Британиядә супермаркетта эшләүче ир-ат салат-латукта 21 тәпиле сәер «җанвар» тапкан, ул үрмәкүчкә охшаган булган. Бу турыда «Daily Mirror» басмасына сылтама белән Лента.ру яза.
Вакыйга Көнчыгыш Сассекс графлыгында була. Ир-ат әлеге кара куркыныч җанварның нәрсә булуын ачыкларга тели. Аның хезмәттәше әлеге җанвар фотосын социаль челтәрләрдә тематик төркемдә куя. Биредә кешеләр төрле бөҗәкләр турында фикер алышалар.
«Мин азык-төлек кибетендә эшлим, хезмәттәшем миңа моны җибәрде. Бу ни икән? Бу – ниндидер коңгызмы? Әллә безнең күзгә күренәме? Без күпне күргән бар, ләкин бу әйбер сәерлекнең бөтен рекордларын узды», – дип яза хатын-кыз.
Ләкин ачыкланганча, әлеге сәер әйбер үрмәкүч тә, бөҗәк тә түгел. Салат-латукта салат янында үскән үсемлекнең чәчәк таҗы булган. Хатын-кыз төркемдәге экспертларга ярдәм иткән һәм көлдергән өчен рәхмәт әйтә. Ул, хәзер башка хезмәттәшләр белән тынычлап эшләрбез, ди.
Әлеге сәер фотодагы әйберне комментаторлар «ясалма керфек», «чит планета кешесенең баласы», «коронавирус күзәнәгенең зурайтылган варианты» дигән версияләр калдырган, диелә хәбәрдә.