Җырчы Винарис Ильегет Лилия Хәмитова белән туйларының кайчан булачагын игълан иткән. Бу хакта ул ТНВ телеканалындагы «Манзара» тапшыруына кунакка килгәч сөйләгән.
«Туйны июльдә уздырырга ният бар, Аллаһы боерса. Бу – эш атнасының бер көне булачак, чөнки туйга туганнар, хезмәттәшләр, иҗатташ дуслар гына чакырылачак. Арча, Пермьнән дә туганнарым чакырулы. Мәҗлес рестораннарымнан берсендә узачак», – дигән ул эфирда.
Тапшыруның алып баручылары Винариска: «Никах контракты төзергә җыенасызмы?» – дигән сорау да биргәннәр.
«Без әлегә бу турында уйламадык. Лилия – тормышта үз урынын тапкан хатын-кыз. Машинасы да, фатиры да, баласы да бар. Минем дә барысы да Аллаһка шөкер», – дигән җырчы.
Алып баручы Айваз Садыйров исә Винарисны: «Мин чын бәхетнең ни икәнен өйләнгәч кенә аңладым. Әмма ул вакытта соң иде инде….» – дип көлдергән.
Винарис Ильегет җырчы Лилия Хәмитовага үзенең туган көн мәҗлесендә тәкъдим ясады.