Соңгы вакытта Татарстан урманнарында аюлар еш күренә башлаган. Чираттагы кыргый җанварны Балык Бистәсе Күки авылыннан М7 трассасына чыга торган юлда күргәннәр. Аюны видеога төшереп, «Интертат»ка да җибәрделәр.
Әллә үзенең төп инстинкты булган курку хисен оныткан инде, бу аю артыннан килүче машинадан урман ягына төшеп качарга уйлап та карамый – юл кырыйлап кына элдертә.
Байкалда аюлар кешеләр белән бергәләп су коенган дип язган идек.