Путин Россиядән 10 мең доллардан күбрәк акча чыгаруны тыя торган боерыкка кул куйды
(Казан, 2 март, «Татар-информ»). 2 марттан Россиядән 10 мең доллардан күбрәк сумманы чит илгә алып чыгу тыела. РФ Президенты Владимир Путин тиешле боерыкка кул куйды, дип хәбәр итә RT телеканалы үзенең Telegram-каналында.
24 февраль иртәсендә Россия Президенты Владимир Путин ил гражданнарына мөрәҗәгать белән чыгыш ясады, Ул Донецк һәм Луганск халык республикалары башлыклары Киев агрессиясенә каршы ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, дип белдерде. Дәүләт башлыгы махсус хәрби операция башлануын хәбәр итте