Яшел Үзән районының Олы Яке авылында Корбан бәйрәменнән соң сарык түшкәләрен һәм эчәкләрен елгага ыргытканнар. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.
Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, бу хәл елдан-ел кабатлана икән.
«Олы Якедә Корбан бәйрәменнән соң. Сарык түшкәләрен һәм эчәкләрен елгага ыргытканнар. Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, читтән килеп, сарык асрый торган эшмәкәрләр эшедер», – дип яза социаль челтәр кулланучы.
Комментарийларда әйтелгәнчә, биредә хезмәт машиналары күпләп тукталган булган. Алар да «бу хәл елдан-ел кабатлана», дип яза.
«Шулай ярыймы инде. Сукбай хайваннар приютына илтеп булыр иде», диләр.