Ильмира Нәгыймова социаль челтәрдәге сәхифәсендә язылучыларының сорауларына җавап биргән. Элек Марат Яруллин белән төрле интригалар белән пиар ясаучы җырчы бу юлы шушы темага бирелгән сорауга канәгатьсезлек белдергән.
«Сезнең өчен Марат Яруллин кем?» – дигән сорауга: «Уф! Әйдәгез, бу теманы ябыйк инде. Без – Марат Яруллин белән яхшы дуслар! Минем егетем юк һәм беркем белән дә мөнәсәбәтләрем юк. Минем йөрәгем буш. Миңа әлегә бу кирәкми. болай да бик рәхәт», – дип җавап биргән җырчы.
«Икенче тапкыр кияүгә чыгар идегезме?» – дип тә сораганнар. «Бары тик чын ир-атка гына чыгар идем. «За мужем» булырлык булса гына», – дип җавап язган җырчы.