Шагыйрә, популяр җырлар авторы, «Болгар» радиосының милли музыкаль премиясе лауреаты Гөлбаниз Сәгыйдуллина энесе – махсус операциядә һәлак булган Хәйретдинов Илсур Вәзир улын җирләү турында хәбәр итте. Ул 22 февральдә һәлак булган, хушлашу Теләче районы Олы Нырсы авылында узган.
«Күпме генә тырышсам да,
Булышмады берни дә.
Безне калдырып китеп бардың,
Нигә соң, энем, нигә?
Горурлык белән үтәдең,
Илгә булган бурычың,
Яу кырында аласыңдыр
Инде соңгы сулышың.
Батырларча һәлак булдың
Урының булсын җәннәттә!
Син исән, син әле яшисең
Безнең газиз йөрәктә», дигән юллар язган ул.
Ул энесе истәлегенә ролик та ясаган: