Донбасска Татарстаннан 80 тоннадан артык гуманитар ярдәм озатылачак
(Казан, 12 март, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстаннан Донецк һәм Луганск халык республикаларына 80 тоннадан артык гуманитар ярдәм озатылачак. Алты фурадан торган колоннаны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәрбиләре һәм Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре озата барачак. «Гуманитар ярдәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән җыелды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, төрле предприятие һәм оешма хезмәткәрләре аны җыюда зур эш башкарды. Барысы да – ирекле нигездә», - диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Гыйбадуллин. Йөк Белгород өлкәсендәге бүлү үзәгенә озатылачак һәм шуннан аны Донбасска илтәчәкләр. Шунысын да искәртик: бу - Татарстаннан җыелган гуманитар ярдәмнең инде икенче партиясе.