Бүген, исән булса, танылган режиссер, драматург, театр белгече Гафур Каюмовка 64 яшь тулган булыр иде. Мәшһүр шәхесне якыннары, дуслары, танышлары искә ала.
Гафур Каюмовның кызы, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры актрисасы Ләйсән Каюмова әтисен сагынып: «Әтием, җанкисәгем, синең бүген туган көнең. Якын кешем минем, бик иртә китеп бардың шул. Син минем йөрәгемдә. Урының җәннәттә булсын, тыныч йокла. Рухың шат булсын, әтием», – дип яза.
Фото: © https://vk.com/id31915988
«Әтнә таңы» газетасы журналисты Сүрия Мингатина «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә: «Рухың шат булсын, Гафур абый! И-и-их, исән булсаң... күпме эшләнмәгән эшләрең калды. Сагынабыз! Бүген – синең туган көнең...» – дип язып калдырган. Сурия Мингатина Гафур Каюмовның вафатыннан соң язган мәкаләсенә сылтама белән дә уртаклаша. Менә аннан бер өзек:
«Театр белгече буларак белгән Гафур Каюмовны мин ул көнне икенче яктан ачтым: ул – гап-гади авыл җанлы, безнең кебек эчкерсез иҗат кешесе иде. Арчаныкы иде ул. Шунысыннан гына азрак көнләштем. Тик... Әтнәнең яшь шагыйрәсе, (Язучылар союзы члены хәзер) Гөлүсә Батталованың «Бер йотым бәхет» китабын укыганда, ул Әтнәнекенә әйләнде дә куйды. «Шәп әйткән, кара син аны, ә, безнеңчә бит бу, тик минем башыма да килмәс иде, кабатламаган, безнең, әтнәлеләрнең бәхете бу, җиңел аяктан булсын китабы, Язучылар союзында күрәм хәзер үк...» – дип сөенгән иде. Шул китапны укып чыкканчы, ул Әтнәне өйрәнеп беткән иде инде. «Яратам әтнәлеләрне, акыллы кешеләр яши анда, театрны күтәрә белгән җитәкчеләр, белгечләр бар. Ул яктан Арча калыша әле Әтнәдән, Әтнә театры белән, фанатлары белән көчле», – дип бәяләп өлгергән иде.
Миңа әнә шул сүзләрне әйткәндә, Гафур абыйдан да якын, якты кеше булмады, кем әле шулай чит районны күтәрә белә. Әле ул районнарны гына түгел, төркемдәге гап-гади егет-кызларның иҗатын да исе китеп тыңлап, «кара, ничек үзгә итеп әйткән» дип, сөенеп утырган иде».
«Гафур кешене олылый белә иде. Иҗатыңнан син үзен күрмәгән, абайламаган матурлыклар күреп, күтәреп ала иде», – дип, үз фикере белән уртаклашкан комментарийларда шагыйрә Сания Әхмәтҗанова.
Гафур Каюмовны искә алуы өчен, Сүрия Мингатинага күпләр рәхмәт сүзләре белдерә.
«Сүрия, бик зур рәхмәт. Гафур – театр сәнгатен үстерүгә бөтен гомерен багышлаган шәхес. Мин аның хезмәтләре белән Әлмәт театрына баргач танышкан идем, аны олылап искә алганнар иде. Аннан соң аралашып яшәдек, үзе дә ярдәм итте. Гафур белән сөйләшеп утыру – үзе бер яңа дәрес кебек иде…
Фото: © https://vk.com/id31915988
Гафур миңа, якын итептерме, «абзый» дип эндәшә иде. Үлеменә берничә көн кала Арча мәдәният йорты янында очраштык. «Абзый, минем иҗатка багышлап «Әдәби хәзинә» тапшыруы төшерергә телиләр, кирәкме инде ул», – ди. «Кирәк, билгеле, ул бит – синең хезмәтеңне күрү, бәяләү», – дигәч, «Музейда булган материаллар белән ярдәм итәрсез әле», – дигән иде. Ләкин ул тапшыру аннан башка гына төшерелде. ТНВ каналы хезмәткәрләре, зур тырышлык белән, эчтәлекле, Гафур Каюмовның тормыш юлын, иҗатын яктырткан тапшыру күрсәттеләр», – дигән Шәфигулла Гарипов.
«Рәхмәт, Сүрия! Гафур абыйны мин бер генә тапкыр күрдем… «Ызандашлар» очрашуында. Гап-гади авыл кешесенә шундый зур шәхесләр белән очрашып аралашу ничектер сәер дә булды әле. Күргәч тә өркеп куйдым… 2-3 минут эчендә аның ихласлылыгы, гадилеге әсир итте дә куйды… Барыбызны да үсендереп, киңәшләрен бирде. Бик матур очрашу булды ул. Тагын күрешербез, дип саубуллашкан иде. Их… Рухың шат булсын, Гафур абый, куанып ят, урының җәннәттә булсын», – дип язган Салиха Гаязова.
Драматург Гафур Каюмов 2018 елның 26 июлендә Арча мәдәният йортының сәхнәсендә декорация куйганда егылып төшеп алган имгәнүдән фаҗигале төстә вафат булды. Ул репетиция вакытында, ни өчендер, сәхнә артында торган баскычны декорацияләр тора торган бүлмәгә терәп куйган һәм шул баскыч буйлап бүлмәгә менмәкче булган. Менгәндә таеп киткән дә, диварга терәлеп торган 24 мм лы торбага егылган. Торба аның тәненә кергән. Драматург катлаулы операцияне күтәрә алмады.
Каюмов Гафур Шәкүр улы 1959 елның 2 мартында Арча районы Яңа Сәрдә авылында туа. 1983 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм 1990 елга кадәр Республика күчмә театрында (хәзер К.Тинчурин исемен йөртә) эшли. 1990 елның сентябреннән 1997 елга кадәр – Татар академия театрында артист. 1997-2000 елларда Мәдәният министрлыгында, 2000-2004 елларда Татарстан телевидениесендә эшли. 2004 елдан Әлмәт театрында баш режиссер була.
Гафур Каюмов Арча мәдәният йортында, музыкаль хезмәткәр булып, 2017 елның 1 октябреннән эшләде.
Аның рольләре: Исмәгыйль – «Галиябану», Шәрәфетдин – «Асылъяр» (М.Фәйзи), Самоедов – «Боз астында дулкын» (Ә.-Т.Рахманкулов), Сәлимҗан – «Зөләйха», Хаим – «Җан Баевич» (Г.Исхакый), Поль – «Тол ханымда тукталыш» (Э.Лабиш) һ.б.
1980 елдан Г.Каюмов пьсалар яза. Алар татар һәм башкорт театры сәхнәләрендә куела. 1998 елдан – Язучылар берлеге әгъзасы. Ул язган пьесалар: «Мирас», «Һинд кызы», «Ач күзеңне, мин монда» һ.б.
Драматург Гафур Каюмов сәхнәдә фаҗигале һәлак булды: «Ак калфак»ка спектакль куяр алдыннан егылып төште»