Җырчы Ильвина социаль челтәрдә язылучыларына шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап биргән.
«Бала планлаштыру турында сөйләгез әле. Бу максатка ирешү өчен ниләр эшлисез?» – дигән сорау биргән аңа берәү.
«Анализлар буенча, минем организмның бала табу өчен күрсәткечләре яхшы, тик үсеш этабында йөклелек өзелә. Мин бу ситуацияне җибәрдем һәм могҗиза көтәм», – дип җавап биргән җырчы.
«Сез кияүдәме? Ирегез белән яшисезме?» – дигән сорауга җырчы: «Кияүдә түгел, мөнәсәбәтләрдә», – дип язган.
Ильвина әле бер ел элек кенә аккаунтында Булат исемле ир-атны күрсәтә башлады. Ике ел элек ул аның белән яшәүләренә 7 ел булуын язган иде. Шулай да җырчы гаилә хәле турында бервакытта да ачык сөйләгәне булмады.
Шуннан соң: «Нигә сез официаль рәвештә кияүгә чыкмыйсыз?» – дип сораганнар һәм калган сорауларның да күбесе бу темага язылган.
«Мондый сораулар булыр дип көткән идем. Бу икебезгә генә кагыла һәм бу бик шәхси», – дигән җырчы.
«Сез язылышмаган килеш ир-ат белән яшисезме? Сезнең кызыгыз моңа ничек карый?» – дип тә сораганнар. Ильвина кызының бу кешегә «әти» дип эндәшүен язган. Раянаның үз әтисе баланы тәрбияләүдә катнашмавын да әйткән.
Ильвинаның никахы булу, булмау белән дә кызыксынганнар, җырчы «юк» дип җавап биргән. «Булатның балалары бармы?» – дигән сорауга ул: «Әйе», – дигән.