Югары Пышма шәһәрендә күп балалы хатын-кыз иренең хәрби операциядә һәлак булуын белгәннән соң вафат булган. Бу хакта E1.RU басмасына 42 яшьлек Надежданың бертуган апасы сөйләгән.
«Аның ире белән бергә махсус операция зонасында булган командир аңа «Гена үлде» дип язган. Надеждага инфаркт булды, мин аны хастаханәгә алып бардым, табиблар операция ясады, тик коткарып калып булмады. Икенче көнне төштән соң Надежда күзләрен мәңгелеккә йомды», – дип сөйләгән аның апасы Наталья.
Надежданы 31 гыйнварда җирләгәннәр. Ә менә аның иренең язмышы әле дә булса сер булып кала. Наталья сүзләренчә, «WhatsApp»ка килгән хәбәрдән башка, хәрбинең һәлак булуы турында бернинди дәлил дә юк.
«Гена мобилизациягә эләкте. Надежда вафат булганнан соң, Генаны СВОга җибәргән военком шалтыратты, «каян чыгып Генаны үлгән дип уйлыйсыз» дип ачуланды. Бернинди мәгълүмат, бернинди рәсми белешмә юк. Мин, ахыргача, ул исәндер дип өметләнәм. Аның һәлак булганына, балаларның ятим калганына ышанмыйм», – дип сөйләгән Наталья.
Надежда һәм Геннадий бергәләп 3 бала тәрбияләгән. Кызларына инде 20 яшь, башка шәһәрдә укый. Улларының берсенә 9, төпчегенә 5 яшь, хәзер алар Наталья янында.
«Без әле Надежданы җирләп тә өлгермәдек, опека килеп тә җитте. Әмма мин балаларны беркемгә дә бирмим. Безгә аларның әтиләренең кайда булуын, исәнме, үлгәнме икәнен белергә кирәк. Опекунлык мәсьәләсен дә хәл итәсе бар. Аларның нинди гаилә булганын күз алдына да китерә алмыйсыз. Ул Генаны шундый яратты, аңлатып та булмый, ә Гена аны Аллаһ урынына күрде! Гена сентябрьдә ялга кайткач, алар чиркәүдә никахлаштылар», – дигән Наталья.
Дәүләт Думасы депутаты Максим Иванов «E1.RU» басмасы белән сөйләшкәндә, бу хәлне контрольгә алырга һәм, беренче чиратта, өендә нәни балалары көткән хәрбинең статусын билгеләргә вәгъдә иткән.
Опека органнары болай эшләргә хокуклымы? Нишләп балаларны жәлләмәгәннәр, ә гаиләдәге шундый кайгыга да карамастан, аларны әниләренең бертуганыннан – олы апаларыннан тартып алырга килгәннәр?
«Опека һәм попечительләр законы буенча, туганнар балаларны опекага алуда өстенлекле хокукка ия, әмма әлегә апалары бернәрсә дә теркәмәгән, шуңа күрә формаль яктан опека органнары балаларны кая да булса җибәрергә мөмкин. Аларга опекун билгеләгәнче, аларның язмышын хәл итәргә хокуклы. Ягъни, бу очракта опека органнарының формаль гамәлләре хокуклы булып санала, гәрчә мин моны дөрес түгел дип саныйм, чөнки балаларны туган апаларыннан тартып алсалар, аларга авырлык кына китерәчәкләр.
Мин опека органнары урынында булсам, төрле вариантлар тәкъдим итеп карар идем: кунак гаилә, мәсәлән, бәлки, балаларны үз фатирларында, үз туганнары белән калдырып, башка вариантлар карарга булыр иде. Ә формаль яктан опека органнары шундый карар да кабул итә ала. Һәм монда хокук ягыннан бернәрсә дә эшләп булмый», – дип аңлаткан Дәүләт Думасының Гаилә, ата-ана һәм балаларны яклау комитетының экспертлар советы әгъзасы Ольга Леткова.