13 июньдә Самара шәһәренең Прожектор урамында шәхси йортта янгын чыга. Шулай итеп Еналиевлар гаиләсе йорт-җирсез һәм милексез кала. Бу турыда "Самара татарлары" сайты хәбәр итте.
Бәхеткә, янгында һәлак булучылар юк. Ләкин матди зыян бик зур.
2021 ел әлеге гаилә өчен бик катлаулы була. Июнь аенда әниләренең умырткалыгында шеше табыла, октябрь аенда әтиләренә инфаркт була. Аннары аның йөрәгенә операция ясыйлар.