«Интертат» герое, хәрби, Арча егете «Әмирхан»ның «Мин кайтырмын» җырына клибы чыккан. Клипта Әмирхан хатыны һәм балалары белән бергә төшкән.
«Әмирхан» – хәрбинең кушаматы. Ул үзенең чын исемен яшереп килә. Җырны исә аңа тормыш иптәше Альбина туган көненә бүләк иткән. Әңгәмәдәшебез безгә бу җырны махсус операциядә катнашучы барлык егетләргә багышлап яздыруын сөйләгән иде.
«Кайтырмын» җыры белән танылган Арча егете Әмирхан: «Иптәшләрне югалту бик авыр»
«Мин кайтырмын» җырын шагыйрә, күп җырлар авторы Эльвира Әхмәтова һәм җырчы, композитор Гүзәлия «Әмирхан» өчен махсус язган.