилизациягә эләгеп, солдатлар алдында Филүс Каһиров репертуарыннан «Киек каз юллары» җырын башкарып танылган Артур Хәсәнов кыска вакытлы ялга кайткан.
«Отпуск! Ниһаять! Берничә сәгатьтән Уфада булачакмын», – дип, шатланып хәбәр сала ул социаль челтәрләрдә.
Искә төшерәбез, Башкортстанның Илеш районы егете Артур 2022 елның октябрь аенда мобилизациягә эләккән иде. Хәрби өйрәнүләр узган вакытта ул, бик матур итеп, «Киек каз юллары»н башкарды. Әлеге видео Интернет челтәрендә һәм мессенджерларда бик тиз таралды. Артурның тавышын ишетеп: «Филүстән дә шәбрәк җырлый», – дип бәя бирүчеләр дә күп булды.