Тинчурин театрында «Идегәй» дастаны куелу шактый ыгы-зыгылы вакыйга булды. Ул төрле дәрәҗәдә әле дә дәвам итә ди.
Барысы да галимнәрнең – тарихчылар, фольклорчылар, әдәбиятчыларның ризасызлык белдергәненнән башланды.Спектакльнең дастан жанрында булуына нигезләнеп, галимнәр аның дастан жанрындагы әдәби әсәрдән ни дәрәҗәдә ераклашкан булуына төртеп күрсәтте.
Әсәр оригиналдан никадәр ераклаша ала? Әйтик, әсәр режиссерның авторлык версиясе булырга мөмкин, андый очракта тәнкыйтьтән «страховка»ның иң җиңел юлы - «по мотивам» дип кую, яки «фәлән әсәр илһамландырды», дип язасың. Хәер, ул очракта «үз версияңне үз акчаңа куй», дияргә мөмкиннәр. Дисәләр, «Сез дә алыгыз да куегыз», дип җавап бирергә мөмкин.
Ә инде җитди итеп әйткәндә, проблема тирәндәрәк – республика театрларында зур масштаблы тарихи әсәрләр юк. Режиссёрның авторлык версиясе һәм төрле «мотивы буенча»лар түгел, тарихи вакыйгага яки тарихи шәхескә багышланган зур полотнолы әсәрләр - тарихчылар консультациясе белән эшләнгән тарихи спектакльләр яки әдәбиятчылар консультациясе белән эшләнгән эпослар юк.
Әйе, мондый әсәрләрнең бюджеты саллы була, тарихи костюмнар тектерер өчен генә фәлән миллионнар кирәк булырга мөмкин. Заманында Камал театрында «Кол Гали», Тинчурин театрында «Итил суы ака торур» кебек тарихи әсәрләр булган кебек, Сөембикәгә, Тукай һәм Җәлил кебек тарихи шәхесләргә багышланган спектакльләр булган кебек, хәзер аларның берсе дә юк.
Ә бит театрны без югары сәнгать дибез икән, аның репертуарында затлы тарихи әсәрләр дә булырга тиештер. Аларга халык аншлаг белән өерелешеп йөрмәсә дә, алар булырга тиеш. Хәзер бит инде тарихларыңны барлау омтылышын уяткан андый масштаблы әсәрләргә яшь буынны китерү өчен «Пушкин картасы» да бар.
Әйтергә теләгәнем шул - андый әсәрләр булса, галимнәр тарафыннан Туфан Имаметдиновка башкачарак мөнәсәбәт булыр иде. Ә аларның «ябырылырга» тулы хакы бар – алар театрлардан Алтын Урда чорларын, Казан ханлыгы чорларын тасвирлаган әсәрләр көтә, сорап хатлар да яза, тәкъдим белән чыга, ә театрлар «ишетми». Ниһаять, инде куела дип көткәндә... көтелгән дастан режиссерның шәхси версиясе булып чыга. Ул тарихчылар белгән Идегәйне түгел, үзе күргән Идегәйне куйган. Туфан версиясен карарга теләгән кеше Туфанныкын карый, рәсми версияне карарга теләгән кеше Туфанныкына бармыйча, рәсмиенә барыр иде... андые булса... ә ул юк... булмаса, зарланырга гына кала. Әйе, башкасы юк, шуңа Туфан тәнкыйтьләнә.
Ә Туфан үзе әйтмешли, тәнкыйтькә өйрәнгән, «иммунитеты бар».
Тарихи әсәр темасын дәвам итеп, әлбәттә, театр үз көче белән генә тарихи әсәр куеп чыга алмый. Казаннан читтә урнашкан һәм күп гомерен тәгәрмәч өстендә үткәргән театрлар өстендә андый әсәр кую йөкләмәсе була да алмый. Сәхнә тутырып масштаблы итеп куелган тарихи спектакльләр стационар театрлар эше дип аңлыйм. Бу, беренче чиратта, Хөкүмәт гранты ала торган академия театрына карый, әлбәттә. Тарихи әсәрләр кую буенча Тинчурин театрының да тәҗрибәсе бар. Кыскасы, икесенең дә тәҗрибәсе бар, спектакльләре генә юк.
Икенче нәтиҗә. Туфанның командасы юк – театрда ул ялгыз. Бәлки, тирәсендә йөрүчеләр бардыр – анысын белмим, чамалыйм гына, әмма аңа ярдәм итәргә ашкынып торучы күренми.
Һәрбер театрда баш һәм баш булмаган режиссерның уң кулы булган әдәби бүлек мөдире (завлит) була. Шулай ук, театрларда маркетинг һәм PR буенча урынбасарлар, PR-белгечләр була. Әлеге белгечләр премьера чыгар алдыннан һәм чыккач, фикере тәэсир көченә ия булган төрле катламнар белән, шул исәптән, журналистлар белән дә актив эшчәнлек алып бара. Каян нәрсә бәреп чыгу мөмкинлеген чамалап, сүндерү чараларын көйләп куялар. Камал театрының «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» буенча PR компаниясе сокланырлык. Мәхмүт Галәүнең нәсел дәвамчысын да зал түренә утырттылар, очрашу да ясадылар. Премьера алдыннан ниндидер укулар, фикерләшүләр дә булды шикелле. Кыскасы, нәрсә-нәрсә, пиар-компания җиренә җиткереп эшләнде.
Тинчурин театрында да «Идегәй» дастанының пиар-команиясе әйбәт кенә башланган иде. Сөенеп йөрдем. Әмма премьера чыгуга, Туфан тирәсендә беркем калмады – өреп очырдылармыни! «Идегәй» дастаны буенча җәмәгатьчелек сораган фикер алышуны театр үзе оештырмаганлыктан, «Интертат» оештырды. Рәхмәт, Туфан килде. Тик янәшәсендә уң һәм сул куллары юк иде – берүзе килде. Туфанга татарча инсценировканы ясарга кемдер булышкандыр бит, театрда завлит, редакторлар була. Кайда югалып бетте соң алар? Нәтиҗәдә Туфан тәнкыйть уты астында ялгызы калды.
Спектакль алдыннан театрда лекцияләр булуы турында мәгълүматка тотынып, әлеге лекцияләрне эзләп табып, әлеге түгәрәк өстәлдә театрның башын бутаучыны җәмәгатьчелеккә күрсәтеп, псевдоэкспертны фаш иттек.
Дөресен әйткәндә, моны күпмедер дәрәҗәдә Туфаннан «ударны алу өчен» махсус эшләнде дип бәяләделәр. Әйе, Туфанның театрдагы пиарщиклары зарплатага эшләргә тиешле эш эшләнде. Ә кемнәр экспертны театрга китереп, Туфанга «төрткән» – алар дәшмәде.
«Идегәй» дастанын яратып караучылар, уңай кабул итүче авторитетлы шәхесләр дә бар. Алардан фикер алу, мәкаләләр әзерләү авыр эшмени соң инде? Рәхәтен күрегез – анысын да «Интертат» әзерләп бирде сезгә.
Тагын бер кызык күренеш - театрның финанс мәсьәләләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасарына: «Нигә эшләмисез?» дип мөрәҗәгать итсәм, ул бөтенләй эштән киткән булып чыкты. Ягъни, Тинчурин театры һаман да «болганыша» ахрысы. Болганышу «вирусын» Туфанга да керттеләрме соң әллә? Мин белгән яки белергә теләгән Туфан мондый болганышулардан өстен иде кебек. Әллә алай түгелме?
Театр Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча «Ашина» спектаклен чыгара. Премьера берничә көн калды. Әлегә Ркаил Зәйдулланың үзенең афиша фотосын җибәрүдән тыш пиар-компаниясен күрмәдем. Кызганыч...