Добавить новость

Букет цветов и коробка конфет на День учителя обойдется в среднем в 1549 рублей

Депутат ГД Колунов поздравил с Днем учителя коллектив центра «Созвездие» в Красногорске

SHOT: четверо детей отравились неизвестным веществом в Саратовской области

Перовский суд Москвы арестовал мужчину по делу о призывах к терроризму





Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Артур Кусимов белән иң соңгысы булып сөйләшкән дусты: «Гашыйк булырга курыктымы икән...»

Хушлашу мәрасиме уза торган зал ишеге төбенә яшьләр килә. Иҗатташлары, дуслары, туганнары – барысы да әкрен генә җыелышты. Эскәмиядә мәрхүмнең әнисе утыра. Ул бөтенләй икенче дөньяда кебек. «Сөйли башласам... Улымның җырларының сүзләре матур», - диде әнисе әкрен генә. Шуннан ул сүз әйтмәде. Аның янына яшь кызлар, егетләр килде, кочакладылар.

«Җир астында тагын ике метр әле мин»

Артурның дусты Айгөл дә аны кочаклады.

Еладым, үзем дә ул төндә йоклый алмадым. Йөрәгем авыртты. Кем беләндер нидер булды, дип уйладым. Кем белгән инде. Без дуслар идек. 4-5 ел элек таныштык. Бер араны бик тыгыз аралаша, көн дә күрешә идек. Бик яхшы, ачык кеше иде. Гел язышып тора идек. Соңгы тапкыр ярты ел элек күрешкәнбездер инде. Аның дуслары күп. Бик аралашучан иде, – диде ул.

Артурның тагын бер дусты Илназ Садыйков та аның белән 2018 еллардан таныш булган.

2018 елдан дуслар идек без. Бик гади егет иде. Әйтергә дә авыр. Без гел аралашып тордык. Мин Марат Яруллинның концерт директоры, шулай концертларда аралаша башладык. Коронавирус вакытында бергә спорт белән шөгыльләнә идек. Башта урамда шөгыльләндек. Аннан заллар ачылды, анда йөри башладык. Соңгы тапкыр яз көне күрешкәнбездер. Без бергә каен суы җыйдык. Ул әле шешәсен минем машинада онытып калдырган иде. Бик ярдәмчел, ачык, эчкерсез иде. Ышанып булмый, – диде ул. Илназ телефоныннан видео да күрсәтте. Артур аның дачасында көй уйный.

Бераз торгач, Илназ тагын бер видеоны күрсәтте. Анда алар спорт мәйданында. «Буе кыска булу турында: «Җир астында тагын ике метр әле мин», - дип әйтә иде. Бик позитив иде», – дип куйды.

Артурның үлем сәбәбе – кинәт йөрәге туктау. Дуслары сүзләренчә, аның кан басымы төшкән. Хушлашуга килүчеләр арасында Бабек Мамердзаев бар иде. Ул да: «Мин ышана алмыйм, әле дә ышана алмыйм. Мин моңа ышана алмыйм», – дип пышылдады.

Хушлашу залына әни кешене ике яктан култыклап алып керделәр. Ишек артында хәзрәт сүзләре ишетелде. Дога кылдылар. Улының җәсәде артыннан әнисе чыкты. Аны ике яктан култыклап алып чыктылар.

"Абый - энекәш кебек яшәдек"

Артур хәле начарайгач, якын дусты Азат Әбелханов белән элемтәдә торган. Кичтән берничә тапкыр шалтыратышканнар. Азат ул вакытта Буа районында авылда булган. Телефоннан аның тавышын иң соңгысы булып ишеткән кеше дә – Азат.

Өч ел элек бер чарада безне Илназ Садыйков таныштырган иде. Шул көннән бирле без абый-энекәш кебек яшәдек. Без бер-беребезнең иртән нәрсә ашаганны да белә идек. Һәркөнне сөйләшә идек. Соңгы тапкыр аның белән мин сөйләштем. Кан басымы төшкән иде, гел сөйләшеп тордык. Кан басымы 70/40 булган. Табиб чакырткан булган. Икенче яртыда: «Братка, мин йокларга ятам. Сөйләшергә хәлем юк. Әни дә йоклый. Тыныч йокы», - диде. «Тыныч йокылар, торуга миңа шалтырат», – дидем. Мин авылда идем ул төнне. Казанга килүгә аның янына килермен, дип сөйләштек. Телефонның тавышын сүндереп куйганмын. Иртәнге өчтә әнисе шалтыраткан. Хәбәр итәргә теләгәндер инде. Мин иртән генә белдем. Шундый кайгылы хәбәр булды безгә. Сорап килми шул... Минем туган көн - 1 июль, аныкы – 2 июль иде. Гел бергә бәйрәм итә идек. Шимбә көнне видеоэлемтә аша сөйләштем. «Әйдә, минем белән авылга кайтабыз», – дидем. Ул, егылып, башын тырнаган иде. «Юк инде, әти-әниең янын беренче тапкыр кайтам, мондый килеш кайтып булмас. Синең өйгә мин, матур киенеп, күчтәнәчләр белән кайтырга тиеш», – диде. Кайта алмады.

Без бик якын идек. «Синнән дә якын кешем юк», - диде. Без серләрне бер-беребезгә сөйли идек. Шул 2-3 елда без бер-беребез өчен иң якын кешеләр булдык. Мин энекәш турныда хыяллана идем, ул минем энем булды. Ул абыйсы булу турында хыялланган. Мин абый булдым.

Быел ул мине туган ягына алып кайтты. Әтисе янына зиратка алып барды. Анда әтисе белән сөйләшеп утырды. Хәзер әтисе янына кайта...

Бик әйбәт малай иде. Сүгенгәнен, әрләшкәнен, кешегә начарлык теләгәнен бер тапкыр күргән дә, ишеткән дә юк, Үземнең кәеф булмаса. «Брата-а-а-н, тынычлан», - дип аркадан кагып куя иде. Ул тынычландыра белә иде, – дип сөйләде дусты.

Артур Казанда әнисе һәм сеңлесе белән яшәгән. Гаилә корып та өлгермәгән. «Өйләнәм, өйләнәм, дип йөрде. Гашыйк булырга курыктымы икән, белмим», – диде дусты.

«Тәкъдир инде, егетләр», – дип кушылды продюсер, иҗатташ дусты Нияз Сабиров.

«Якты, позитив, ачык, игелекле иде, теләсә кем белән уртак тел таба белде. Бервакытта да сәламәтлеккә зарланганы булмады, спортзалга йөри иде бит», – диде.

Артур Кусимовны иртәгә туган авылында – Башкортстан Республикасының Әбҗәлил районы Әскәр авылында җирләячәкләр.

Мәрхүм Артур Кусимовның дуслары: «Сөйләшергә җитешмәдек, гафу ит трубканы алмаганга»

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Сын Квартального задержан за драку с гендиректором «Динамо» Мн

Директор Росгвардии генерал армии Виктор Золотов поздравил педагогов с Днём учителя

Глава подмосковного управления МЧС Сергей Полетыкин покинул пост

Что изучает урология и какие заболевания лечит?

Музыкальные новости

Минниханов - «КАМАЗ-мастеру»: «Ваши дальнейшие планы и подходы поистине революционны»

Ни дня без иска против IT-гигантов: на Meta* подали в суд из-за авторских прав

Shot: диско-бабушка с концерта Лазарева отметила 66-летие в Москве

Как распознать негатив?

Новости России

Подмосковная полиция нагрянула на склад, где работали более 160 нелегалов

Глава подмосковного управления МЧС Сергей Полетыкин покинул пост

Директор Росгвардии генерал армии Виктор Золотов поздравил педагогов с Днём учителя

Водители скорой помощи в Петрозаводске просят защиты

Экология в России и мире

Дистрибьюция музыки в вк. Яндекс музыка дистрибьюция. Цифровая дистрибьюция музыка. Дистрибьюция музыки под ключ.

Раскрутка Сайта Москва. Заказать раскрутку сайта. SEO раскрутка сайта. Раскрутка сайта ru.

Стартовал физкультурно-спортивный фестиваль для людей с инвалидностью «Сочи-2024»

Гастроэнтеролог Садыков назвал 3 основные причины непреодолимой тяги к сладкому

Спорт в России и мире

Янник Синнер вышел в третий круг «Мастерса» в Шанхае

Соболенко проиграла в ¼ финала турнира WTA-1000 в Пекине

Шанхай (ATP). 2-й круг. Медведев встретится с Сейботом Уайлдом, Циципас – с Нисикори, Шелтон поборется с Шаповаловым, Пол – с Фоньини

«Стали хуже после коронавируса»: Медведев неприличным образом привлёк внимание к проблеме с мячами

Moscow.media

Портативный ТСД корпоративного класса Saotron RT-T70

Релиз трека. Релиз новой песни. Релиз сингла. Релиз Музыкального альбома.

Умные очки Meta* использовали для слежки за ничего не подозревающими людьми

Стартовал физкультурно-спортивный фестиваль для людей с инвалидностью «Сочи-2024»











Топ новостей на этот час

Rss.plus






В Москве врачи спасли новорожденную с опухолью, которая мешала дышать

Мужчина украл униформу работника супермаркета из-за того, что коллекционирует жилеты

На Угличской ГЭС смонтировано колесо новой гидротурбины

Великобритания выделит почти 30 млрд долл. США на создание площадок по улавливанию CO2