Мәгариф тармагының август киңәшмәсе: уңышлар, зарлар, имтихан тапшыра алмаган медалистлар
Педагогик хезмәткәрләрнең август конференциясе – мәгариф өлкәсендәге төп вакыйгаларның берсе, анда узган уку елына нәтиҗәләр ясала һәм алдагы чорга бурычлар куела. Агымдагы елның педагогик киңәшмәсе секция утырышлары сериясе белән ачылган һәм аларда мең ярымга якын кеше катнашкан.
Рөстәм Миңнеханов «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясендә катнашты
Чара башланганда ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм бер төркем җитәкчеләр «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясендә катнашып, балаларга уку өчен кирәкле әсбаплар тапшырды.
Яңа уку елы башында үткәрелә торган матур традициябез бар, балаларыбызны мәктәпкә әзерләргә булышабыз, аларга уку өчен кирәк-ярак әйберләрен тапшырабыз. Әлеге чара республикада киң колач белән бик актив үтә. Быел әле шушы акция кысаларында Татарстан шефлыгында булган Лисичанскига да ярдәм итәчәкбез, – диде Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында. – Балаларга яхшы һәм уңышлы уку елы телим. Бөтенегезне дә бүгенге вакыйга белән котлыйм.
Безнең гаилә күп балалы. Менә улым Әмиргә Рәисебез Рөстәм Нургалиевич ярдәм итте. Рюкзак бүләк итте, бик шатмын. Зур кызым да шушы лицейның 3 сыйныфына укырга бара. Кечкенә кызга әле 4 яшь кенә, ул балалар бакчасында тәрбия ала, – дип сөйләде Әминә Йосыпова.
Әңгәмәдәш, шулай ук, балаларны ничек тәрбияләве турында сөйләде.
Балаларны тәрбияләгәндә, аларны кешеләрне яратырга, хөрмәт итәргә, туган якны үз итәргә өндәргә тырышам. Балалар төрле яктан үсеш алырга тиеш. Мәсәлән, Әмирем спорт белән кызыксына, мавыга. Ул футбол түгәрәгендә шөгыльләнә, – дип уртаклашты ул.
Ләйлә Фазлыева Татарстанның белгечләр әзерләүдә алдынгы булуын әйтте
Пленар өлеш алдыннан уку йортлары үзләренең эшен күрсәткән күргәзмәләр тәкъдим итте. Алар белән танышкач, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республиканың Россия һәм дөньякүләм киңлектә төрле тармак белгечләрен әзерләүдә алдынгы позицияләрендә булуын ассызыклады.
Татарстан Республикасы Россия һәм дөньякүләм киңлектә төрле тармаклар белгечләрен әзерләүдә лидерлар сафында. Биредә тәкъдим ителгән күргәзмә дә кластер характерында. Монда мәгариф һәм фән өлкәсенең төрле звено мөгаллимнәре хезмәте дә ачыктан-ачык чагыла. Һәм иң мөһиме монда эш белән тәэмин итүчеләр дә төп рольләрдә. Мәгариф фәлсәфәсе һәм үсеше турында әйткәндә төрле социаль-икътисади секторларының бердәм хезмәтен дә билгеләп үтәм. Шулай булганда Россия өчен яхшы, профессиональ кадрлар әзерләү мөмкин, – диде ул.
Җитәкче шулай ук 1нче сыйныфка баручы балалар һәм аларның ата-аналары белән аралашып алды.
Киңәшмә эше лицей эшчәнлеге белән танышу һәм пленар өлеш белән дәвам итте.
«Иң мөһиме – хезмәт ресурслары!»
Пленар өлеш «Мәгарифтә лидерлык: стратегик ориентирлар һәм технологияләр» дигән темага багышланды. Утырыш эшендә шулай ук ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Лаеш районы хакимияте башлыгы Илдус Зарипов катнашты.
Мәгариф өлкәсе мәсьәләләре һәм проблемалары хөкүмәтнеке һәм министрлыкныкы гына түгел. Район, шәһәр хакимиятләреннән мәгариф тармагына кызыксыну булмаса, систематик рәвештә эш бармаячак. Күп кенә сораулар муниципаль дәрәҗәдә күтәрелә һәм хәл ителә. Медалистның экзамен тапшыра алмавы… Безнең белем йортларында уку-укыту процессы гына да түгел бит, мәктәпкә халык таяна. Менә алкоголь, наркомания белән мәктәпләрдә булган күңелсез хәлләрне аеруча игътибарга алыгыз. Бер әйберне дә «бизәп» сөйләмәгез. Ресурс капиталы, кадрлар һәм потенциал бар, юк түгел, – дип искәртте киңәшмә вакытында Рәис.
Миңнеханов, шулай ук, белгечләрне сыйфатлы әзерләү өчен, югары уку йортлары, техникумнар һәм көллиятләр предприятиеләр, потенциаль эш бирүчеләр белән эшләргә тиеш, дигән фикерне әйтте.
Игътибар белән күзаллап чыгарга кирәк, нинди һөнәр ияләре кирәк. Ә әлеге вакытта, дөресен әйткәндә, бу мәсьәлә белән беркем дә шөгыльләнмәвен күрәбез. Бу – бик аяныч. Мин хөкүмәт әгъзаларына, хакимият башлыкларына мөрәҗәгать итәм. Иң мөһиме безнең өчен – хезмәт ресурслары! Без акча да таба алабыз, проектлар да гамәлгә ашыра алабыз, әмма оста, үз эшләренең белгечләре булмаса, нәтиҗәләр уңышлы булмаячак! Югары уку йортын тәмамлаган инженер заводтагы эшчәнлекне яхшы белергә тиеш. Республикада әйдәүче зур-зур сәнәгать предприятиеләре белгечләргә мохтаҗлык кичергәнен күрәбез, – дип, киңәшмә эшендә катнашучыларга мөрәҗәгать итте ТР Рәисе.
Министр мәгариф хезмәткәрләрен мактады да, шелтәләде дә
Шелтәләде дигәнем, укучыларга объектив билгеләр куярга кирәк икәнен ныклап ассызыклады. Яхшы билгеләр, ә нәтиҗәдә, укучы бердәм дәүләт имтиханын «икеле»гә бирә калса – чыннан да күңелсез хәл бит!
Дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру барышында туган проблемалар һәм мәсьәләләр турында да ачыктан-ачык әйтергә кирәк. Имтихан нәтиҗәләрен анализлаганда, кайбер очракларда, укучыларга мәктәптә куелган һәм имтиханда алынган билгеләр җитди аерыла, – дип мөрәҗәгать итте киңәшмәдә катнашучыларга Илсур Һадиуллин.
Министр җиткергән сүзләрен мисаллар белән дә дәлилләп узды.
Мәсәлән, Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск һәм Түбән Кама районнарында мәктәптәге йомгаклау ведомостьларында химия, информатика һәм географиядән «5» торган 9нчы сыйныф укучылары әлеге имтиханнарны ике тапкыр «2» билгесенә тапшырган. БДИ барышында фәннәрнең берсе буенча минималь бусаганы үтә алмаган 5 медаль иясе белән дә охшаш вазгыять туды. Бер медаль иясе 2 фәннән имтихан билгесе бусагасын үтә алмады, — диде ул.
Илсур Һадиуллин сүзләренчә, бу вазгыять мәктәп билгесенең объектив булуына ышанган ата-аналарның ачуын китерә.
Мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләреннән һәр шундый очракны анализлауларын, сәбәпләрен ачыклауларын һәм хәл итү юлларын билгеләүләрен сорыйм. Җентекле анализны районнар белән шәхси әңгәмәдә күрсәтергә кирәк булачак, – дип ассызыклады министр.
Гаиләдә белем алучы укучылар да муниципалитетларның аерым игътибар зонасында булырга тиеш икәне дә әйтелде. Бүгенге көндә республикада андый укучылар саны 4,5 меңгә якын икән.
Киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов бердәм дәүләт имтиханнарын начар бирүче медалистлар белән очракларның һәрберсен тикшерергә кушты.
Һәр очрак буенча медалистның нишләп имтихан бирә алмавын ачыкларга кирәк. Бу, мөгаен, коррупция. Башка сүз таба алмыйм. Оят, андый медалистлар әзерләгән мәктәпләргә хурлык. Һәм бу мәсьәләләргә бик кырыс карарга кирәк, – дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Мәгариф – безнең интеллект, безнең киләчәк. Татарстан – Россия масштабында фәнни-мәгариф үзәге булырга тиеш, – диде ул.
Шул ук вакытта Рәис билгеләп үткәнчә, республика педагогларының төп өлеше – үз һөнәренең патриоты.
Алар – без таяна торган, без хуплый торган кешеләр. Алар бу авыр эшне сайлады, һәм без моны югары бәяләргә тиеш. Укытучының роле һәм статусы бераз кимсетелгән, диләр, бу – дөрес түгел. Без бу һөнәргә хөрмәт булсын өчен эшләргә тиеш. Һәм бу – бездән тора. Укытучы – хөрмәтле зат, – диде Татарстан Рәисе.
Шулай ук Илсур Һадиуллин докладында республикада мәгариф тармагы өчен белгечләр әзерләүгә зур игътибар бирелүен белдерде.
Татарстанда педагогларны әзерләүгә һәм һөнәри үстерүгә зур игътибар бирелә. Шуңа да карамастан, киләсе уку елына аларга ихтыяҗ 2 меңнән артык кеше тәшкил итә. Югары һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча ел саен педагоглар саны якынча 4 мең кеше тәшкил итә. Әмма бюджет нигезендә укып, югары уку йортларын тәмамлаучыларның яртысыннан артыгы гына белгечлеге буенча эшкә урнаша. Педагогика көллиятен тәмамлаучылар арасында эшкә урнашу проценты югарырак, ул 85 процент тәшкил итә.
Педагогик кадрлар әзерләү структурасын да ихтыяҗларга туры китерергә кирәк. Әйтик, узган ел безнең югары уку йортларыннан математика һәм физика укытучыларын чыгарылышы ихтыяҗдан күпкә кимрәк булды. Агымдагы елда да шундый ук хәл. Укытучылар җитмәү мәсьәләсе еш кына йөкләнеш арту белән хәл ителә. Бүгенге көндә педагогларның 32 проценты диярлек бер ярым ставкадан артык йөкләнешкә ия, шул исәптән 50% артыгы 2 төп фән – математика һәм рус теле укытучылары. Бу, үз чиратында, аларның эш сыйфатына һәм укучыларны әзерләүгә тәэсир итми кала алмый.
Документлар йөкләнешен киметү мәсьәләсе элеккечә актуаль булып кала. Бу бурычны хәл итү өчен хакимиятнең дә катнашуы кирәк. Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, сездән район башлыкларына, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренә педагогик хезмәткәрләрнең хокукларын саклау турында йөкләмә бирүегезне, атап әйткәндә, аларга белем бирү эшчәнлегенә кагылышлы булмаган эшне йөкләүне административ идарә практикасыннан төшереп калдыруыгызны сорыйбыз.
Россиядә 2024 елда мәктәп тәмамлаучыларның 18 процентка якыны медаль алган. 109 меңнән артык 11нче сыйныф укучысы, яки мәктәп тәмамлаучыларның һәр алтынчысы, узган уку елында медаль алган, 65,5 мең кешегә – алтын, 44,2 меңенә көмеш медаль тапшырылган.
Яңалыклар, яңарышлар, уңышлар һәм бурычлар
Илсур Һадиуллин чыгышында яңгыраган мәсьәләләр һәм фикерләр
- Татарстанда 2019 елдан 16 мең урынга исәпләнгән 84 балалар бакчасы төзелде. Шулардан «Демография» илкүләм проекты кысаларында – 9 мең бала-чагага 42 балалар бакчасы. Татарстанда 10 балалар бакчасы, 8 мәгариф оешмасына өстәмә 3 корпус төзелә. Шул ук чор эчендә 303 мәктәпкәчә мәгариф оешмасы ремонтланган, шул исәптән быел – 20 учреждение.
- Узган елның 1 сентябреннән балалар бакчалары бердәм белем бирү программасына күчтеләр. Ул балаларга, дөньяга килгән көннән алып, мәктәпкә кергәнче, бердәм белем һәм тәрбия бирү киңлеге булдырырга мөмкинлек бирә.
-
Мәгариф белән идарә итүнең муниципаль органнарына яңа уку елына балалар бакчаларын комплектлауны үз вакытында төгәлләү мәсьәләсен контрольгә алуны сорыйм.
-
Барлык мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү программалары тормышка ашырыла. Күптелле белем бирү идеяләрен популярлаштыру максатында ел саен үткәрелә торган «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» гранты гамәлгә куелган. 2013 елдан бүгенге көнгә кадәр барлыгы 270 оешма әлеге грантка лаек булды.
-
2023 елда «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри бәйгесендә беренче тапкыр «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телдә сөйләмен үстерүнең иң яхшы практикалары» номинациясе кертелде. Казандагы 41нче мәктәп тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина абсолют җиңүче дип танылды.
Агымдагы елда бәйгенең йомгаклау этабы җиңүчене әзерләгән төбәк буларак Татарстанда үтәчәк, анда Россия Федерациясенең 79 төбәгеннән туган тел укытучылары һәм тәрбиячеләре катнашачак.
Бу мөмкинлектән ил күләмендә туган телләрне укыту тәҗрибәсе белән уртаклашу мәйданчыгы буларак файдаланырга кирәк. Мәсәлән, безнең өчен күршеләребез – Чуваш һәм Удмуртия Республикалары тәҗрибәсе кызыклы.
-
Мәктәпләребезнең матди-техник базасын ныгыту буенча эшне дәвам итү мөһим бурыч булып тора. Татарстан санлы, гуманитар һәм табигый-фәнни профильле «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләрен төзү буенча федераль проектта актив катнаша. 1 сентябрьгә андый үзәккә ия мәктәпләр саны 508 җитәчәк. Безнең алда һәр мәктәптә яңартылган «Хезмәт» һәм «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» фәннәрен укыту бурычы тора. Республика Рәисе хезмәт кабинетлары өчен җиһазлар сатып алуга өстәмә финанслауны 5 ел дәвамында этаплап башкару килештерде.
-
2025/2026 уку елының 1 сентябреннән «Тарих» фәне программасының эчтәлеге яңартыла – «Туган төбәк тарихы» өлеше белән тулыландырыла.
Тарихи агарту һәм гомумроссия гражданлык тәңгәллеген ныгытуда мәктәпнең актуальлеге «Россия Федерациясенең тарихи агарту өлкәсендә дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында» Россия Федерациясе Президенты Указында билгеләнгән.
-
Республика 5-7 сыйныфлар өчен «Туган төбәк тарихы» курсы буенча дәреслек эшләячәк Россия субъектлары исемлегенә керде.
Әлеге пилот проект балаларның туган як тарихын һәм аның этномәдәни традицияләрен өйрәнүгә кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән.
Дәреслекләрне эшләү министрлык тарафыннан Фәннәр академиясе һәм Казан федераль университеты белән берлектә алып барыла.
-
Профильле укыту мәктәпләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенең иң мөһим күрсәткечләреннән берсе булып тора. Ул республиканың югары сыйныф укучыларының 60% өчен оештырылган. Бу эшнең кайбер юнәлешләре белән сез бүген күргәзмәдә таныша алдыгыз.
-
1 фән буенча 100 баллны БДИда 320 катнашучы, 2 фән буенча 200 баллны 20 укучы алды.
-
Эшнең мөһим юнәлешләреннән берсе – туган телне саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру. Республиканың барлык мәктәпләрендә туган телдә белем һәм тәрбия бирү федераль кануннар нигезендә оештырылган. Узган уку елында 729 мәктәптә белем һәм тәрбия бирү туган телдә алып барылды.
-
Милли мәгариф торышының төп күрсәткече – туган телдә белем бирүне колачлау. Шул ук вакытта муниципалитетлар арасында бу күрсәткечнең зур аермасы булуын билгеләп үтәргә кирәк. Арча, Әтнә, Чүпрәле, Кайбыч, Сарман, Теләче районнарында ул шактый югары һәм соңгы 3 ел дәвамында анда аның уңай динамикасы күзәтелә. Шул ук вакытта башка районнарга балаларның һәм аларның әти-әниләренең предметларны туган телдә өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру эшен оештырырга кирәк. Әлеге юнәлештә мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларының дәвамчанлыгы һәм хезмәттәшлеге мөһим. Аксубай, Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тукай, Ютазы районнарында балалар бакчасында туган телдә тәрбияләнгән балаларның 90% артыгы мәктәптә дә туган телдә белем ала. Калган районнарга үз күрсәткечләрен анализларга һәм яңа уку елында эшне тиешле дәрәҗәдә оештырырга тәкъдим итәбез. Агымдагы елда туган телдән имтихан сайлау хокукыннан 4 меңнән артык укучы файдаланды – узган ел белән чагыштырганда мең ярымга күбрәк.
-
Хәзерге вакытта татар теле һәм әдәбияты буенча 86 дәреслек федераль исемлеккә керде. Татарстан китап нәшрияты белән берлектә татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләрне яңартылган белем бирү стандартларына туры китерү буенча эш оештырылган.
-
Балалар иҗтимагый берләшмәләре белән үзара хезмәттәшлек – дәүләт сәясәтен формалаштыруда иң мөһим юнәлешләрнең берсе. Уку елы дәвамында без «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте белән берлектә барлык мәгариф оешмаларында беренчел бүлекләр ачтык һәм аңа 57 меңнән артык укучыны җәлеп итә алдык. Республика Рәисе кушуы буенча бу хәрәкәт мәктәпкәчә учреждениеләрдә дә әлеге хәрәкәт үсештә. Яңа уку елында анда инде 160 балалар бакчасы җәлеп ителәчәк. Татарстан юнармия йортларын ачу буенча лидер булды, аларга бүген Татарстанның 49 меңгә якын укучысы йөри. Шулай ук илдә беренче тапкыр без барлык башлангыч сыйныфларда «Россия бөркете» программасын керттек, аның нигезендә тәрбия системасын бердәм программага берләштердек. Республикада 1400гә якын мәктәп театры булдырылган һәм эшли, алар 23 мең бала һәм яшүсмерне, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны берләштерә. Тәрбиядә музей педагогикасы мөһим роль уйный. Мәктәп музейлары рухи-әхлакый, патриотик һәм гражданлык тәрбиясенең нәтиҗәле чарасы, туган якны өйрәнү белемнәрен саклау һәм популярлаштыру үзәге булып тора. Һәр мәктәптә һәм һөнәри белем бирү оешмаларында Бөек Ватан сугышына багышланган тематик почмаклар булдырылган.Хәзерге вакытта безнең мәгариф оешмалары базасында 1126 музей эшли.
-
Эчке эшләр министрлыгы белән бергәләп эшләү нәтиҗәсендә 50 меңнән артык бала контрольгә алынган, шуларның 1 меңнән артыгы балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләрдә исәптә тора. Аларның һәркайсы мәгариф оешмасының да, ата-аналарның да игътибарын таләп итә.
-
Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә без балаларның алкоголь, спиртлы һәм наркотик продукция куллануын кисәтү эшенә аерым игътибар бирәбез. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында гына да наркотиклар куллану һәм законсыз әйләнеше өлкәсендә балигъ булмаганнар катнашында 101 җинаять эше һәм 42 хокук бозу тикшерелгән. Казан, Чаллы шәһәрләрендә, Бөгелмә, Әлмәт, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Тәтеш һәм Лаеш районнарында җинаятьләрнең артуы борчу тудыра. Балигъ булмаганнар арасында алкоголь белән агуланулар саны арткан. Быел беренче яртыеллыкта муниципаль берәмлекләрдә шундый 38 очрак ачыкланган.
-
Белгәнебезчә, 2024 ел ил күләмендә Росия Президенты Владимир Путин фәрманы белән «Гаилә елы» дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, без тәрбия һәм укыту процессына ата-аналарны җәлеп итүгә аерым игътибар бирәбез. Бүген 26 меңнән артык әти-әниләр комитеты мәктәпләрдә проектларны гамәлгә ашыруда катнаша. Ата-аналар тәрбия эшенең мәктәп штаблары составына керә, төзелә торган мәктәпләрнең дизайн-проектларын эшләүдә ярдәм итә, мәктәп ашханәсендә туклануның сыйфатын тикшереп тора. Барлык комитетлар эшен республика ата-аналар Советы җитәкли.
Татарстанда квартал саен, әйдәп баручы белгечләрне җәлеп итеп, онлайн әти-әниләр җыелышлары үткәрелә, анда һәркемнең үзен кызыксындырган сорауны бирү һәм җавап алу мөмкинлеге бар. Мондый җыелышларга берьюлы 60 мең кеше онлайн тоташты.
-
Әти-әниләр өчен оештырылган «Тату сыйныф серләре» республика бәйгесе киң күләмле чараларның берсе булып тора. Конкурс финалы – ул һәрвакыт бер зур тату гаилә бәйрәме! Иң яхшы командалар җәй көне Кара диңгез яр буендагы лагерьларда бөтен класс белән ял итәргә мөмкинлек ала. Быелгы җиңүче команда исә Мөслим районыннан, алар бүген безне конференция башланыр алдыннан сәламләде.
-
Уку елы ахырына «Татарстанда мәгариф: балкышка һәм үсешкә 100 ел» китабын бастыру республиканың барлык укытучылар җәмәгатьчелегенә яхшы бүләк булды, аның өстендә эш педагог һәм остаз елында башланган иде.
-
Татарстанда 12 көллият һәм техникум кабул итүнең контроль саннарын 95% кимрәккә үтәгән. Алар исәбенә 3 ресурс үзәге – Актаныш технология техникумы, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы һәм Минзәлә педагогика көллияте кергән.
-
Бу аларның һөнәри юнәлеш бирүдә җитәрлек дәрәҗәдә эшләмәүләре, дөрес планлаштырмаулары һәм эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек итмәүләре турында сөйли. Җитәкчеләрдән бу юнәлештә эшне көчәйтүләрен сорыйм.
-
Татарстанда яңа уку елына 2 меңнән артык укытучы җитми.
Мәгариф системасы республикабыз һәм илебезнең тотрыклы үсешенең нигезе булып тора. Аңа үсеп килүче буынны укытуда һәм тәрбияләүдә, икътисадның барлык тармаклары өчен кадрлар әзерләүдә, фәнни-технологик суверенитет булдыруда һәм үстерүдә аерым роль бирелә. Гомумән алганда, узган уку елында безнең алга куелган бурычлар үтәлде. Әмма без тагын да күбрәк эшләргә кирәклеген аңлыйбыз. Киләсе уку елында да без тырышлык белән ирешкән темпларны һәм үсештә уңай динамиканы саклап калырбыз дип ышанам, – дип йомгаклады сүзен министр.
Лаеш районы башлыгы: «Максатыбыз – һәр балага сәләтләрен үстерү өчен мөмкинлекләр тудыру»
Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов муниципалитеттагы мәгариф тармагы үсешенә йөз тотып билгеләнгән максатны әйтте.
Балалар – безнең киләчәгебез, һәм без укучыларның белем бирү сыйфатына һәм уку процессын матди яктан тәэмин итүгә зур игътибар бирәбез. Республика ярдәме белән без яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзибез. Быел гына да 2000 балага исәпләнгән 2 яңа мәктәп һәм 480 урынга исәпләнгән 2 балалар бакчасы төзелде. Мәгарифкә инвестицияләр – республикабызның һәм илебезнең киләчәгенә инвестицияләр ул. Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, сезгә һәрьяклап ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт белдерәм. Безнең максат – һәр балага сәләтләрен үстерү өчен мөмкинлекләр тудыру. Безнең мәктәпләрне тәмамлаучылар көчле, олы тормышка һәм җаваплы тормышка яраклашкан булырга тиеш.
Бүгенге көндә Лаеш районында 51 белем бирү учреждениесе эшли, шул исәптән 26 мәктәп һәм 25 балалар бакчасы. Лаеш шәһәрендә шулай ук балалар йорты, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп һәм техник-икътисади техникум бар. Район актив үсеш чорын кичерә, социаль-икътисади өлкәдә алдынгы урыннарны били, безнең территориядә торак, социаль-коммуналь инфраструктура объектлары төзелеше югары темплар белән алып барыла, инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла. Болар барысы да халык саны артуга китерә, шул исәптән балалар саны да.
Район җитәкчесе әйтүенчә, капиталь ремонт буенча республика программасы кысаларында 2 уку йорты, шулай ук 3 мәктәптә азык-төлек блогы ремонтланган. Аның сүзләренә караганда, районның 4 мәктәбе «заманча мәктәп» һәм «санлы белем бирү мохите» проектларында катнаша. Беренче сентябрьдә 2 мәктәптә «Үсеш ноктасы» үзәкләре ачылачак, ә тагын 2 мәктәп заманча мәгълүмат-коммуникация җиһазларына ия булачак.
Яшь мөгаллимә Язилә Валитова: «Чиктән ашкан мониторинг, хисап, төрле мәйданнарда теркәлүләр укытучының балаларга сарыф итәсе вакытын ала»
Мин, Нурлат шәһәрендәге Советлар Союзы герое Михаил Сергеев исемен йөрткән гимназиядә балаларга математикадан белем бирәм. Укытучы булуым белән горурланам. Укытучы хезмәтенә мәхәббәт һәм хөрмәт минем балачагымнан ук килә, педагоглар династиясенең 4нче буын вәкиле булам. Династиябезнең тулаем хезмәт стажы 300 елдан артык. КФУның Физика институтында белем алганда, укытучы булу теләгем бермә-бер артты гына. Максатчан укыту программасы стипендиаты буларак, 5 ел дәвамында 15 мең сум стипендия алдым.
Яшь белгечләргә республика программаларында катнашып, максатларын тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр гаять күп. Быел үзем дә грантка ия булдым. Үткән уку елында мин 32 сәгать математика укыттым. Бу күрсәткеч әлеге фән педагогларының никадәр кирәк булуын ачыктан-ачык күрсәтә. Статистика үзе дә мәктәпләрдә яшь укытучылар аз булуын дәлилли. Укытучыга тәкъдим ителгән мөмкинлекләр, финанс ярдәмнәр, әлбәттә, бик мөһим!
Укытучы нинди генә үз эше остасы булмасын, аңа чиксез катгый таләпләр куела. Бүгенге көндә, көн кадагында булган: чиктән ашкан мониторинг, хисап, төрле мәйданнарда теркәлүләр укытучының балаларга сарыф итәсе вакытын ала. Укучылар белән эшләргә вакыт бик аз кала. Мөгаллим вакытын ул бюрократизмга исраф итмичә, бала өчен файдаланса, күпкә яхшырак булыр иде. Югары хезмәт хакы да укытучының өстәмә эшләвенә бәйле булмыйча, төп педагогик ставкасыннан бәяләнсә, тагы да әйбәтрәк булыр иде. Әлбәттә, укытучының җәмгыятьтә биләгән урынын, аның һөнәри казанышларын күрә белү дә безгә өстәмә көч өсти, – диде яшь белгеч Язилә Валитова.
Яшь педагог математика укытуда кулланган фикерләре һәм аспектлары белән дә уртаклашты. Мин уйлавымча, математика баланың шәхес булып формалашуында да йогынтыны ясамыйча калмый.
«Укучыларыбыз хәтта төшкә керә»
Чара барышында шулай ук озак еллар укытучылык хезмәтенә тугры калып, республиканың төрле шәһәрләрендә һәм районнарында хезмәт куйган ихтирамлы затлар хөрмәтләнде. Алар төшке аш вакытында ТР Рәисе белән очрашу бәхетенә иреште. Династияләр арасында Әлмәт районыннан гомуми педагогик стажлары 423 елны тәшкил иткән Вәлиәхмәтовлар, Казан шәһәреннән шулай ук тулаем стажлары 329 ел булган Пудовиковлар, Әгерҗе якларыннан 185 ел стажлы Яппаровлар, Кукмарадан 189 ел cтажлы Гатиннар һәм 77 ел тулаем стажлы Григорьевлар булды.
Миңа исә Әлмәт районының белем учакларында хезмәт куючы Вәлиәхмәтовлар династиясе вәкилләре белән кыска гына әңгәмә корып алу насыйп булды.
Безнең династиядә 2 гаилә кушылган, 15 укытучы, әлегесе көнне аларның 5се мөгаллимлек хезмәтен башкара. Династиябезгә нигез Әлмәт районының Сөләй авылында салына, әби-бабаебыз бик мөхтәрәм укытучылар була үз чорында. Аларның 4 кызы була, шуларның өчесе – укытучылар. Үзем бүгенгесе көнне Яңа Кәшер санаторий интернат-мәктәбендә инглиз телен укытам. Әлбәттә, профессиямне сайлаганда, әби-бабайдан, әти-әнидән һәм апаларымнан үрнәк алдым. Кечкенәдән үк укытучы булып уйнарга яратып үстем. Башка төр һөнәрне үзләштереп, нефть сәнәгате өлкәсендә эшләп тә карадым. Тик шулай да, укытучы һөнәре үзенә кире тартты. Кызыклы, мавыктыргыч эшебез бит. Укытучылык – ул үз эшеңне яратып, балалар белән уртак тел табып, аларга тиешле белемне биреп рәхәт итеп эшләү. Сыйныф бүлмәсенә килеп кергәндә хисләремне аңлатып бетергесез. Болай да эшемне бик яратам, коллективым яхшы, укучыларым әйбәт, – дип сөйләде 16 ел буена укытучы булып эшләүче Эльвира Гыйздатуллина. – Максатым – матур итеп, югары нәтиҗәләр яулап, укучыларымның йөрәкләренә иң изгелекле сыйфатлар салып эшләү, яшәү.
Сүзгә Гөлназ Ихсанова кушылды.
Мин, Сөләй авылының Р.М. Галиев исемендәге урта мәктәбендә биология һәм химия фәннәреннән белем бирәм. Хәзер 30 елдан артык инде үзем укыган мәктәптә укытып йөрим. Менә мәктәбемдә эшләү дәверендә һәрвакыт үземнең остазларымны күз алдыма китерәм. «Менә бу очракта остазым ничек эшли иде соң?» дигән сорауны алдыма куям. Минем мөгаллимә булуымда остазларымның өлеше гүя зур. Әнием дә Сөләй мәктәбендә китапханәче, тәрбияче булып хезмәт куйды. Әтием дә берничә ел гына булса да белем йортында хезмәт дәресләрен укытып алган, – дип бәян итте Гөлназ Ихсанова. – Чыннан да, балалар белән мәктәптә эшләү – үзем өчен күңелгә тынычлык ала торган бер урын. Хәзерге заманда һәрбер бала үзенчәлекле һәм алардан хәтта без өйрәнәбез. Һәрбер чыгарылыш укучыларыбыз зур тормыш юлына чыгаргач, безгә ямансу булып кала. Әле менә уку елы башын, Белем бәйрәмен түземсезлек белән көтеп торабыз. Ник дисәгез? Яңа укучылар килә, аларның характерларын белмибез, әмма без аларны шәхес буларак формалаштыруда да катнашабыз. Бар әйбер үзгәргән сыман, мәгариф тармагы да заманадан калышмый. Һәр чорның уңай һәм тискәре яклары бар. Эшли башлаганда гына әле без, билгеле ручка һәм кәгазь ешрак куллана идек, интерактив такталар урынына акбурлар белән яздык. Бер вакыт бик күп кәгазь эшеннән арына алмадык, әмма хәзер ул кимеде. Әлеге көндә мөмкинлекләр бихисап. Укытучының хезмәте җимешләре – балалар уңышы! Без укыткан укучылар зур-зур казанышларга ирешәләр икән, шулкадәр куанабыз!
Әңгәмәдәш мөгаллимәләр шулай ук педагогның дәрес бирү белән генә эше тәмамланмаганын, ә күп кенә сыйныф эшчәнлегеннән тыш чаралар булуын, аларның һәркайсына ныклап әзерләнүләрен билгеләп киттеләр. «Укучыларыбыз турында уйламаган бер көн дә юк, алар хәтта төшкә керә», – дип көлдерделәр мине.
Чыннан да, үзем дә Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында укыткан кеше буларак, бу изге дә, игелекле дә һөнәрдә бар күңелләрен балаларга биргән затлар гына эшли ала, дип әйтер идем. Укытучыга кем генә булырга туры килми, әмма ул шәхесләр үстерә, һәрчак укучысының матур уңышларына шатлана, укучы хәсрәтенә кайгыра.
Киңәшмә ахырында бер төркем мөгаллимнәр намуслы вә фидакарь хезмәтләре өчен дәүләт бүләкләренә, тәбрикләүләргә ия булдылар. Укытучы эшен халкыбыз изгеләрдән саный. Һәм бик дөрес тә, чөнки нәкъ мөгаллим кеше тормышында әһәмиятле роль уйный, аның киләчәген кайгыртып эш итә. Укытучыларыбызга матур уку еллары насыйп булсын.
- Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсеннән фоторепортаж