Авыллар, гадәттә, тыныч урын итеп күз алдында тотыла. Бөтен кеше бер-берсен белә, аралашып яши. Көннәрдән бер көнне үз авылдашың ук килеп гомереңә кул сузар, сине йорт-җирсез калдырыр дигән уй башыбызга да кереп карамый бит. Ләкин, кызганычка, искәрмәләр дә була шул.
Апрель башында Мари Эл республикасы Бәрәңге районы Куян авылында яшәүче Наил абый Габдрахмановка карата танышлары тарафыннан коточкыч явызлык кылына. Ике адәм ялгызы гына яшәүче авылдашларының йортына кереп, аны талап чыга. Моның белән генә тукталып калмыйча, исерек ир-атлар өсләренә кайтып кергән хуҗадан акча бирүен таләп итә башлыйлар. Акча бирүдән баш тарткан өчен аны кыйнап, берничә тапкыр пычак кадыйлар. Каты кыйналудан һәм җәрәхәтләрдән аңын җуйган Наил абыйны үлгән дип белеп, өенә ут төртеп, качып китәләр.
Бәхетенә, янгынны күреп йөгерешеп килгән авылдашлары Наил Габдрахмановны үлем тырнагыннан йолып кала.
Наил Габдрахманов – Әфган сугышы ветераны. Контузия алып, шулай ук сәламәтлеге белән бәйле башка сәбәпләр аркасында рәсми рәвештә эшләми. Хуҗалык тотып, сарай тутырып мал-туар асрап көн күрә. Авылдашларының бер генә үтенечен дә кире какмый, барысына да ярдәм итеп тора.
Яшь вакытында өйләнеп караса да, Наил абыйның гаилә тормышы барып чыкмаган. Бүгенге көндә читтә яшәүче улы белән аралашып тора. Әлеге вакыйга турында белү белән, улы да төн уртасында кайтып җиткән.
Бик нык яраланган Наил абый катлаулы операция кичергән. «Тәнемдә пычак белән ясалган 10-15 яра. Теккән җепләрен әле кичә генә алдылар. Табиблар әйтүенчә, операция өстәлендә 2 тапкыр йөрәгем туктаган. Исән калмассың дип уйладым, дип сөйләде табиб», – ди ул.
Әле шушы көннәрдә генә Наил абыйны авылына кайтарганнар. Инде әкренләп тернәкләнеп килә. Әмма картлык көнендә йорт-җирсез һәм бернәрсәсез урамда торып калган олы яшьтәге кешегә алга таба тормыш итәргә кирәк бит әле. Вакытлыча күршесендәге туганы үзе янына сыендырса да, гел кеше өстендә яшәве дә уңайсыз.
Фото: © Гөлия Шәмсетдинова архивыннан
Мондый хәлләргә таруына бик хафаланып, Наил абый «Интертат»ка ул куркыныч кич вакыйгаларын үзе сөйләде.
«9 апрель кичендә, Гает алдыннан булды бу хәлләр. Ул көнне мин икенче авылдагы туганнарыма кунакка бардым. Кичке сәгать 10нарда гына кайтып җиттем. Өйне ачмакчы булып килсәм, йортның йозагы ватык.
Ул арада бакчамда кешеләр басып торуын абайлап алдым. Өйгә кереп, актарынып чыкканнан соң, минем кайтуны махсус көтеп торганнар. Йөзләрендә битлек, кулларында перчатка. «Сез кем, нәрсә кирәк?» – дип сорадым. «Акча бир», – дип, яныма килделәр. «Акча юк», – дигәч, һөҗүмгә күчтеләр. Сугыша башладык.
Мин үзем – сугышта булган егет, батырлык өчен медальләрем дә бар. Куркып калмадым, үземчә сакланырга тырыштым. Ләкин ул малайларның пычаклары бар иде. Муенга, күкрәккә, балтырга, беләкләргә кададылар…
Аңымны җуйгач, мине үлгән дип уйлаганнар. Йортыма ут төрткәннәр.
Әти-әнидән калган төп нигез, агач йорт бу. Өстәп, кирпечтән «пристрой» ясаган идем. Абый-апаларым барысы да вафат инде, төпчек малай булгач, төп нигездә мин калдым. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче эче тулысынча янып беткән аның. Бер әйбер дә калмаган, кием-салым, савыт-саба, документлар, җиһазлар – барысы да юк булган. Кайтуыма көл белән күмер өеме генә тора... Бер сыңар ботинкам да, бер пар киемем дә юк. Бернәрсәсез урамда басып калдым», – ди ул.
Бәхеткә, вакытында килеп җиткән янгын сүндерү машиналары сарайны ут ялкыныннан саклап кала алган, абзар эчендәге терлекләргә зыян килмәгән.
Фото: © Гөлия Шәмсетдинова архивыннан
Гаепле ир-атлар тоткарланган, алар җинаять кылган вакытта исерек булган. Әлеге фактка карата «бер төркем затларның, алдан килешеп, башка җинаятьне яшерү максатыннан кеше үтерергә омтылуы» буенча җинаять эше ачылган.
Шулай ук әлеге кешеләр ут төртү юлы белән чит милекне аңлы рәвештә юк итү яки зарарлау, талауда гаепләнә. Җинаять эшләре барысы бергә каралачак. Бу хакта Тикшерү комитетының Марий Эл Республикасы буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итә.
Фото: © https://mari.sledcom.ru/news/item/1875047/
«Дошманнарым түгел, минем өйдә ашап-эчеп, мин шәхсән ярдәм итеп йөргән кешеләр миңа шундый начарлык эшләде. Берсе – авылдашым, икенчесе – күрше авылдагы танышым. Моңа кадәр шуклыклары, начар гамәлләре турында ишетелгәне юк иде. Берсенең гаиләсе дә бар. Шуңа да авыл халкы «бу кеше ничек шулай эшли алган» дип аптырады инде.
Эзләренә 1-2 көн узуга ук чыктылар. Истә калганча тасвирлап биргән идем. Аннан берсен тавышыннан таныдым, ул «р» хәрефен әйтә белми.
Кеше нигә шундый адымга бара икән, дим дә, заманы шул бит инде аның хәзер, дип уйлап куям. Бөтен җирдә терроризм… Авылыңда да тынычлап яшәп булмый, акылсыз кешеләр җитәрлек», – ди ул.
Бертуган абыйсының кызы Гөлия Шәмсетдинова Наил абыйның хайваннар яратучы, шәфкатьле кеше булуын әйтте.
«Наил абый – гомер буе шушы авылда гомер кичергән кеше. Әфган сугышы ветераны. Авылдашларыбыз арасында зур хөрмәткә ия. Бер генә үтенечне дә кире какмый торган, үз көче белән тормышны тартып баручы, тырыш кеше. Сәламәтлеге мактанырлык булмаса да, искиткеч зур хуҗалык тота. Сыерлары, таналары, бозаулары бар. Терлекләрен дуслары кебек күреп ярата, һәрберсен аерым бер ярату белән тәрбияли, кайгырта. Иртәнге сәгать 3тә чыгып китә дә, көне буе шулар янында мәш килә», – ди ул.
Якташы белән булган куркыныч хәл турында үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә җырчы Дилә Нигъмәтуллина да сөйләгән иде. Аңа бу хакта үзләренә кунакка килгән әтисе хәбәр иткән.
«Безнең авылда шундый ямьсез күренеш булган. Бездән ерак тормый инде ул абзый. Аның йортына кереп, талап, кыйнап, йортына ут төртеп киткәннәр. Ул хәзер бернәрсәсез калган. Авылдагы кешеләр аңа ярдәм итәргә чакыра. Үзебез дә кулдан килгәнчә ярдәм кулы суздык. Сез дә кушылсагыз, бик рәхмәтле булыр идем», – дип, җырчы Наил абыйга ярдәм сорады. «Бу хәлгә сүз табып булмый», – дип белдерде җырчының әтисе дә.
Фото: © Гөлия Шәмсетдинова архивыннан
Мазарбашы авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрифҗанова да Наил абыйга авыл халкының бердәм рәвештә ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте.
«Авылыбыз халкы бердәм безнең, Аллаһка шөкер. Аеруча яшьләр андый мәсьәләләрдә актив, авырлык килгән кешене ялгыз калдырмыйлар. Наил абыйга беренче көннән үк ярдәм кулы суздылар. «Әйтегез генә, йортны сүтешергә киләбез», – дип торалар. Әмма әлегә җыештыру эшләрен башламадык, чөнки тикшерү бара, полиция рөхсәт итми. Рөхсәт итү белән, без дә, үз чиратыбызда, янгын калдыкларын кабул итү турында чүплек җитәкчелеге белән килешәчәкбез.
Безнең җирлектә муниципаль йортлар юк. Үзенең дә читкә китәсе килми. Шуңа әлегә туганында яшәп тора.
Ул кичне без ирем белән икенче авылдан кайтып бара идек. Наил абыйның йорты янганны беренчеләрдән булып күреп алдык. Тиз арада барып җитеп, «ашыгыч ярдәм»не көтеп җиткереп, аны хастаханәгә озаттык.
Наил абый – тәртипле, акыллы ир-ат. Сыерлар тота, хуҗалыгын алып бара. Авылда бер кешегә зыяны тигән кеше түгел ул. Нигә шундый хәлгә юлыкты икән, дип аптырыйбыз. Авылыбызда мондый хәлләр булганы юк иде. Кеше куркып калды. Бик каты борчылабыз», – дип сөйләде башлык.
Бәлки, безнең укучыларыбыз арасында да Наил абыйга ярдәм күрсәтергә теләүче изге күңелле кешеләр табылыр. Акчаны +7 (960) 097 44 73 (Наил Рәисович Габдрахманов, Сбербанк) номеры аша күчерергә була.
«Аз гына ярдәмгә дә мин бик рәхмәтле. Картаймыш көнемдә берәр сыеныр урын булса икән. Бәлки, кышка кадәр йорт җиткереп керү мөмкин булыр», – дип ышануын белдерде Наил абый безгә.