Добавить новость

Суд в Москве избрал меру пресечения для пятерых фигурантов дела доцента РУДН

Совет депутатов Химок утвердил список из 30 жителей для доски почета

В РФ появилась платформа обучения начальной военной подготовке «Авангард Онлайн»

Пашинян объявил геополитические торги и ждет кто ему даст больше



Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Яхшы әйбер, әмма начар эшләнгән»: Россиядә БДИ гамәлдән чыгарылачакмы?

Дәүләт Думасы БДИны бетерү турындагы законны карармы – бу сорау ачык кала

Дәүләт Думасы депутатлары БДИны гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева. Инициаторлар булып берьюлы ЛДПР, КПРФ һәм СРЗП фракция вәкилләре чыгыш ясады. Әгәр закон кабул ителсә, бердәм дәүләт имтиханы 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлдән чыгарылырга мөмкин, ә инде тапшырылган имтихан (БДИ) нәтиҗәләре әле дүрт ел гамәлдә булачак.

«БДИ дәүләт имтиханнары дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүгә алыштырыла торган закон проектын Дәүләт Думасында октябрьдә беренче укылышта карарга ниятлибез», – диде РИА «Новости»га Думаның мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова.

Закон проектын тәкъдим итүчеләр фикеренчә, БДИга кадәр булган традицион дәүләт имтиханнарына кайтырга кирәк.

«БДИны гамәлдән чыгару өчен, киресенчә, нәрсәдер тәкъдим итәргә кирәк»

Дәүләт Думасы депутатларының кайберләре бу закон проектына шик белән карый. Мәсәлән, Илдар Гыйльметдинов фикеренчә, әлегә документ инициаторлары БДИга лаеклы альтернатива тәкъдим итми.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«Бернәрсә дә тәкъдим итмичә проект кертмәкчеләр. Ә ул нәрсәгә кирәк? Имтихан тапшыру механизмы нинди булыр? Бары тик гамәлдән чыгару гына... Әйтик, 1 сентябрьдән гамәлдән чыгарылды, ә укучылар, югары уку йортларына керә алсын өчен, һәм тигез хокукны тәэмин итү өчен нәрсә тәкъдим ителә? Моны, нигездә, БДИ тәэмин иткән иде», – диде Гыйльметдинов «Татар-информ»га.

Дәүләт Думасының башка депутаты Айрат Фәррахов әйтүенчә, мондый инициативалар беркайчан да пленар утырышларга кадәр барып җитми, гәрчә алар даими рәвештә ярты елга бер тапкыр килеп торса да.

Фото: © Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Бу законның перспективасы юк, ул хәтта пленар сессиягә дә барып җитмәячәк. Беркем дә БДИны гамәлдән чыгармаячак, һәм моны эшләүнең мәгънәсе юк. Ул системаны эзлекле рәвештә камилләштерергә кирәк, чөнки ул югары уку йортын сайларга мөмкинлек бирә, һәм бер генә югары уку йортын түгел», – диде Фәррахов «Татар-информ»га.

«Яхшы әйбер, әмма начар эшләнгән»

«Татар-информ» белгечләре фикеренчә, БДИның уңай һәм тискәре яклары бар.

«Минемчә, БДИ ул – чыннан да яхшы әйбер, әмма начар эшләнгән. Башта аны системага керткәндә ул бөтенләй коточкыч иде. Россиядә көчле математика берләшмәсе булганлыктан, математика буенча БДИ биремнәрен яхшы дип бәялим. Башта аның биремнәре тулысынча ятлауга корылды – бик күп җиңел мәсьәлә бирелә иде, ә аннары катлаулы «С» өлеше барлыкка килде.

Гуманитар фәннәргә килгәндә, анда «ятлап, истә калдыру» кебек биремнәр тәкъдим ителә. Әгәр БДИны җиренә җиткерсәләр, ул бик яхшы әйбер үзе», – дип саный Казанның «СОлНЦе» мәктәбе директоры Павел Шмаков.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Уңай якларын әйтим: Бердәм дәүләт имтиханы укучыларга, алар кайда гына яшәсәләр дә, имтиханны тигез шартларда тапшырырга һәм илнең теләсә кайсы биш югары уку йортына гариза тапшырырга мөмкинлек бирә. Традицион билет имтиханнары булганда укытучыларның мәктәп укучыларына карата симпатия-антипатиясе тәэсир итәргә мөмкин», – диде ул.

БДИның җавапларын чыгару һәм укучыларны чишендерү БДИга карата начар тәэсир калдыра

Минусларга килгәндә, БДИ – чыгарылыш сыйныф укучылары өчен зур стресс. Яңа закон проектына аңлатма язуында яшүсмерләр арасында елдан-ел суицидлар саны арта бара, дип әйтелә.

БДИ тапшырырга килгән чыгарылыш сыйныф укучыларын тикшерү вакытында да тузга язмаган хәлләр була. Мәсәлән, быел Воронежда имтихан уздыру пунктларының берсендә кызлар ишек янындагы металл эзләгечләрнең берничә тапкыр эшләвен, шуның аркасында аларга бөтен бижутерияләрен, аяк киемнәрен, хәтта эчке киемнәрен дә салырга туры килүен сөйләде. Чөнки тикшерүчеләр, металл детекторы бюстгальтер тимерләренә кычкырырга мөмкин, дип әйтә. Соңрак РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов «фактлар чынбарлыкка туры килми» дип белдерде.

Фото: © Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Минемчә, хәзерге БДИ системасында бик күп кимчелекләр һәм каршылыклар бар, шуңа күрә аны камилләштерергә кирәк. Балаларны чишендерү кебек тузга язмаган хәлләр булмасын өчен», - диде парламентарий.

БДИның тагын бер минусы – җавапларны вакытыннан алда чыгару, ягъни интернетка куелган контроль-үлчәү материаллары (КИМнар яки тестлар) һәм биремнәргә җавап. Җавапларны чыгару 2007 елдан 2013 елга кадәр ел саен теге яки бу формада теркәлеп барган.

«Бездә мәгълүмат куркынычсызлыгы белән зур проблема бар. Ничек икәнен белмим, чөнки Россиядә IT-өлкә шактый көчле. Шулай да даими рәвештә җавапларны чыгару юлларын табалар. Без аларның чын булуына үзебез инандык», – диде Павел Шмаков.

Дәүләт Думасында БДИ буенча тыңлаулар бу атнада узачак

Дәүләт Думасы БДИ темасына парламент тыңлаулары үткәрә. Бу хакта «Татар-информ» га Илдар Гыйльметдинов әйтте.

«Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы, Рособрнадзор вәкилләре, депутатлар һ.б. БДИ һәм ОГЭ белән алга таба нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер алышачак. Җитди сөйләшү нигезендә бу мәсьәлә буенча эш итү алгоритмы эшләнәчәк», - диде парламентарий.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Аның фикеренчә, мәсьәләнең барлык якларын, шул исәптән уңай якларын да исәпкә алырга һәм оптималь чишелеш табарга кирәк.

«Мин мондый алымны кулланыр идем: баланы кыен хәлдә калдырмас өчен, имтихан механизмы камилрәк, гаделрәк булсын өчен, нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңларга кирәк. Балалар 10-11 сыйныфларда укымый, ятлап тик утыралар», - дип белдерде Гыйльметдинов. Парламентарий июнь аенда кертелгән БДИны гамәлдән чыгару турындагы закон проекты көздә каралмас дип уйлый.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

В Лас-Вегасе самый большой сферический экран окрасился в цвета флага РФ

Всеобщая электромобилизация: чего для нее не хватает в России?

Совет депутатов Химок утвердил список из 30 жителей для доски почета

Суд избрал меры пресечения пятерым фигурантам дела о создании фиктивных браков

Музыкальные новости

Собянин: ПВО сбили восемь вражеских беспилотников, летевших в сторону Москвы

«Авторадио – Санкт-Петербург» дарит билеты на концерт Владимира Преснякова

В филиале «Красноярский» прошел флешмоб приуроченный к празднованию Дня государственного флага

Литературное агентство.

Новости России

Суд в Москве избрал меру пресечения для пятерых фигурантов дела доцента РУДН

Совет депутатов Химок утвердил список из 30 жителей для доски почета

Пашинян объявил геополитические торги и ждет кто ему даст больше

В Подмосковье запретили располагать жилые помещения на первых этажах многоквартирных домов

Экология в России и мире

Преображение OUTRIGGER Koh Samui Beach Resort

Сотрудник СЛД «Боготол-Сибирский» филиала «Красноярский» награжден знаком «За безупречный труд на железнодорожном транспорте 40 лет»

Деменция. Как заметить ее у близкого человека?

“Кирилл Вечер & Tassy”–музыкальный дуэт из Владимирской области.

Спорт в России и мире

«Его должны были дисквалифицировать». Ник Кирьос недоволен решением по делу Синнера

Двумя сетами завершился финал Соболенко — Пегула в Цинциннати

Медведев показал, как его семью встретили в Нью-Йорке перед US Open. Видео

Арина Соболенко повторила уникальное достижение

Moscow.media

Открыто движение по мосту через Волхов

“Кирилл Вечер & Tassy”–музыкальный дуэт из Владимирской области.

на берегах Акалаха

В Московской области сотрудники Домодедовского ОВО  задержали подозреваемого в краже партии товаров для дальнейшей продажи.











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Пашинян объявил геополитические торги и ждет кто ему даст больше

Всеобщая электромобилизация: чего для нее не хватает в России?

Совет депутатов Химок утвердил список из 30 жителей для доски почета

В РФ появилась платформа обучения начальной военной подготовке «Авангард Онлайн»