Мамадышның Үзәк китапханәсендә ике гадәти булмаган күргәзмә эшли башлады
(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Мамадышның Үзәк китапханәсендә берьюлы ике күргәзмә эшли башлады. Алар «Минем елларым — минем байлыгым» һәм «Әбием сандыгы» дип атала. Күргәзмәләр Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында уза. Бу хакта «Нократ» газетасы яза. Анда катнашучылар заманча авторларның яңа әсәрләре, җирле шагыйрьләр һәм язучылар җыентыклары, укучыларның кулъязмалары белән таныша ала. «Минем елларым — минем байлыгым» күргәзмәсендә китап һәм журналлар тәкъдим ителгән, аларның күбесе күптән түгел типографиядә басылган. Күргәзмә килүчеләрдә зур кызыксыну уята. Шул ук залда «Әбием сандыгы» күргәзмәсе урнашкан. Монда чыннан да, борынгы сандыктан алган кебек бәйләнгән, чиккән, үрелгән эшләнмәләр куелган. Аларның авторлары — китапханәнең даими укучылары, алар үз эшләнмәләре белән бүлеште. «Һәр эш зур кыйммәткә ия, аларда Мамадыш районы территориясендә яшәүче халыкның үзенчәлеге һәм мәдәнияте чагыла», — диләр китапханә хезмәткәрләре.