Шушы көннәрдә «Пирамида» концертлар залында Ришат Фазлыйәхмәтов белән Салават Фәтхетдиновның уртак концерты узды.
Кайчандыр җырчы үзенең Салават Фәтхетдинов белән дуэт җырлау хыялы булу хакында сөйләгән иде. Ришатның хыялы чынга ашкан. Концертта алар Салават Фәтхетдинов белән легендар «Туган көн» җырын бергәләп башкарганнар. Дуэтның видеосын безгә Ришатның тормыш иптәше Эльмира юллады.
Ришат Фазлыйәхмәтов үзе әлеге концерт турындагы хисләре белән уртаклашып, социаль челтәрләрдә: «Имтихан, дулкынлану. Барыбызга да таныш хисләр. Хөрмәт иткән укытучым Салават Зәкиевич белән бер сәхнәдә күптән көтелгән юбилей концерты бер мизгелдә узып та китте. Бу көнне безнең янәшәдә булган, безне җылы алкышларга күмгән тамашачыларыбызга зур рәхмәт», – дип язган .
Әлеге пост янында тамашачылар да үз фикерләрен язып калдырганнар.
«Искиткеч шәп концерт булды. Гел шулай дәвам итегез. Көн саен карарга да риза»;
«Матур булды, җылы, ихлас»;
«Елаттыгыз да, көлдердегез дә. Ләкин Ришат концерттан соң югалдыгыз, сторисларга да чыкмадыгыз»;
«Концерт югары дәрәҗәдә узды. Күптән мондый хисләр кичергәнем юк иде. Күп кенә мизгелләре әле дә күз алдымда. Ләкин сез дулкынландыгыз, Ришат. Икенче бүлектә генә тынычландыгыз. Күп еллар сәхнәдә безне шатландырып торырга язсын», – дигәннәр.