Добавить новость

Белоруссия и Россия подпишут договор о гарантиях безопасности в декабре

Мишустин и Воробьёв посетили новый лицей в Лобне и заглянули в столовую

Семейные активности и выставки провели ко Дню города в Солнечногорске

Курьер-мигрант попытался изнасиловать инвалида, которому доставлял заказ



Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Хыянәт иткән иргә нинди җәза бирергә?

Иремнең миңа хыянәт иткәнен көтү куганда белдем. Дөресен генә әйткәндә, көтү куганда тагын әллә нәрсәләр ишетергә була. Миңа калса, бөтен «свежий» яңалыклар шунда чәйнәлә. Кеше әле иртән авызын юмаган, ә инде кемнеңдер тормышы турында авыз чайкый.

Хатын-кызлары гына булса – бер хәл, аның ир-атлары безне дә арттыра. Машина тәгәрмәчләре түгел, Фираяның пәрәмәчләре тел очында.

Иртә белән, гадәттәгечә, өч сыерымны капкадан чыгардым да, озын таягымны алып, көтүгә ашыктым. Мәтәләнә-мәтәләнә, түбән очка җиттем. Алайса өч сыер өч якка китеп тәңкәмә тиде.

Сыерлар яшел үлән күргәч, ашый-ашый барды. Алдымнан ике ир-ат бара. Берсе Денис, берсе Халит.

Денис биленә таянган, Халитнең сөйләгәнен тыңлап бара.

Әле ул яшь икән әле, зараза. Яшь чагындагы шикелле арткы бакчадан гына сикереп чыккан. Алгы яктан кеше күп йөргәнгә күрә, арттан гына чыга икән. Хатыны белми әле, ярый. Арткы ягына тибеп чыгарган булыр иде.

Халит шунда көлеп куйды да тәмәкесен кабызды. Үзем тыңлыйм, үзем кем турында сүз барганын аңламыйм. Ә беләсе килә! «Нәрсә-нәрсә?» – дип колагымны торгыздым. Сорый да алмыйм, ичмасам.

Яшь булмыйча, гомере буе үзен карап йөртте бит ул. Безнең шикелле авыр әйбер күтәргәне бармы аның? Көтүне дә хатыны куа, үзе тәмләп йоклап ятадыр, – ди Денис.

Бар аңлаганнарым шул иде: безнең авыл кешесе бер хатынның арткы бакчасыннан сикереп чыга икән. Шул рәвешле, кешегә күренергә теләмичә, яшеренеп йөри. Әгәр ул ирнең хатынына хыянәт иткәне ачыкланса, тынгы бетә икән, имеш.

Җилфердәп көтүне кудым да өйгә кайттым. Камил әле урынында, йоклый иде. Минем аны уятканым булмады. Жәлли идем. 

Денис белән Халитнең сөйләшкәннәре башымнан чыкмый. Кем икән соң ул ир? Аның өчен миңа анализ үткәрергә кирәк иде.

Ул кеше арткы бакчадан сикереп чыккан, диделәр. Ә кемнәрнең безнең авылда «арткы бакча» диярлек җирләре бар? Фермер малае, Рамил бабаңның, Сәетгәрәйләрнең, Саҗидәнең һәм башкалар... 

Сөт тапшырганны билгеләп бара торган кәгаземнең бер битен ертып алдым да исәпли башладым. 500 кешенең 100ендә «тучны» бар. Рамил бабайга инде 70 яшь. Ул кайсы рәшәткәдән сикереп чыкса да, аның турында: «Яшь икән әле», –  дип булмый. Аны сызып атабыз. 99 калды.

Хатыны белсә, күптән куып чыгарды инде, ди. Димәк, ул өйләнгән, хатыны белән тора.

 Исемлектән үзе генә торганнарны сызып аттым.

Авыр күтәргәне юк, диләр, димәк, төзелештә эшләми. Ә кемнәр безнең башлы? Шул ук фермер малае, бухгалтер, укытучы һәм сөт җыеп йөрүчедер инде.

Үзем борчылудан аякны селкетеп утырам, үзем карандаш башын чәйним. Тагын исәпли башладым. Тукта, көтү кумаучы ир-атларны барларга кирәк бит, минәйтәм. Авылда барлыгы 90 баш сыер куалар инде. 20 ир-ат иртән тора, калганнары – хатын-кыз.

Үзем уйлыйм, үзем ирем йоклаган якка карыйм. Тәмле йоклый бит, зараза. Шулай да аның гырлавына түзеп булмый, шуңа күрә, без инде күптәннән аерым йоклыйбыз.

Өстәвенә, «подозреваемыйлар» исемлегенә дә керә бит! Вәт, минәйтәм, җәфа!

Күккә бармак төртеп утырганчы, иремне сынап карарга булдым. Икенче көне иртән уяттым да:

Мансур, тор, көтү ку әле бүген, – дидем. Селкенми дә.

Юк инде, юк инде, –  дип киреләнә.

Тор, мәктәпкә сабый баланы уятаммы әллә?

Тагын башын да күтәрми. Аптырагач, чүмеч белән йөзенә салкынча су сиптем. Гомер булмаганны берне матур итеп сүгенде дә сикереп торды.

Әйбәт сикерәсең, име? – дип төрттердем.

Бу ачуыннан, мине күрәсе килмәгәнгә, үзалдына нәрсәдер сөйләнеп, чыгып китте.

Таяк шунда, рәшәткәгә терәтеп куйган! – дип, артыннан кычкырып калдым.

Русча әйтмешли, «ничава, нормально», үлмәде. Куып кайтты. Барлык авыл мужиклары гаҗәпләнгәндер Мансурны күреп!

Бу көтү куарга уятулар көн дә кабатлана башлады. Уятам да уятам, уятам да уятам. 

Бетереп көтү кууны миңа тапшырдың, – дип кисәтү ясады ирем. Мин башны җүләргә салып, игътибар итмәскә булдым. 

Бер көне иртән көтү куып кайткач, Мансур ачык йөз белән кайткан иде. Нәрсәдер исенә төшә дә көлә, исенә төшә дә көлә. 

Нәрсә үзең генә көләсең? Сыерың үгез сорадымы әллә? – дидем. 

Көтүне бүген Рамил бабайның хатыны түгел, үзе куган иде. Авыл егетләре «Көтү кумаучылар кинәт кенә берәм-берәм чыга башлады бит әле», – диләр. Ә Халит бөтенләй: «Син дә сулга йөрисеңме әллә?» – дип сорады. Ә мин башта аңламыйча торам! Бу Рамил бабайга күрсәтә. Теге айнып бетмәгән килеш, чайкала-чайкала сыер артыннан атлый. Артыннан чалбары да ертык. Моны хатыны, иртә белән генә өйгә кайтып кергәне өчен, көтү куарга чыгарып җибәргән! 

Иртә белән? Рамил бабаймы?

Ник белми идең мени аны шешәгә кызыгып, ялгыз Мәръям апа янына йөргәнен?

Югалып калдым. Димәк, Мансур миңа хыянәт итеп йөрмәгән булып чыга! Шатлыгымнан иремә ябыштым, кысып-кысып йочакладым. Бу берни аңламыйча миңа карап тора. 

Ярар, бар, – минәйтәм, – Иртәгә көтүне үзем куам, – дип шатландырдым. 

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Испытания теплосетей перед отопительным сезоном завершены в городе

Трамваи №7 запустили до Московского вокзала в Нижнем Новгороде

Синтез изобразительного искусства и кино: В Екатеринбурге в пятый раз стартовал Всероссийский биеннале-фестиваль «Урал-графо»

В воскресенье еще потеплеет: с чем связана аномальная жара в Москве в сентябре

Музыкальные новости

Выставка крымского имени «Тайны души и творчества Алемдара Караманова»

Определился соперник ЦСКА по финалу Кубка мэра Москвы

Все течет, все штрафуется // С 1 сентября меняются суммы наказания для водителей

"Спартак" в меньшинстве вырвал победу в матче против "Рубина"

Новости России

Стартовал онлайн-фестиваль «Мир русского театра»

Финляндия запретит россиянам приобретать ...

Представлена стратегия улучшения городской среды в Москве до 2030 года

В Москве задержан таксист-насильник

Экология в России и мире

Деловые мероприятия на выставке «Интерткань-2024. Осень» 10-12 сентября

Радио Romantika рекомендует open-air «Легенды мирового рока»

«Мы не могли нормально работать»: как Азербайджан препятствовал оказанию помощи Красного Креста во время блокады Нагорного Карабаха. Фоторяд

Регистрация посетителей на выставку «Textile&Home-2024. Осень» в «Экспоцентре»

Спорт в России и мире

«Мыскина проявила себя с самой хорошей стороны. Звонарева – истинный боец». Тарпищев о финале Кубка Федерации-2004

Джокович проиграл в третьем круге US Open и впервые с 2017 года завершит год без титула на турнире Большого шлема

Зверев выиграл 100-й матч на турнирах «Большого шлема»

Теннисист Медведев прошел в третий круг US Open в Нью-Йорке

Moscow.media

Колчимский камень

8 человек погибли в автокатастрофе в Нижегородской области

Шоу-кар в ретро-стиле Hyundai N Vision 74 отправится в серийное производство

США снова отложили введение тарифов на китайские электромобили











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Глава Можайска поздравил с Днем знаний учеников школы в поселке Уваровка

Жителям Подмосковья доступно участие в выборах на дому по уважительной причине

Суд арестовал курьера, пытавшегося изнасиловать девушку-инвалида в Москве

Семейные активности и выставки провели ко Дню города в Солнечногорске