«Күңел» радиосының 25 һәм «Чаллы – ТВ» телерадиокомпаниясенең 30 еллык юбилее уңаеннан Чаллының Сара Садыйкова концертлар залында узган концертта кабатланмас тавыш иясе Дәниф Шәрәфетдинов та катнашкан.
Хәния Фәрхи җитәкчелегендәге «Бәйрәм» ансамблендә танылып киткән Дәниф Шәрәфетдинов соңгы елларда, авыруы сәбәпле, зур сәхнәләрдә сирәк күренә иде.
Дәниф Шәрәфетдиновның сәхнәдәш дуслары, җырчыга кыйммәтле уколлар белән дәвалану кирәк булганга, интернетта матди ярдәм җыю оештырды. Тугры тамашачысы җырчының язмышына битараф калмады – кыска гына вакыт эчендә ярты ел дәваланырга җитәрлек күләмдә акча җыелды.
Җырчы бүгенге көндә әкренләп йөри башлаган. Тамашачы аны кичә «Күңел» радиосы оештырган бәйрәмдә күрә алды. Дәниф Шәрәфетдинов кичәдә бик матур итеп чыгыш ясаган.
Дәниф Шәрәфетдинов: «Аллаһка шөкер, миңа ярты елга җитәрлек акча җыелды»
Дәниф Шәрәфетдинов: «Үземне шундый гаепле итеп хис иттем, чөнки халыкка шок ясадым, шуннан соң инде сәхнәгә чыгасым килми башлады...»
Дәниф Шәрәфетдинов: «Халык бердәм икән, Аллаһка шөкер»