Дагыстан, Ингушетия һәм Чечняның биек тау районнарында яшәүчеләр, машиналарын төзәтүгә китә торган чыгымнарын киметергә дип, атларга күчеп утырган.
Атлар асраучылар һәм хайваннарны арендага бирүчеләргә җирле халык мөрәҗәгать итә, ә туристлар аз килә икән. Статистика шундый: көненә мөрәҗәгать иткән 10 кешенең 7се — тау кешеләре. Еш кына ат җигеп йөрү дәресләре алалар. Атка атланып күңел ачып йөрүнең сәгате өч мең сум тирәсе тора.
Бу якларда яшәүчеләр сүзләренчә, таулы районнарда машинаны төзәтү хәзер кыйммәт һәм мөмкин түгел диярлек, ә юллар аркасында монда автомобильләр еш ватыла. Өстәвенә, ягулык салырга кирәк. Шуңа күрә ир-атлар атларга кире утырган, дип яза «Маш» каналы.