Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Буадан Кирилл Климко - сәләтле бала (+фото)

Ел саен традицион рәвештә уздырылучы инвалидлар декадасы быел да концерт белән башланып китте. Әлеге тамашаны күрергә дип Буа драма театры залына физик мөмкинлекләре чикләнгән 200ләп бала җыелды. Бу көнне алар бүләккә яшьтәшләреннән җыр-биюләр, социаль хезмәткәрләрдән  күчтәнәчләр кабул иттеләр. Залдагы балаларга, алар белән килгән әти-әниләренә иң җылы, иң көтелгән сүзләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова әйтте: – Кечкенә генә булсагыз да, тормышта батырлыгыгызны күрсәттегез. Язмыш сынавына, авырлыкларга бирешмичә, әти-әниегез янында кадерле бала булып үсәсез. Күпләрегез Ходайдан биргән сәләтне башкаларга лаеклы итеп күрсәтә ала. Андыйлардан 9 декабрьдә Ял үзәгендә мәктәптән тыш эшләр үзә-ге оештырган иҗади эшләр буенча мастер-класслар көтеп калабыз, - диде ул. Алар арасында Зур Фролово мәктәбе укучысы Кирилл Климко да булыр, чөнки рәсем ясарга, кул эшләренә оста ул. Кулына төсле карандашларны, пумаланы иртә ала малай. Иң яраткан рәсеме – өй. Аңа җылылык һәм мәхәб-бәт биргән өйне ул гел ачык төсләрдә сурәтли. Һәрвакыттагыча, күктә са-ры кояш, ул өй түбәсенә карап көлеп тора, йорт үзе зәңгәр төстә, тәрәзә төплә-рендә – чәчәкләр. Ишегалдындагы яшел чирәмгә аның иң кадерлеләре баскан. Йорт алдында кызыл автомобиль тора. Әлеге төсләрне ул бераз үсә төш-кәч, кул эшләрендә дә файдалана башлый. Махсус кәгазьдән ясалган чә-чәк букетлары, җепләрне ябыштырып эшләнгән ке-ше сурәтләре... гомумән кул астында нәрсә бар, шу-ны фантазиясенә “җигеп”, сәнгать әсәренә әверелдерә. Күңеле, куллары тик тормаган малайның аяклары да гел хәрәкәттә. Футбол уйнарга ярата. Быел районның “Акчарлак” лагерында футбол уйнаучы балалар белән бергә ял иткән-дә аның серенә чынлап тө-шенде. Капкада оста торганы өчен Кубокка да ия булды әле. Җитез хәрәкәт-ләнү авыр булса да, футбол тубын капкага оста кертә Кирилл. Аның ничек бирелеп уйнавын, туп артыннан өлгерергә тырышуын күрсәгез иде сез! Яшьтәшләре белән шулай уйный алуы әти-әнисенең тырышлыгы да. Арып-талып кергәч, шашка уйнарга да вакыт калдыра егет. Монда да аңа тиңнәр юк. Күз ачып йомганчы шашка мәйданчыгындагы түгәрәк-ләрне “ашый” да бетерә. Кичен мәктәптән биргән өй эшләрен җентекләп башкара. Шуңа укуда да Кирилл алдынгылар рәтендә. Төрле предметлар буенча олимпиадаларда, иҗади конкурсларда алган Мактау грамоталары һәм дипломнары шактый. Ә укырга ул 4 яшендә өйрәнә, бер елдан әнисе Алена ярдәмендә мәктәпнең беренче сыйныф программасын үзләштерә. Менә шулай башка балалар көнләшерлек итеп яши белә Кирилл. Киләчәктә дә без аңардан яңа иҗат җи-мешләре, җиңүләр көтеп калабыз! Әлфинур ЙОСЫПОВА Фотолар гаилә архивыннан.  

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus