Добавить новость

В Чувашии осталось после шесть территориальных электросетевых компаний укрупнения

19 юных жителей Дмитрова получили паспорта РФ

СК завел уголовное дело после пожара в ЖК «Селигер Сити» в Москве

Стало известно о миллионных убытках бизнеса внука Пугачевой





Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әнисенең иркә улы: кияүгә чыгаргамы яки юкмы?

Әни кешеләргә мөрәҗәгать итәсе килә: сез нишләп улыгызны бөтен булган мәхәббәтегез белән «буасыз»? Сез күрсәткән артык игътибарыгыз аркасында, алар 33 яшьтә дә өйләнми. Үзен дөньяның патшасы итеп хис иткәч, тиң кыз таба алмый интегәләр.

Егет кеше кырыкта да шул ук бала, дип юкка әйтмиләр, ахрысы. Яшь барган саен, олы кешеләр булмаганына инанам. Кешене кешедән бары тик туплаган белемнәре, акыл үсеше, аңлы булуы гына аера. Башында берни булмаса, аны олы кеше димәссең. Тыңлыйсы да килми бит аларны. Гәрчә, битләре җыерчыклы булса да.

24 яшемдә 33 яшьлек ир-ат белән таныштым. Яшь аермасы мине куркытмады. Дөньяда андый парлар байтак. Мин үземне яшьтәшләремнән күпкә акыллырак дип саныйм. Дөньяга караш та бүтән. Шуңа үземнән олыракны табарга теләдем. Бәлки, шулай безнең интеллект дәрәҗәсе тигезләшер, дидем.

Даниярга 33 яшь, аның ике бүлмәле фатиры, кредитка алынмаган машинасы һәм стабиль, ышанычлы эше бар. Шәхси тормышы гына юк. Менә нишләп йөргән ул 33 яшькә кадәр? «Кызлар белән чуалдыңмы?» – дигәнгә, «Чуалмадым», – ди. «Көне-төне эштә тир түктеңме?» – дим. «Юк, әлбәттә», –  ди. Аңлый алмыйча баш ваттым.

Ә тагын да якынрак танышканнан соң, барысы да үз урынына утырды. Әнисе бик ярата икән бит газиз, бердәнбер, матур малаен. Андый әни булганда, дөрестән дә, нәрсәгә хатын? Ашарга атна саен капчыгы белән төяп җибәрә, кирәк булса, фатирына килеп «генеральная уборка» ясый. Ике сәгать саен шалтыратып: «Улым, ашадыңмы?», «Улым, җылы киендеңме?», «Өшеп йөрмә, үзеңне сакла, башлык ки» дигән кайгырту сүзләрен ишеткәч, хатын-кызның игътибарыннан бизәргә була. 

Абау, Данияр, әниең бигрәк ярата икән үзеңне.

Әйе. Әни кебек мине яратучы табылсын иде ул!

Нәрсәгә соң сиңа ике әни? Күз алдына китер, көн саен шулай шалтыратып, «башыңа ки» дип тукысалар, ачуың килмәсме?

Данияр уйлаган кыяфәт ясады да, җавапсыз калдырды. Үзем аның тегендә-монда «чабып йөргән» күзләре артыннан күзәтәм, үземнең саруым кайный.

Син бит әниеңнән башка сүз дә әйтә алмыйсың, карар да кыла белмисең. Табибка чират торганда, «справка артыннан килүчеләрне» бөтенесен дә кертеп бетерәсеңдер, әйеме? Ә тышкы кыяфәтең исә, каты итеп: «Мин чират алдым, беркемне дә уздырмыйм!» – диярлек. Зур бәдәнле булсаң да, эчке дөньяң шундый ышанычсыз, селкенә, тотынырга җир юк, – дидем.

Акыл өйрәткәнне бер ир-ат яратмый шул, кызганычка каршы. Ул миңа күп сөйләнеп торырга ирек бирмәде.

Ой, кирәкми, булды, – дип тартынды.

33 яшь ир-атка! Аның шундый булуында кем гаепле соң? Барысы да гаиләдән килә, дип уйлыйм. Аның гаиләсендә «матриархат»! Шуңа күрә, әтисе дә хатынының артында шыпырт кына басып тора. Һәм улы да шундый ук.

33 яшьлек ир-атның үзенең кагыйдәләре, үз гадәтләре була. Аны инде үзгәртеп булмый. 20 яшьләрендә булса,  җитешсезлекләрен төзәтеп булыр иде дә, бәлки. Ә хәзер...

Данияр белән күршедә генә яшибез. Башта бер ай буе подъезд төбендә кич утырдык. Яшүсмерләр кебек. Аннары көннәрдән бер көне ул миңа «хәерле иртә» дип язмады. Бернәрсә дә аңлатмыйча, юкка чыкты. Юк, күрше фатирдан ул беркая да китмәде, минем белән аралашасы килми башлады бугай.

Мин инде андый «зур» югалтуыма артык борчылмадым. Үз тормышымны яшәүне дәвам иттем.

Бер төнне ишек шакыдылар. Ишекнең тышка карый торган «күзчегенә» күз салдым: Данияр басып тора. Нәрсә кирәк булган инде моңа төнге уникедә? Берәр проблемасы бардыр, дип, ишекне ачтым.

Бу бусагадан этенә-төртенә атлады да фатирыма кереп басты. Үзе исерек, үзе чайкала. Авызы ерык.

Гафу ит мине, зинһар, язмаганым өчен! – ди.

Ярар, гафу иттем, шуннан?

Минем сиңа өйләнәсем килә!

Ә минем сиңа кияүгә чыгасым килми.

Син хәтта минем әнигә ошадың! – дигәч, бу сүзләре бөтен нәрсәне бетереп ташлады. Күңелләрем болганып куйды. Балам-балам... 33 яшьтә дә иң төп дәлилең «хәтта әнигә дә ошадың» булгач...

Зинһар, дөрес аңлагыз. Дини китапларда да әнине гел беренче урынга куярга, аны хөрмәт итәргә кирәклеген искәртәләр. Моның белән мин берсүзсез килешәм. Әмма синең бөтен адымың әниеңнең хуплавыннан тора икән,  мөстәкыйльлегең югала ләбаса. Ир-атлыгың аксый. Бу – җитди, ышанычлы, сексуаль түгел. Әниеңнең кендегеннән аерылырга вакыт җиткән. Шуңа күрә, Даниярның да җилкәсеннән тотып: «А-у-у, үсәргә вакыт!» – дип селкисе килде.

Селкемәдем. Мин аның әнисе түгел. Селкүдән, көч куюдан бер мәгънә дә булмаячак. Шуңа күрә аның кереп мәхәббәт аңлатуы минем куып чыгаруым белән тәмамланды.

Беркатлы кызны, бәлки, әнисе табып та бирер, чөнки хәлле ир-атларга хатын табу мәсьәләсе җиңелрәк. Тик шулай да үз улын әле дә «канат астында» тоткан каенанам булуын теләмәс идем.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Красноуфимские виадуки: арки и пейзажи, как в фильмах про Гарри Поттера

Фермерские продукты: в чем их польза и стоит ли переплачивать

Россиянам назвали средний размер военной пенсии после индексации

Депутат Котре: пребывание Шольца на посту канцлера ФРГ нереалистично

Музыкальные новости

Желдорреммаш определил лучших работников локомотиворемонтных заводов 2024 года

Губернатор Олег Мельниченко посетил воинскую часть Росгвардии города Заречного Пензенской области

«Его утвердили без проб». Агния Кузнецова в шоу «Вкусно с Анфисой Чеховой» рассказала, как убедила Балабанова взять на роль её однокурсника

«Самая лучшая хамка в мире»: Марина Федункив в образе мамы Коляна ответит на комментарии хейтеров «Шоу Воли» на ТНТ

Новости России

Во время затмения Солнце ширина лунной тени достигнет 266 км

Красноуфимские виадуки: арки и пейзажи, как в фильмах про Гарри Поттера

Взрыв прогремел в небе над Дамаском

Писал не только жене: Что сообщил перед смертью виновник взрыва в ЖК Москвы?

Экология в России и мире

Сергей Светлаков презентовал комедию «Беляковы в отпуске» в Москве

Banyan Tree Vabbinfaru: экологичная роскошь

Невидимая угроза: врач Кутушов рассказал, как токсины попадают в вашу еду

Праздник к нам приходит с OUTRIGGER Maldives Maafushivaru

Спорт в России и мире

Кудерметова вышла в третий круг турнира WTA 1000 в Пекине

Первую ракетку мира подводят под срок // Всемирное антидопинговое агентство будет добиваться дисквалификации Янника Синнера

Шнайдер проиграла Френх в третьем круге турнира WTA в Пекине, взяв сет под ноль

Сафиуллин проиграл Синнеру и не смог выйти в четвертьфинал теннисного турнира в Пекине

Moscow.media

Чуйские зигзаги

"Пейзажи Карелии"

Осенние отражения...

ТСД SAOTRON RT41 GUN: практичный, производительный, надёжный











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Девушка игрока "Атланты" Миранчука пожаловалась на жизнь в США

Депутат Котре: пребывание Шольца на посту канцлера ФРГ нереалистично

Взрыв прогремел в небе над Дамаском

Во время затмения Солнце ширина лунной тени достигнет 266 км