Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина «Яңа татар җыры – IV» бәйгесендә «Яралы язмышлар» җырының премьерасын тәкъдим иткән.
«Яралы язмышлар» җырының авторлары – Риваль Хисмәтуллин һәм Вазыйх Фатыйхов.
«Бер-берсенә карап кына торалар, егет белән кыз диярсең. Гомер буе шундый булыгыз. Сезгә карап сокланабыз. Бәхетле булыгыз! Гөлсириннең сандугачтай моңлы тавышын аеруча яратып тыңлый идем. Хәзер парлы дуэтларын яратып тыңлыйм»;
«Бик матур җыр. Ә Гөлсирин белән Азат – Татарстанның җырчы сандугачлары! Татар җиренең гәүһәрләре дисәк тә артык булмас!»;
«Бик матур пар! Җырларыгызны да, үзегезне дә яратабыз! Сезнен кебек тыйнак, күркәм, үрнәк, матур парлар күбрәк булсын иде. Иҗади уңышлар сезгә!», – дип матур теләкләр калдырганнар иҗади гаиләгә.