«Бер улы СВОда, икенчесе китәргә әзерләнә»: Бер гаиләдән өч контрактчы
Рамил тумышы белән Казаннан. Ул – өлкән прапорщик, разведка взводы командиры урынбасары. Ул 22 ел гомерен армиягә багышлаган, ә пенсиягә чыккач, үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән.
Хатыны Лилия белән 5 бала үстерәләр: кечесенә 4 яшь, олысына – 20. Ә күптән түгел хәрбинең олы улы да контракт белән хезмәт итә башлаган. Хәрби хезмәткә икенче улы да әзерләнә. Алар барысы да кайчандыр әтиләре хезмәт иткән частьта хезмәт итә.
Рамил үзе кечкенәдән хәрби булырга хыялланган – малай чагында ук Әфганстан турында фильмнар караган, чын патриот булып үскән.
«1997 елда миңа повестка килде. Әнигә мин шунда ук армиядә калачагымны, тормышымны хәрби эш белән бәйләячәгемне әйттем. 2 ел мин эчке гаскәрләрдә хезмәт иттем, ә 2000 елда контрактка кул куйдым», – дип сөйләде сугышчы.
«Пенсиягә чыгу вакыты җитте. Мин хәрби хезмәттән китү белән үк контрактка кул куйдым»
Хезмәт вакытында Рамил күп тапкырлар Чечняда командировкаларда була, бик күп бүләкләр ала. СВО башлангач, аның подразделениесен Казанда калдыралар – фронтка ничек кенә омтылмасын, китә алмый.
«Минем пенсиягә чыгу вакыты җитеп килә иде, шуңа күрә мин хезмәттән китү белән үк контрактка кул куйдым. Бу – 2022 елның мае иде. Аңлыйсызмы, бу – анда 2014 елдан бирле булган тәртипсезлекне бетерү теләге иде. Мин ЛНР һәм ДНР халкына ярдәм итәргә теләгән идем», – дип искә ала Рамил.
Авыр яраланганнан соң ул инвалидлык ала, аны хәрби хезмәттән азат итәләр. Рамил, сәламәтлеген ныгытып, яңадан сафка кайтырмын, дип хыяллана.
Стаханово, Первомайское һәм Лисичанск – ул булган шәһәрләр. Рамил Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә катнашса да, СВОда беренче сугыш аңа җиңел бирелмәгәнен искә төшерә.
«Мин шундук штурм подразделениесенә эләктем. Безне Попасная шәһәренә Лисичанск юнәлешенә җибәрделәр. Минем белән яшь егетләр, гади гражданнар бар иде, аларның минем кебек хәрби тәҗрибәләре юк. Мин аларга ярдәм иттем, ничек дөрес эшләргә икәнен аңлаттым. Беренче сугышыбызда безгә дошман булган урман посадкасын штурмларга кирәк иде. 10 кешелек группа белән штурмга киттек. Куркыныч булды. Моны искә дә төшерү җиңел түгел. Башкалар өчен дә, үзем өчен дә куркыныч булды», – дип сөйли Рамил.
«Ут төрле ялмап алды, артта гына снаряд шартлады»
Рамил яңа хезмәт итүчеләрнең ялгышуы аркасында төркемдәге барлык кешеләрнең гомере өзелергә мөмкин булуын аңлый.
«Соңыннан гына куркуга башкача карый башлыйсың: сугышка барасың һәм бурычны техник яктан үтисең. Ниндидер моментларга күзләреңне йомасың, һәм курку үзеннән-үзе тупаслана. Чечняда барысы да башкача иде, анда без засадалар оештырдык, һөҗүмнәрдә катнаштык. Ул вакытта һәлак булучылар бик күп иде, ләкин монда – башка сугыш. Монда дроннар баш өстендә даими оча, һавага даими карарга, һәр адымыңны контрольдә тотарга кирәк», – ди сугышчы.
Рамил әйтүенчә, әгәр сине дрон тозакка эләктерсә, качарга нибары 10 минут вакыт бар.
«Яшел зона»дан чыгу белән, сине шундук диярлек күреп алалар. Шуңа күрә заданиегә бик озак барырга туры килә: даими рәвештә окоп казырга кирәк», – ди ул.
СВО зонасында Рамил «Батырлык өчен» медале ала..
«Нинди батырлыклар өчен биргәннәрдер, белмим. Анда бит барысы да болай: барасың да эшлисең, ә нәрсә өчен бүләкләгәннәре аңлашылмый», – дип җавап бирә ул.
Июль уртасында Рамил җитди яралана.
«Ут һәр яктан ялмап алды, артымнан снаряд шартлады – мин ишетү сәләтемне югалттым. Егетләр мине алып чыктылар, башымның җитди җәрәхәте булды, 3 атна дәвалану уздым. Мине госпитальдән госпитальгә озаттылар. Аннары мин өйгә кайттым», – дип искә ала сугышчы.
Шуннан соң Рамилнең олы уллары аның эзе буенча барырга булалар. Алар әтисе хезмәт иткән шул ук часть белән контракт төзегәннәр, аның командиры канаты астында торалар.
«Бер улы СВОда, икенчесе китәргә әзерләнә»
«Бер улы махсус хәрби операциядә инде, икенчесе китәргә әзерләнә, контрактка кул куйды. Аларга 20 һәм 19 яшь. Алар миңа шунда ук минем кебек булырга теләүләрен әйттеләр. Без хатыным белән аларның үз илебезне яклау карарларын хупладык. Әлбәттә, алар өчен бик куркыныч. Хатыным, мөгаен, инде ияләнгәндер, ул мине 17 тапкыр командировкага озатты. Ләкин икенче яктан, әгәр дә ул аларны җибәрмәгән булса, моның нәрсә белән бетәчәге билгесез. Безнең аларны тыярга хакыбыз юк. Бу – аларның сайлавы», –ди Рамил.
Ир белән хатынның 13 яшьлек өченче улы диңгезче булырга хыяллана, иң кечесенә нибары 4 яшь. 12 яшьлек кызы стюардесса булырга хыяллана.
«Безнең нәселдә хәрбиләр булмады, династия миннән башланыр дип ышанам», – дип елмая Рамил.
Рамил әйтүенчә, аның балачагында малайлар сугышлы уйнаганнар, хәзер балалар телефоннарда утыра. Ул хәзерге укучыларда патриотизмны тәрбияләргә батырлык дәресләре һәм, мәсәлән, «Юнармия» кебек берләшмәләр ярдәм итә, дип ышана. Аның кызы һәм уртанчы улы – яшь армиячеләр. Ул еш кына аларның отрядларына сугыш һәм Ватанга мәхәббәт турында сөйләргә килә.
«Мөмкин булганча алгы сызыктагы егетләргә ярдәм итәбез. Иптәшләре белән бергә аларга квадрокоптер һәм форма җибәрделәр. Алар безгә җавап итеп, рәхмәт белдереп, видео җибәрделәр. Мин анда кире кайта алырмын дип өметләнәм, кул кушырып утырасым килми», – ди сугышчы.
Фотосурәтләр язма геройлары тарафыннан бирелгән
«Татар-информ»нан Елена Фенина язмасы тәрҗемә ителде