Алты сутыйда ял итү – безнең төп гореф-гадәтләребезнең берсе. Статистика буенча, рәсәйлеләрнең яртысы нинди дә булса җир кисәгенең иясе булып санала. Авыр эш көне тәмамлангач, кулыңа көрәк алып тәнеңә ял бирүдән дә ләззәтлерәк нәрсә бар соң! Дөрес, ул ялны еш кына көрәшеп алырга да туры килә. Бетмәс-төкәнмәс җыелышлар, кертемнәр, салымнар, шомарып беткән бакчачылык хакимияте, өстәвенә, синең җиреңә кул сузарга гына торган оятсыз күршеләр – болар бөтенесе бергә тыныч бакча ләззәтен көрәш мәйданына әйләндерә.
Чаллы белән янәшә урнашкан «Мечта» («Хыял») бакчачылык ширкәтендә бер бакчачы, нишләптер, күрше җиренең бер өлешен үзенеке дип карар кыла. Чик сызыгын бозып, ул берничә түтәлне, профнастилдан койма корып, үз территориясенә куша. Бичара күршегә йортының стенасыннан 30 сантиметр гына кала. Бәхәсне алар ирләрчә хәл итә алмыйча, судка мөрәҗәгать итәләр.
Шул ук Чаллы янында пенсионерка ханымның җирен тартып алалар. Олы яшьләрдәге хатын ул җирне «овацияләргә күчә торган көчле кул чабулар» заманында автозаводтан алган була. Яңа күрше барлыкка килгәнче, ул озак еллар тыныч кына түтәлләрендә казына. Яңа күрше килү белән колачлы эшчәнлек башлап җибәрә – кухня белән веранда төзеп куя, шунда ук пенсионер хатынның ярты метр җирен тотып ала һәм, аның теплицасын кояштан каплап, мангал- барбекю зонасы да ясап куя. Гаделлекне кайтару өчен, автозавод ветеранына судка мөрәҗәгать итәргә туры килә.
Яшел Үзән районы Васильево бистәсендәге «Урожай» ширкәтендә ике күрше тату гына яшелчә үстергән. Әмма бу мөнәсәбәтләр озакка бармаган, берзаман алар арасында гауга чыккан. Гауга акрын гына сугышуга күчкән. Кайнар канлы күршеләрнең берсе кулына нәрсә туры килгән – вентилятор белән «дошман»ның башына кундырган. Аны җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып киткәннәр. Шунысы кызык: соңыннан, бәргәләшүдә катнашучыларның берсе дә сугышның нәрсәдән килеп чыкканын исенә төшерә алмаган.
Ә Тукай районында бер ир күршесенә дәгъва белдергән. Имеш, күршесенең тормыш эшчәнлеге калдыклары аның бакчасына агып керә икән. Өстәвенә, участоклар арасында урнаштырылган металл торбалардан су тамып, корылмаларның стеналарын тарката икән. Ул «тәртип бозучы» күршесенең бар нәрсәне дә тәртипкә китерүен сораган. Ә тегесе югалып калмаган: күршесенең гаражы үз белдеге белән – законсыз төзелгән дип, каршы дәгъва белән чыккан һәм аны сүтеп ташлауны таләп иткән.
Казанданы «Кооператор» бакчачылык ширкәтендә исә эшләр күпкә җитдирәк тора! Монда 2 идарә һәм 2 рәис арасында чын мәгънәсендә сугыш башланган. Ике як та үзен рәсми хакимият дип саный һәм вакыты-вакыты белән хәлне «кыздырып» җибәрә. Закон буенча, һәр теләгән кеше ширкәт рәисе булып китә ала икән – хәтта җыелыш уздыру да мәҗбүри түгел. Протокол төзисең, пичәт ясыйсың да нотариуста кирәкле имзалар аласың. Мондый очракларда суд еллар буена сузыла. Ә ул арада «Кооператор» әгъзалары, зур кызыксыну белән, хакимлек өчен көрәшне күзәтә, әкрен генә уңыш үстерә, ә кертемнәр түләми.
Бакча шау-шуы һәм туган уңайсызлыкларга карамастан, безнең гражданнарның күбесе 6 сутыйда ял итүне артыграк күрә – Мальдив утрауларына гел барып кына булмый, үзебезнең көньякта да бәяләр күккә күтәрелде. Шуңа күрә җанга-тәнгә рәхәтне, кулга бакча кораллары тотып, түтәл араларында эзләргә туры килә. Ләкин монда шуны онытмау мөһим – уңыш үстерәм дип, күршедә дошманнар «үстерү»дән сакланырга кирәк...