Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар шушы көннәрдә әти-әни булырга әзерләнсә дә, әмма бәләкәч әлегә ашыкмый.
Алия Төхвәтуллина «Бәби көтәсезме?» дигән сорауга җавап бирде
«Барыгызга да сәлам! Әлегә үзгәреш юк. Кичә табиб янында булдым, КТГ һәм УЗИ ясадылар, барысы да яхшы. Әмма иртәгә бала тудыру йортына салырлар инде, чөнки бала туарга тиешле срок узды. Бүген иртән Ришатны ике атналык гастрольгә озаттым», – дип хәбәр итә булачак әни.
Шушы соңгы айда җырчының язылучылары ике төркемгә бүленгән. Беренчесе, «сезнең малайдыр», икенчесе «сезнең кыз туардыр, алар шундый» дип язып торалар икән.
«Җаваплы атнада Алияне үзен генә калдырырга курыкмыйсызмы?» дип сорау юллаган Ришатка бер язылучысы. «Әлбәттә куркам», – дип җавап язган булачак әти.
Алия Төхвәтуллина йөкле икәнен ничек белүе турында сөйләгән
Фото: © Алия Төхвәтуллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән