«Рендж Ровер» машинасында пенсионер карчыкны бәрдереп үтерү факты буенча ачылган җинаять эше ябылган. Машина белән идарә иткән Равил Җиһаншин («ПСО-Казань» төзелеш компаниясе генераль директоры), димәк, гаепсез дип табылган. Равил Җиһаншин 2004-2015 елларда Татарстан Дәүләт Советы депутаты иде.
Авария 6 мартта булды. 64 яшьлек Галина Зуйкова юлны аркылы чыгарга ярый торган урын – зебрадан ерак түгел генә урында юлны аркылы чыкмакчы булган, әмма шушы урында фаҗигале төстә һәлак булган. «Маш иптәш» телеграм-каналы язуынча, автомобиль бу әбигә көзгесе белән тиеп киткән. Машина белән идарә иткән Җиһаншинны ул вакытта сак астына алмаганнар, аннары билгесез кешегә карата җинаять эше кузгаттылар. Ул вакытта Равил Җиһаншинның сәркатибе җитәкчесенең командировкада булуын әйткән булган.
Авариядән соң, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турындагы маддә («саксызлык аркасында үлемгә китерү») буенча җинаять эше кузгатылган. Бу маддә буенча җәза – 5 елга кадәр төрмә.
Җиһаншинның гамәлләрендә РФ ҖК 264 маддәсенең 3 өлешендә («юл хәрәкәте һәм транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, саксызлык аркасында кешенең үлеменә китерү») каралган җинаять составы билгеләре булмау сәбәпле, 2024 елның 7 маенда җинаять эшен тикшерү туктатылган.
Тикшерү кысаларында автотехник экспертиза нәтиҗәләре күрсәткәнчә, машина йөртүчесенең җәяүле юлга чыккан вакытта машинаны туктырлык техник мөмкинлеге булмаган, димәк, бәрелүне булдырмый кала алмаган, дип аңлаткан «Бизнес Онлайн»га үз чыганагы.