26 июльдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән яңгыр явачак. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан 5-10 метр, урыны белән 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +8..+13˚, көндез +17..+22˚ градус.
Кимүче ай, ай кучкар йолдызлыгында.
Кыяр, кабачки, помидорларның карт яфракларын, борычның уңыш бирми торган үрентеләрен өзеп ташларга кирәк. Яшелчәләргә, җиләк-җимешләргә ашламалар сибәргә була. Кәбестәне күбәләк кортына, кыярны пәрәвез талпанына, җимеш агачларын беткә каршы дарулар белән эшкәртергә кирәк.