Фирдүс Тямаевның концертлары вакытында әйтә торган тагын бер сүзтезмәсе барлыкка килгән. Искәртеп үтик: Тямаевның моңа кадәр бер тамашычысына: «Кая бара?» – дип кычкырып әйткән сүзе халык арасында популярлашып киткән иде. Концерт вакытында Фирдүс Тямаевның шулай кинәт кычкырып җибәрүе төшерелгән видео озак кына социаль челтәрләрдә йөрде. Җырчы быелгы концертларында да шушы сүзтезмәсе белән шаярта.
«Ишеттегезме? Мин хәзер: «Кая бара?» – дип кычкырмыйм. Мин хәзер тәртипле артист. Мин хәзер болай гына итәм: «Утыр тизрәк», – дим», – дип көлдергән ул тамашачысын. Билгеле, Тямаевның соңгы җөмләсен әйткәндә аның интонациясен һәм тавышын ишетергә кирәк.