Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Башкортстаннан килгән өч кызны үтерүче: «Әле ярый тоттыгыз, уйларымнан үзем дә куркам»

15 мартта Оренбург өлкә суды (даими рәвештә Орск шәһәрендә) соңгы берничә елда иң резонанслы җинаять эше буенча хөкем карары чыгарачак. 29 яшьлек Александр Лазарев Гай шәһәрендә 3 кызны вәхшиләрчә үтерүдә һәм көчләүдә гаепләнә. Кызлар Гай шәһәренә, укырга дип, Башкортстаннан килгән була. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Фаҗига 2021 елның 30 сентябрендә була. Иртә белән күршеләр ишегалдында яшь кыз мәете таба, аннары тагын ике кызның янып беткән гәүдәсе табыла, алар беренче каттагы фатирда була.

Тикшерүчеләр берничә тәүлек эчендә вакыйганың бар картинасын ачыклый. Биредәге көллияттә укучы 3 студент кыз кич белән укудан кайта. Алар Гайга күрше Башкортстаннан килгән һәм фатир арендалап яшиләр.

Лазарев биредә автомойкада эшли, күптән түгел генә төрмәдән чыккан, эшмәкәрне вәхшиләрчә үтергән өчен хөкем ителгән. Хәзер берничә ай иректә була. Ул кызлар яши торган йорт яныннан узып бара. Тәрәзә аша 3 кызның кухняда өстәл янында утыруын күрә. Берничә сәгать узгач, бөтен кеше йоклаган чакта, ул шушы фатирга бәреп керә. Кызлар ишекне бикләргә оныткан була.

Үтерүченең кулында пычак була. Ул күршеләрне алдап, домофонны ачтыра. Аннары кызларның фатирына керә, пычак белән янап, кызларның идәнгә таба карап яткыра. Башта идәнгә юрган җәяргә куша.

Лазарев башта бер кызны мәсхәрәли, аннары шунда ук икенчесен дә мәсхәрәли. Шуннан соң өчесен дә үтерә. Тикшерү барышында ул барысын да тәфсилләп сөйли. Җинаять эзләрен яшерү өчен, ул өйдә әйберләргә ут төртә һәм чыгып китә. Кызларның берсе исән була, ул чыгып качарга маташа. Лазарев аны ишегалдында куып тота һәм үтерә. Аннары фатирга кире керә, янгын булуына инангач кына, китеп бара.

Ул урманга барып, киемнәрен бетон коега ыргыта, аннары өенә кайтып әйберләрен җыя да китеп бара. Оперативниклар коедан киемнәрне табып, канның кызларныкы булуын ачыклый, җинаятьченең шәхесен билгелиләр. Лазарев исә бу вакытта маршруткага утырып, Орскига китә. Анда алтын әйберләрен ломбардка тапшыра һәм шул акчага фатир арендалый.

Лазарев Орскида танышларына барырга чыга. Урамда машина торуын, ачкычлары да шунда булуын күрә дә – урларга карар кыла. Юлда ул авария ясый, аны полиция күрә һәм эзләнүче кеше икәнен аңлыйлар һәм тоталар.

Тикшерү барышында ул, салкын кан белән, тыныч кына барысын да күрсәтеп бирә. Иректә булган берничә ай эчендә ул Гай шәһәрендә тагын бер хатынны көчләвен дә әйтә.

Лазарев сорау алган чакта балачагын, аны карамаган анасын искә ала. Аны яклаучы әбисе үлгәч, ул үсмер чакта бөтен дөньяга үпкәләп кала. Бер мизгелдә ул тикшерүчеләргә күңелендәгесен әйтеп сала. «Мине тотуыгыз яхшы булды. Уйларымнан үзем дә куркам», – ди ул.

Прокуратура Лазаревны гомерлеккә иректән мәхрүм итүне сорый, диелә хәбәрдә.

  • Башкортстаннан килгән 17, 18, 19 яшьлек өч студент кызны балта белән чабып үтергәннәр 
  • Башкортстаннан өч кызны көчләгән һәм үтергән маньякның эше судка тапшырылган 
  • Оренбург өлкәсендә Башкортстан кызларын үтерүдә шикләнелүченең исеме билгеле булды 
  • Оренбург өлкәсендә Башкортстан кызларын үтерүче турында төрле фаразлар таралды 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus