Добавить новость

Пока в Якутии была ночь: крушение вертолета на Камчатке, новые виды пауков, тропический шторм

Еще одно ДТП с автобусом произошло на ЦКАД в ТиНАО

Дэнс, дэнс, дэнс: фото Александра Яковлева

Петербуржцам рассказали, в какие месяцы путешествовать дешевле



Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Килде-китте: прокурор Илдус Нәфыйков нәрсә белән истә кала (спойлер - татар телен укыту)

Бүген РФ Федерация Советы 10 ел Татарстан прокуроры булып эшләгән Илдус Нәфыйковны Марий Элга прокурор итеп раслады. Аны Санкт-Петербургта прокурор булган Альберт Суяргулов алыштыра. Татарстанның яңа прокуроры ул булачак.

Яңа прокурор Альберт Суяргулов

Илдус Нәфыйков – соңгы «җирле» прокурор (дип яза «Вечерняя Казань»)

Моңа кадәр Татарстан прокурорлары республикада туган кешеләр иде. Илдус Нәфыйковтан соң бу традиция туктала, дип яза «Вечерняя Казань». Альберт Суяргуловның 1982 елда тууы хакында мәгълүмат бар, кайда туганы язылмаган.

Илдус Нәфыйков прокурор итеп 2013 елда куелды. Аның кандидатурасын Дәүләт Советының барлык депутатлары да хуплады. Ул ТАССРның Куйбышев районы Кузнечиха авылында туган, КГУның юридик факультетын тәмамлаган. Татарстан прокуроры булганчы Чаллы, аннары Казан прокуроры булып эшләде. Күпсанлы бүләкләр – шул исәптән, I дәрәҗә «канунга тугрылык» бүләге иясе.

Илдус Нәфыйков һәрвакыт экстремизмга каршы булуын әйтеп килде, үзе дә дәүләт гаепләүчесе буларак судларда катнашты.

Татар теле мәсьәләсе

Илдус Нәфыйков Татарстан һәм татар халкы хәтеренә 2017 елгы «Татар телен укыту законы» белән кереп калгандыр, мөгаен. 2017 елның 29 ноябрендә Дәүләт Советында татар телен мәктәпләрдә укытуның язмышы хәл ителде. Илдус Нәфыйков депутатларга туган телнең бары тик ата-аналар теләге белән генә укытылачагын җиткерде.

«...республикаларның дәүләт телен укыту ирекле, ата-аналарның, укучыларның законлы вәкилләренең язмача рөхсәте белән, атнасына 2 сәгать…», – дигән иде ул.

Шул ук вакытта Татрарстанда мәгариф турындагы законнарның сакланышын тикшерү максатыннан, мәктәпләрдә прокуроролар тикшерүләр уздырды. Илдус Нәфыйков барлык 1412 мәктәпкә дә прокуратура вәкилләре килгәнен әйтте. Прокурор федераль мәгариф стандартларына каралганга караганда рус теленең азрак укытылганы ачыкланганын әйтте. «Таләләргә бары тик 24 мәктәп кенә, 1,7 процент кына туры килгән», диде ул.

Илдус Нәфыйков «кайнар башлы»ларны экстремистик чыгышлардан тыелырга чакырды. Дәүләт Советы каршында «Туган тел» җырлаучыларның да кайберләренә кисәтүләр ясалды, дөрес, алар җаваплылыкка тартылмады.

2017 елның декабрь азагында Илдус Нәфыйков Россия президенты Владимир Путинның Мактау ордены белән бүләкләнде.

Илдус Нәфыйков Галәвиевка гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүне сорады

2021 елның маенда 175 гимназияне тәмамлаган Илназ Галәвиев мәктәпкә бәреп кереп, ата башлый. 7 укучы, ике укытучы һәлак була, 32 кеше тән җәрәхәтләре ала. Дәүләт гаепләүчесе Илдус Нәфыйков Галәвиевне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүне сорады. Аңа шундый җәза бирелде дә.

«Чистай җәмәгате» эше

2017 елда «Чистай җәмәгате» дип аталган эшкә нокта куелды. Алар – 2013 елда Казан Вәлиулла Якубны үтерүдә, мөфтигә һөҗүм итүдә, Түбән Кама «Нефтехим» берләшмәсенә ракета аттыруда һәм чиркәүләрне яндыруда гаепләнүче Террорчылыкта гаепләнүчеләр. Илдус Нәфыйков ике кешене гомерлеккә хөкем итүне сораган иде. Алар 19 һәм 24 елга хөкем ителде. Калганнарга – 5 елдан алып 11 елга кадәр.

Экстремистик дип табылган төркемнәргә каршы көрәш бервакыт та тукталмады. Шул исәптән, 2017 елда экстремистик дип табылган «Хизб-ут-Таһрир» төркеме вәкилләре саналган 8 кешене хөкем итүне атап китәргә була. Бу эш татар җәмәгатьчелеге өчен аеруча билгеле, чөнки гаепләнүчеләр арасында «Казан егетләре» төркеменең элекке җырчысы, Татарстанның атказанган артисты, 4 бала атасы Азат Адиев та бар иде. Ул 19 елга колониягә хөкем ителде.

Мидхәт Корманов улы эше

Татарстанның элекке юстиция министры Мидхәт Кормановның улы Илдар 2014 елда, «намусын һәм дәрәҗәсен бозуда» гаепләп, Илдус Нәфыйковны судка бирде. Прокурор Илдар Кормановның ришвәтчелектә гаепләгән иде. Суд прокурорны яклады.

Татарстан прокуроры Елесинны үтерүчеләргә каршы

2015 елда Лаеш районында Рамис һәм Фәнис Ситдыйковлар балыкчы Сергей Елесинны үтерәләр. Комлы Кавал авылы янындагы борылышта, бер-берсенә юл бирмәү сәбәпле, конфликт чыга. Ике туган Елесинны көрәкләр белән кыйнап үтерәләр һәм яндыралар. Судта Дәүләт гаепләүчесе прокурор үзе була, Фәнисне 18,5, Рамисны 16 елга хөкем итәләр.

2017 елда «Тукаевские» җинаятьче төркеме кешеләре Ринат Раимҗановны талый. Ул, җавап итеп, үзенең 35 яшьлек танышын ата.Аны 19 елга хөкем итүдә дә Илдус Нәфыйков шәхсән үзе катнаша. Казан маньягы Игорь Птицынны хөкем итүдә дә Илдус Нәфыйков дәүләт гаепләүчесе була. 2011 елда Тирән күлдә 17 яшьлек Дарья Максимованы үтерәләр. Аны эзләү бик озак бара. Птицынны кулга алгач, аның 2009 – 2017 елларда 2 кешене үтергәне, тагын 4 кызга һөҗүм иткәне ачыклана. Птицын велосипедта ялгыз хатын-кызларны куып җитеп, арттан суга һәм куакларга өстерәп алып кереп китеп үтерә торган була. Птицынны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иттеләр.

Прокурор Чаллы табибларына ковид өчен түләүләрне кайгыртты

Чаллы табиблары Илдус Нәфыйковка ковид өчен түләүләрне бирдергән өчен рәхмәтле.Медикларны кабул иткәч, ул ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләрнең ковид түләүләрен алмавын ачыклый һәм түләүләрне бирдерә. Барлыгы 36 кеше тиешле түләүне ала.

Үлем төркемнәренә каршы көрәш

2017 елда интернетта үлем төркемнәре тарала башлый. Интернетта балаларга төрле биремнәр бирә торган кешеләр барлыкка килә – кулны кисәргә, поезд алдыннан йөгереп чыгарга, башкалар. Прокурор гаилә һәм мәктәп тәрбиясенә басым ясарга кирәклеген әйтә. Мәктәпләрнең элиталы һәм гадәтигә бүленеше дөрес түгел, дигән фикерне җиткерә.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

«Спартак» — ЦСКА — 3:4 Б. Видеообзор финала Кубка мэра Москвы

В Подольске открыли мемориальную доску деятелю культуры Арзамарцеву

Путин указал, что Россия продолжит идти по пути демократизации спорта

Солодов объявил 3 сентября днем траура по жертвам крушения вертолета Ми-8

Музыкальные новости

"Локомотив" и "Краснодар" объявили составы на матч чемпионата России

ЦСКА — «Торпедо» — 3:1. Видеообзор матча Кубка мэра Москвы

Продвижение Песен и Музыки в Яндекс Музыка. Увеличение прослушиваний трека, плейлиста, лайки на трек. Кураторские Плейлисты.

ЦСКА намерен отдать в аренду Виктора Мендеса

Новости России

МЧС России: В Удмуртии при пожаре погибла 11-летняя школьница

Депутат МГД Александр Козлов принял участие в открытии школы «Теорема»

Врач Демьяновская раскрыла неочевидный признак скрытой гипертонии

Манипуляции и психическое давление: как сталкеры доводят жертв до безумия

Экология в России и мире

Ашот Бегларян: Надеюсь, в недалеком будущем великий дух предков возродится в нас

Новые дисциплины и правила судейства представят на соревнованиях по фитнес-аэробике в Анапе

Токсиколог Кутушов назвал привычку ставить много будильников опасной для здоровья

Радио Romantika рекомендует open-air «Легенды мирового рока»

Спорт в России и мире

Теннисистка Петрова: Медведев показал класс в третьем круге US Open

Новак Джокович опустится минимум на четвёртую строчку рейтинга ATP

«Мыскина проявила себя с самой хорошей стороны. Звонарева – истинный боец». Тарпищев о финале Кубка Федерации-2004

Попырин за счет победы над Джоковичем впервые вышел во вторую неделю «Большого шлема»

Moscow.media

Шоу-кар в ретро-стиле Hyundai N Vision 74 отправится в серийное производство

Колчимский камень

Личный водитель задушил петербурженку ради 10 млн рублей

ЗА ГРАНИЦУ С ЧИСТЫМ ЗОЛОТОМ











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Еще одно ДТП с автобусом произошло на ЦКАД в ТиНАО

Бабье лето-2024: когда ждать сентябрьскую жару и сколько дней продлится - названы точные даты

Посольству Израиля в РФ неизвестно состояние россиянина — заложника ХАМАС

Лесной пожар ликвидировали в Мытищах