Түбән Камада яшәүче хатын крокодил балаларын алырга теләүчеләрне эзли. Бу турыда игъланны ул социаль челтәрләрдә тараткан. Шәһәр халкы әлеге хәлгә ризасызлык белдерә. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
Игълан бирүче хатын крокодил балаларын бушлай бирергә әзер булуын әйтә.
«Бәясен сорыйлар. Мин алар өчен акча алырга оялам. Алар кеше кебек бит. Мин алып сатар түгел. Бүләк итәм. Теләк белдерүчеләр бар», – дип яза ул.
Шәһәр халкы бу крокодилларны фатирда ничек урнаштырырга дип гаҗәпләнә. Куркыныч хайваннар таратуга ачуланалар.
Россиядә фатирда куркыныч хайваннар асрау тыела, крокодил шул исәпкә керә.