Белоруссиянең Гомель өлкәсендә урман янгыны сүндергән чакта бик нык янган ир-ат мәете табыла. Аның шәхесен шунда ук ачыклый алмыйлар. Бу турыда «Беларусь сегодня» басмасына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.
Ике атна узгач гөмбә җыючылар урманда янып беткән машина табалар, аның эчендә тагын бер янган мәет була.
Соңрак полиция ачыклаганча, машина хуҗасы Татарстанның Чаллы шәһәре кешесе була. Ул иптәше белән Белоруссиягә килгән. Алар йөк машинасы алып кайтырга тиеш булган.
«Беларусь сегодня» белешмәсе буенча, Чаллыдан килгән бу кешеләр транспорт алып-сату белән шөгыльләнгән.
Эшмәкәрләрне үтерүдә шикләнеп аларның партнерын тоткарлаганнар. Тикшерү версиясе буенча, бу кеше Чаллыдан килгән эшмкәрләрдә акча күп булуын белә – сумма 8 мең доллар чамасы була. Шуннан соң ул танышларына хәбәр итә һәм партнерларын үтерергә карар кыла, диелә хәбәрдә.