Тукай районының Иске Ерыклы авылында узган төндә өч машина – «семерка», ВАЗ 2114 һәм Datsun on-DO. бәрелешкән. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе Шамил Ганиев сүзләренчә, ВАЗ-2114 машинасы белән 17 яшьлек кыз идарә итә. Аның машина йөртү таныклыгы юк. Өстәвенә, кыз исерек була, аның канында 0,322 м/гл алкоголь булуы ачыклана.
Кызга карата административ кагыйдә бозу турында акт төзелгән. Машинаны штраф стоянкага алып киткәннәр.