Другие новости Мамадыша и Татарстана на этот час

«Арча Шамкае» Марат Газизов истәлегенә: «Бик гаилә җанлы иде, авыл дип янып яшәде»

«Арча Шамкае» Марат Газизов истәлегенә: «Бик гаилә җанлы иде, авыл дип янып яшәде»

Кичә төнлә генә килгән кайгылы хәбәрне татар халкы бик авыр кабул итте. «Арча Шамкае» буларак танылган тамада, алып баручы Марат Газизов 47 яшендә вафат.

Һәрвакыт елмаеп, янып яшәгән, башкаларның да кәефен гел күтәреп, яшәргә дәрт биреп торган, шат күңелле «Арча Шамкае»ның кинәт кенә вафат булуын кабул итүе дә авыр. Әле генә туйларны кыздырган Марат Газизов бүген гүр иясе. Бүген, өйлә вакыты кергәнче аны җирләгәннәр, дип беләм. 47 яшьлек түм-түгәрәк, энергиясе ташып торган Марат Газизов инсульт кичергән. Аны аңсыз хәлдә Казанга, МКДЦга алып килгәннәр, операция булган. Якыннары, операциядән соң тернәкләнер дип өметләнгән.

«Күпме энергия, күпме харизма иде бу егеттә»

Социаль челтәрләрдә бик күп кеше кайгы уртаклаша, ул күп кенә артистлар белән дус булган, аралашкан.

«Дустым, урының оҗмахта булсын. Шундый позитив, яхшы алып баручы иде», – дип язган Фирдүс Тямаев. Алар бер бәйрәмдә бергә чыгыш ясаганда төшерелгән видео заманында бик популяр иде. Шушы көннәрдә дә ул, кабат-кабат, социаль челтәрләрдә килеп чыга.

«Эх, бик иртә… Шундый ачык күңелле, рәхәт кеше иде. Тыныч йокла, коллега», – дип язып калдырган алып баручы Газинур Фәйзуллин.

«Күпме энергия, күпме харизма иде бу егеттә. «Иде» дип язарга кул да бармый. Бик кызганыч, бик жәл… Эх. Марат, Марат, урының җәннәт түрләрендә булсын. Минем уйлавымча, әгәр алып баручылар арасында бәйге оештырсалар, «Иң халыкчан алып баручы» номинациясендә җиңүче Марат булыр иде», – дип язган алып баручы Булат Бәйрәмов.

«Ышанып булмый… Бүген бар кеше, иртәгә юк! Яшәргә дә, яшәргә иде дә бит. Марат дус, урының оҗмах түрләрендә булсын», – дип язган Рамил Шарәпов.

«Барыбыз өчен дә шат күңелле, көләч йөзле кеше булып истә калырсыз», – дип язган Зәринә Хәсәншина.

«Авыл дип яшәде»

Марат Газизов белән бәйле истәлекләр белән уртаклашсагыз иде, дип алып баручы Зөлфәт Зиннуровка шалтыраттым. Ул әле бу хәбәрне ишетмәгән булып чыкты. «Истәлекләр барлыйбыз, дисез. Бер-бер хәл будымы әллә?» – дип аптырап та калды.

Эх, кызганыч, тернәкләнеп китә алмаган… Бик кызганыч, шәп егет иде. Без аның 45 яшьлек юбилеенда булган идек, шундый матур, рәхәт оештырды өендә. Баян тартып, җырлашып… Әле генә булган кебек. Ул минем берничә туган көнемне алып барды. Сеңелкәш, кияүнең туган көннәрен дә алып барганы булды. Безгә шундый якын иде ул. Шулай бәйрәмнәргә чакыргалый идем, егетләр белән җыелсак та, бәби туе булса да, чакыра идем. Үзара гел йөрешеп, аралашып тордык. Бик ачык күңелле, шәп кеше иде. Ул бик гаилә җанлы иде. Авылга гашыйк кеше иде, авыл дип янып яшәде, умарталар белән мәш килде. Берничә ел элек улы машина йөртүгә «права» алды, шуңа да бик сөенеп йөргәнен хәтерлим. Бабай булып өлгерде. Ул бөтен кешегә ягымлы була белде, – дип сөйләде ул.

«Арча Шамкае»ның «Вконтакт» дагы төркеменә күз салсагыз, анда бер негатив юк. Халык «Арча Шамкае»на гел җылы сүзләр, рәхмәтләр, соклану язган. Ул чыннан да халык мәхәббәтен яулаган гади бер авыл егете.

"Һәрбер ситуациядән уен-көлке белән чыга торган кешеләр бик сирәк була"

Туйлар, мәҗлесләрне күңелле итеп алып баручы «Арча Шамкае» – соңгы туйны Мамадышта уздырган. Мамадыш районының Дүсмәт авылы яшьләре – Регина һәм Николай Козловлар гаиләләрендәге иң җаваплы бәйрәмне алып баруны «Арча Шамкае»на тапшырган булган.

Яшьләр сүзләренчә, Марат Газизов энергетикасы, җиңеллеге, шуклыгы белән бик тиз арада үзенә җәлеп иткән. Яшь гаилә аның вафаты турында ишеткәннән соң шок хәлендә. «Туебызда биеп, җырлап, очып кына йөрде», – ди яшь килен Регина Козлова.

26 июль көнне безнең туйны Марат Газизов алып барды. Аны алдан белешеп, ярты ел алдан сөйләшеп куйган идек. Үзебезнең туй мәҗлесен нәкъ менә ул алып барсын дип теләдек. Аның вафат булуын ишеттек тә, ирем белән шок хәлендә калдык. Туй көнне ул безгә якын кеше кебек булып беткән иде инде. Кем уйлаган нәкъ 1 атнадан соң аның гомере өзелер дип.

Марат Газизов бик җаваплы, төгәл кеше булып чыкты. Туйга кагылышлы сорауларны, хәтта күрешмичә дә, телефон аша да җиңел генә хәл иттек. Безнең туй көнендә һәрвакыттагыча бик шат кунелле иде, очып кына йөрде, җырлады, биеде: бар халык аның осталыгына шаккатты. Чирләп торган кешегә бер дә охшамаган иде, янып торды, энергетикасы бик көчле.

Туйны башыннан ахырына кадәр тиешенчә, җиренә җиткереп, югары дәрәҗәдә алып барды. Әле үзебез дә, кунакларыбыз да «Арча Шамкае» алып барган туйдагы хисләр, энергетика белән йөрибез. Бик шәп узган иде.

Кеше гомере чиләктәге су кебек: бүген бар, иртәгә – юк... Марат абый кебек шат күңелле, позитив кешеләр, һәрбер ситуациядән уен-көлке белән чыга торган кешеләр бик сирәк була... Гаиләсенә, якыннарына күркәм сабырлык телибез. Урыны оҗмах түрләрендә булсын... Бик кызганыч...» – дип уртаклашты Регина.

«Беренче күргәч, ничек кеше шундый була ала икән дип, исем китте»

«Интертат»та аш-су рецептлары белән уртаклашып баручы хезмәттәшем Гөлүзә апа Василова аның белән бәйле җылы истәлекләрен сөйләде.

Марат Газизов – тормыш иптәшемнең яшьлек дусты, туганы да булып чыга. Яшь вакыттан ук «компания кешесе» булган, эчү-тарту кебек гадәтләре булмаган. Иремнең туганнары үткәргән күп кенә мәҗлесләрне Марат алып барды. Алып бармаса, кунак булып килә иде, анда да, котлап, мәзәген сөйләп алыр иде, җырын җырлар иде. Әле күптән түгел генә аның әнисе Сания апа белән бер мәҗлестә булган идек, шунда сөйләшеп киттек. Менә Марат кемгә охшаган икән, дип уйлап куйдым. Аның әнисе дә җор телле, бөтен кеше белән аралаша, көлдерә, бик күңелле ханым.

Маратны беренче тапкыр бер туганыбызның юбилеенда күрдем. Мин аңа шаккаттым. Шундый түм-түгәрәк, җитез! Ничек кеше шундый була ала икән дип исем китте. Җырлаган җиреннән сикереп биеп китә, шуннан кинәт кенә туктый, урындыкка менеп баса да, тыпырдатып бии, шуннан кеткелдәп, яңгыратып көлеп җибәрә. Бәйрәмне гөрләтеп алып бара торган кеше иде. Кайбер бәйрәмнәрдә, бу тамада кайчан сөйләп бетерә инде, кайчан уенны уйнатып бетерә инде, дип көтеп утырасың, ә Марат үткәргән мәҗлесләрдә бер дә алай булганы юк.

Ул бик күңелле кеше иде. Күргән һәр кешегә сәлам бирер, хәл-әхвәлләрен сорашыр иде. Шулай кинәт китеп баруына берничек тә ышанып булмый әле, – дип сөйләде.

Марат Газизов төгәл бер атна элек кенә, ягъни 28 августта бәби чәе мәҗлесен алып барган. Анда да кунаклар "Арча Шамкае"н яратып калган.

Марат Газизов тумышы белән Арча районының Яңа Кенәр авылыннан. Яшь вакытында әтисез калган. Ул үзе ике бала әтисе. "Арча Шамкае" күпмедер дәрәҗәдә легендар Рәшит Шамкайның дәвамчысы булгандыр. Марат Газизов шуклыгы, шаянлыгы белән халык йөрәгендә калыр. Аның моңлы итеп, үз көенә генә җырлавы, тавышы да онытылмас.

Марат Газизовның гаиләсе, туганнары, дуслары, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә сезгә күркәм сабырлык бирсен!

  • «Арча Шамкае» Марат Газизов вафат
  • Марат Газизов башкаруында Наласа авылы көе
  • «Арча Шамкае» алып барган соңгы туй кәләше: «Туебызда очып кына йөрде»

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Мамадыше, в Татарстане и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Мамадыше

Ria.city

Трассу М-7 Волга возле СНТ Домостроитель в Татарстане перекроют 30 июля

Мандат Ямпольской в Госдуме официально передан главе Мамадышского района РТ

«Это беспредел!»: почему в районах Татарстана скот массово пускают под нож

Генсовет «ЕР» передал мандат Ямпольской в Госдуме РФ Анатолию Иванову

Музыкальные новости

CNN сообщило о роли Харрис в обмене заключенными с Россией

Доля КАМАЗа на российском рынке электробусов достигла 96%

Карточка Артиста.

Дубль Дивеева помог ЦСКА разгромить «Оренбург» в третьем туре РПЛ

Новости Татарстана

«Это беспредел!»: почему в районах Татарстана скот массово пускают под нож

«Керәшен чибәре – 2024»: кызлар ничек әзерләнә, оештыручылар нәрсә көтә һәм ... зур хата

«В нужное и важное время»: Мамадыш принял «Җомга марафоны»

Марина Ким и Анатолий Иванов стали депутатами Госдумы

Экология в Татарстане

Алексей Фомин представил новый трек «Лунный свет»

Продать стихи. Как продать стихи. Продать стихи собственного сочинения.

Появились насекомые, которые залезают под кожу российских туристов и откладывают там личинки: на популярном курорте началась паника

Что такое цистит, как его диагностируют и лечат

Спорт в Татарстане

Даниил Медведев и Андрей Рублев сохранили позиции в рейтинге ATP

Новак Джокович вышел в финал олимпийского турнира по теннису

Теннисист Джокович впервые в карьере выиграл золото на Олимпиаде

Российские теннисистки Мирра Андреева и Диана Шнайдер проиграли финал Олимпиады, у мужчин золото взял серб Новак Джокович

Moscow.media

ВОЗ сообщила о быстром распространении в мире устойчивой к антибиотикам бактерии

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: Пенсии работающих пенсионеров начнут индексироваться с 2025 года

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: 2,5 млн жителей Москвы и Московской области получили пособия по временной нетрудоспособности с начала 2024 года

Кардиолог назвала сыроедение смертельно опасной диетой











Топ новостей на этот час в Мамадыше и Татарстане

Rss.plus






«Дай Бог, чтобы всех троих дождалась»: у жительницы Мамадыша на СВО брат, сын и племянник

«Керәшен чибәре – 2024»: кызлар ничек әзерләнә, оештыручылар нәрсә көтә һәм ... зур хата

Трассу М-7 Волга возле СНТ Домостроитель в Татарстане перекроют 30 июля

Мандат Ямпольской передаётся главе района Татарстана Иванову