Мидхәт Әбделмәнов – гомер буе башка юнәлешләрдә эшләсә дә, табигатьтән бирелгән сәләтен эшкә җигеп, иҗат, сәнгать өлкәсенә соңлап кына килеп кергән шәхес.
Мидхәт Әбделманов Башкортстанның Благовар районы Яныш авылында туган. Тормыш юлы җиңелләрдән булмый, әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак була, әнисе Газимә апа 2 баланы ялгызы гына тәрбияли. Мидхәт Әбделмановка ачысын да, төчесен дә татырга, әнисенең төп терәге буларак, бик иртә олыгаерга туры килә.
Мәктәпне тәмамлагач, авылдан чыгып китеп, төзүче һөнәрен үзләштерә. Урал аръягында, Чиләбедә, Троицкида, аннан соң Башкортстанның төрле районнарында йөзләрчә төзелешләрдә эшли. Гади төзүчедән төзелеш мастеры, прораб, югары җитәкче вазыйфаларына кадәр күтәрелә. Ләкин кайда гына эшләсә дә, аның күңелендә һәрвакыт милли җырлар һәм көйләр була.
Әдәбиятка булган мәхәббәте аны, читтән торып, Башкорт дәүләт университетының филология факультетында белем алырга да этәрә. Беренче шигыре газетада 1967 елда басыла. Күпләп шигырьләр һәм аларга көйләр язуга Мидхәт Әбделмәнов лаеклы ялга чыккач керешә. Хәзерге көнгә талант иясенең берничә шигырь җыентыгы һәм җырларыннан торган альбомнары дөнья күргән. Бер әңгәмәсендә автор: «Мин – халык җырларын тыңлап үскән кеше. Шуңа күрә дә җырларым халыкчан һәм мәгънәле булсын дип тырышам. Кайбер җырларны кабат-кабат кайтып эшлим», – дип сөйләгән булган.
2017 елда Мидхәт абый үзе дә «Милли аваз» татар вокаль ансамбле оештыра. Соңгы елларда бик күп популяр җырчылар белән хезмәттәшлек итә. Бүгенге көндә аның 100дән артык җыры бар. «Хәлең ничек дип сорама», «Дуслар», «Әлли-бәлли-бәү итә», «Тургай», «Ашкына гомер» кебек җырлары, Радик Юльякшин һәм Альбина Хәкимова башкаруындагы «Ашкына гомер» җыры бик популяр. Аның клибында Мидхәт Әбделмәнов үзе дә катнаша.
Мидхәт Әбделмановны бик милләтпәрвәр, туган ягын чын күңеленнән яратучы, күпкырлы шәхес буларак искә алдылар.
Популяр җырчы, Мидхәт Әбделмановның авылдашы Рөстәм Вәлиев:
«Мидхәт абый – хезмәт юлын шабашкаларда эшләп йөрүдән башлап, атказанган төзүче исеменә кадәр барып җиткән, барлык уңышларына да үз көче белән ирешкән кеше.
Соңгы елларда бик күп җырчыларга җырлар язып, иҗатта кайнап яшәде. Бөтен концертларны, иҗади кичәләрен үзе оештыра иде.
Фото: © Рөстәм Вәлиев архивыннан
Мидхәт абый хәйриячелек белән дә шөгыльләнде. Улы Рөстәм белән берлектә, үзебезнең туган авылыбызда әнисе Газимә апа истәлегенә мәчет төзеде. Авылым дип янып яшәде. Авыл халкы Мидхәт абыйга рәхмәтләрен укый-укый йөри әлеге матур мәчеткә. Алай гына да түгел, ул авылыбызда зур, әллә ничә гектарлы буа булдырды.
Авылда узган һәр бәйрәмгә үзенең «Милли аваз» дигән матур төркемен алып кайта иде. Мидхәт абый соңгы көннәренә кадәр бик актив яшәде, әлеге ансамбль белән төрле төбәкләрдәге чараларда да катнашып килделәр.
Ләкин китәчәген сизенгәндер инде. Бик нык авырып йөрсә дә, Яңа ел алдыннан туган авылыбызга ансамблен алып кайтып, бик зур бәйрәм оештырды. Анда: «Соңгы кайтуымдыр инде, туганнар, авылыма. Озак тормам кебек», – дип, барысы белән дә хушлашып, Уфага юл алды.
Фото: © Римма Маннапова архивыннан
Үзем Мидхәт абый белән бик тыгыз элемтәдә булдым, һәрдаим аралашып яшәдек. Мине ул оныгы кебек ярата иде, «улым» дип дәшә иде. Әле эшли башлаган чорда мин аның машина йөртүчесе булдым. Шул вакыттан гаилә дусларына әверелдек. Мин үзем дә аның «Җырларым», «Дус» дигән җырларын башкарам.
Соңгы айда гына сөйләшә алмадык. Авырып, реанимациядә ятты, телефонын ала алмады. Хәлен якыннарыннан белешеп тордык. Яше бар иде инде, аңа 28 мартта 82 яшь туласы иде.
Мидхәт абыйны нык шаян, киң күңелле кеше итеп күңелемдә саклармын. Яшьләрне «туган илне, туган телне яратыгыз» дип тәрбияләде, халкыбызның гореф-гадәтләрен сакларга өндәде.
Янәшәсендә һәрвакытта да үзенә терәк булырлык якыннары – улы Рөстәм, тормыш иптәше Халилә апа булды. Мидхәт абыйның бердәнбер улы Рөстәм бүгенге көндә Мәскәүдә яши, бик зур эшмәкәр.
Бүген Башкорт дәүләт филармониясеннән, зур ихтирам белән, соңгы юлга озаттык Мидхәт абыебызны», – диде Рөстәм Вәлиев.
Фото: © Рөстәм Вәлиев фотосы
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин:
«Мидхәт абый – бик көчле шәхес иде. Үзе гомер буе төзелештә, башка сәнәгать өлкәләрендә эшләсә дә, шигырьләр иҗат итте, аларга үзе көйләр дә язды. Лаеклы ялга чыкканнан соң бу эшкә тулысынча керешеп китте. Бүгенге көндә күп җырчыларыбыз аның җырларын башкара. Ул аеруча Башкортстанны һәм Татарстанны, туган ягы Блоговар төбәген данлады. Аның Татарстанның 100 еллыгына багышлап, күтәренке рухта язылган «Мең яшә, Татарстан!» дигән җыры да бар. Благовар районының гимны да, белүемчә, Мидхәт абый көенә язылган.
Фото: © Мидхәт Әбделманов туган авылында оештырган соңгы концерт. Римма Маннапова архивыннан
«Милли аваз» дигән милли коллектив төзүе дә – Мидхәт абыйның зур казанышы. Әлеге коллектив 2 ел элек Башкортстанның Мәдәният министрлыгыннан «халык ансамбле» исемен алды. Бик матур коллектив, аларның репертуарында халкыбыз җырлары да, мөнәҗәтләр дә, Мидхәт абый иҗат иткән җырлар да бар. Әлеге коллектив хәзер дә яши һәм аның киләчәге матур булыр, дип уйлыйм.
Фото: © Римма Маннапова архивыннан
Мидхәт абый – күпкырлы шәхес иде, һәрвакыт үзенең сүзен әйтә иде. Халкыбыз өчен бик зур ярдәм күрсәтте. Иҗади яктан да күп җырчыларның репертуарларын баетты.
Без аның белән соңгы тапкыр декабрь азагында күрештек. Ул туган авылы Блоговар районы Яныш авылында авылдашларына бик матур мәдәни чара үткәрде.
Филология фәннәре кандидаты, «Милли аваз» ансамбленең хәзерге җитәкчесе Римма Маннапова (Әгъзамова):
«Әти-әниләрнең «Мидхәт Әбделмәнов җырлары» дип сөйләшкәннәрен ишеткәнем булса да, Мидхәт абый белән «Милли аваз» ансамбленә килеп кушылгач кына таныштым.
Мидхәт абыйны бик күпләр кырыс кеше буларак искә алыр. Чыннан да, ирләрчә коры, кырысрак холыклы кеше иде ул. Әмма ул барыбызны да әрләгәндә – әтиләрчә әрли, әтиләрчә кайгыртып, тагын да яхшырак булсын, дип тырыша иде. Кырыс, таләпчән булса да, күңеле киң, йөрәге зур иде аның. Һәр кеше өчен чын күңелдән борчыла торган кеше иде. «Мирхәт абый, сез ничек бөтен кешенең язмышын беләсез соң?» – дип аптырый идем. «Язмышларын белмәсәм, мин аларга ничек ярдәм итәр идем соң», – дип әйтә торган иде. Менә шулай бер кешедә ике кеше яшәде. Үзе кырыс, таләпчән, кешене әрләп тә ташлый ала, икенче карасаң, шул ук кеше өчен җаната, кайгыра. Төркемебездәге һәр кешенең тормыш юлын энәсеннән-җебенә кадәр белә, концертларда алар турында сөйли иде. Рухи яктан чиста, игелекле, изге күңелле кеше иде. Юкка гына Аллаһы Тәгалә аны изге Рамазан айларында үзе янына алмагандыр.
Мидхәт абый күңеле белән гел иҗатка тартылган. Эшләгән вакытта соң гына институтка укырга кереп, филология бүлеген тәмамлаган, шигырьләр яза башлаган. «Башта шигырьләр генә иҗат иттем, соңрак аларга көйләр дә көйли башладым»,– дип сөйли торган иде. Шундый кырыс кешедә никадәр романтика яшәвенә шакката идем мин. Ул җырларга тотынса, күзләре яна башлый. Соңгы вакытта безнең репетицияләргә килә дә, сулышы җитмәсә дә, хәле булмаса да җырлый иде… Күрсәгез икән андагы моңны, аның күзләренең ничек итеп януын!
Мидхәт абыйның җырларын бик күп танылган җырчылар башкара. Рөстәм Асаев, Элвин Грей, Лилия Биктимерова, Фәдис Ганиев, Ришат Төхвәтуллиннар җырлый. Ул – бик күп популяр җырчыларны күтәреп җибәргән кеше дә. Шулай җырчылар белән хезмәттәшлек иткәндә, Мидхәт абыйның җыр яраткан кешеләрне үзе янына җыю идеясе туа. 2017 елда ул ансамбль оештырып, янәшәсенә җыр-моңга гашыйк үзфикердәшләрен туплый. Ниндидер сәбәпләр аркасында күтәрелә алмаган, әмма бик талантлы, искикеткеч көчле тавышлы кешеләр җыелган безнең ансамбльгә. Мидхәт абый аларның хыялларын тормышка ашырды, аларны сәхнәгә чыгарды, бөтен чыгымнарны үзе күтәреп, төрле җирләрдә чыгыш ясау мөмкинлеге тудырды. Мин, концертларыбыздан соң, Мидхәт абыйны һәрвакыт «ансамблебезнең нигез салучысы, аңа җан өрүчесе» дип тәкъдим итәм.
Фото: © Римма Маннапованың шәхси архивыннан
Ансамбльнең хәзерге җитәкчесе буларак, тулы ышаныч белән, Мидхәт абый булдырган ансамблебез яшәячәк, дип әйтәм. Әле ансамбльдә күптән эшләмәсәм дә, Мидхәт абый минем 37 еллык укытучылык тәҗрибәм, шул ук вакытта оештыручанлык сәләтем булуны күреп алып, үзенең инде яше барганны әйтеп, коллективны саклап калу өчен киңәш сорады. «Ансамбльне проектлар язып кына яшәтеп була, Мирхәт абый», – дидем. Ул минем үземә проект язып карарга тәкъдим итте. 1 ай әлеге проект белән утырып, аны Бөтенрооссия күләмендәге «Молоды душой» дигән грантлар бәйгесенә җибәрдем. Бөтен концертларыбызны да бушка куйганга, хәйриячелек буенча бәйгедә дә катнашып, җиңүче булдык. Ул акчаларга ансамбльгә музыкаль аппаратура сатып алдык, студия ясадык. Хәзер дә солистларыбыз бик күңелләре үсеп, яратып йөриләр, төрле җирләрдә чыгышлар ясыйбыз.
Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин:
«Мин Мидхәт абыйның «Тургай» дигән җырын башкарам. Себердә гастрольләрдә чакта дусларым: «Менә нинди матур җыр, тыңлап кара әле», – дип, җырлап тыңлаттылар миңа аны. Ул җыр шунда ук күңелгә ошады, һәм мин аны үз репертуарыма алырга булдым. Кем язганлыгын эзли башлагач, аның авторы шушы Мидхәт абый Әбделманов булып чыкты. Телефонын эзләп табып, үзе белән сөйләштек. Ул миңа әлеге җырны бик сөенеп тапшырды. Алай гына да түгел, хөрмәт белән һәр концертыма килә иде. Мин «Тургай»ны җырлаганны тыңлар өчен, Мидхәт абыйның махсус Мәскәүдәге концертыма да килгәнен хәтерлим. Җырлары яңгырасын өчен җанатты, үз эшенә бик нык бирелгән кеше булып күз алдында калды. Бик талантлы, үз халкы өчен җанын биреп яшәгән кеше. Урыны оҗмахта булсын инде».
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Филүс Каһиров:
«Элек «Уфа – Болгар» дигән теплоход йөри иде. Мидхәт абый белән, ялгышмасам, шул теплоходта таныштык. Без Гөлназ Асаева белән аның «Чулпаным булсаң гына» дигән җырын дуэт итеп башкарган идек. Әлеге җырны, «сезгә туры килә» дип, ул үзе безгә тәкъдим итте.
Мидхәт абыйның Уфада һәм Казанда бик матур концертлары булган иде. Анда мин аның «Ак җилкәннәр» дигән җырын да җырладым.
Мидхәт абый бик гади, аралашырга рәхәт, сәнгатькә мөкиббән киткән кеше буларак истә калды. Кызганыч, соңгы елларда гына аралашканыбыз булмады».
Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев:
«Бу авыр хәбәр кичә килеп иреште. Бик кызганыч, авыр туфрагы җиңел булсын. Әле генә Мидхәт абый белән хушлашу чарасыннан кайттым. Үзем дә 2008-2010 елларда Мидхәт абыйның 4-5 җырын башкардым. «Әни» турындагысын икәү бергә иҗат иткән идек. Бик татар җанлы, әдәпле кеше иде.
Аның өендә кунакта да булганым бар. Үзенең яңа җырларын тыңларга чакыра иде. Кызганыч, соңгы тапкыр чакырган концертында чыгыш ясый алмадым. Гастрольдә вакытым туры килде, аннан яңа җырларым да юк иде, аларга аранжировкалар эшләтәсе бар».
Ришат Төхвәтуллин, Элвин Грейның популяр җырлары авторы вафат