«Әгәр мин елый башласам, «башкача шалтыратмыйм!» ди иде»
Әле кичә генә запастагы офицерның яраткан, тугры хатыны Наталья, элеккечә, үзе дә сизмәстән, кышка яшелчәләр тозлый: плитәдә – кайнап торган зур кәстрүл. Ире кичке ашта шуларны ашарга бик ярата торган була. Һәр банкада иренә мәхәббәт, сагыш һәм, әлбәттә, күз яшьләре.
Наталья, елмаеп, Миша белән мәхәббәт тарихын искә төшерә: «Без моннан 16 ел элек күрештек. Ул вакытта мин шәһәрнең азык-төлек кибетләренең берсендә эшли идем. Аны шунда күрдем. Безнең карашлар очрашты. Озын буйлы, нык гәүдәле, зәңгәр күзле. Ә мин – кечкенә генә, ябык. Ул минем янга килде дә очрашуга чакырды, ә мин шаяртып: «Ә син миңа өйләнәсеңме?» – дип сорадым. Ә ул, бик җитди итеп: «Әйе!» – диде.
Соңрак билгеле булганча, Михаил Казахстанның зур булмаган Рудный шәһәрчегеннән Лениногорскига туганнары – әнисе Людмила Николаевна, абыйсы Алексей һәм сеңлесе Татьяна янына кунакка килгән була. Ул көнне Михаил апасы Таня эшләгән кибеткә килә. Кибеттә Натальяны күргәч, Михаил ул аның язмышы икәнен аңлый. Озакламый, ул да Лениногорскига күчеп килә. Берничә очрашудан соң, Натальяның ишеген шакыйлар:бусагада, гадәттәгечә, Миша була. Ә кулында – сары чемодан. Ул, елмаеп: «Нигә мин һәр кич тегендә-монда йөрим соң? Бергә яшик!» – ди. 2009 елның 18 июнендә офицер Михаил Натальяга өйләнә.
Бәхетле гаилә тормышы башлана. Наталья белән Михаилның уртак мавыгулары күп була, шул исәптән – урман буйлап йөрү, гөмбә җыю. Яшьләр бер-берсенә мәхәббәт, кайгыртучанлык, наз, кыскасы, гаилә тормышында һәркем хыяллана торган хисләр бүләк итә. Наталья шунда ук иренә бала таба алмаячагын әйтә, Михаил аны кочаклап: «Димәк, үзебез һәм эне-сеңелләребез өчен яшәячәкбез!» – ди.
Ләкин гаиләнең бер проблемасы була. Михаилның Россия ватандашлыгы булмый, шул сәбәпле, ул яхшы даими эшкә урнаша алмый. Чөнки бар җирдә дә вакытлыча түгел, ә даими теркәлү урыны сорыйлар. Шуңа күрә Михаилга финанс мәсьәләләрен вакытлы сезонлы эшләр белән хәл итәргә туры килә.
«Бик авыр булды. Михаилның куллары алтын иде, ләкин еш кына, ул бик яхшы башкарган эштән соң, аңа тиешле акчасын түләмәүчеләр булды. Шуңа финанс яктан бик авыр иде. Шулай 5 ел дәвам итте, ниһаять, документлар белән мәшәкатьләр тәмамланды, Михаил Россия гражданлыгы алды, һәм шунда ук шәһәрнең әйдәп баручы нефть оешмаларының берсенә абруйлы эшкә урнашты. Без бу проблеманы хәл иттек», – дип уртаклаша Наталья.
Акыллы, укымышлы Михаил тарих һәм сәясәт белән кызыксына. Махсус хәрби операция башлангач, ул хатынына: «Менә күрерсең, мин беренче эшелон белән китәчәкмен», – ди. «Мин Мишаны ачуландым, ахмак сүзләр сөйләмә, дидем, шулай булыр дип курыктым», – дип искә ала бүген Наталья.
Шулай килеп чыга да: 2022 елның 22 сентябрендә Михаил Федорчук лениногорскилылар арасыннан беренчеләрдән булып, аркасына кием-салымнар тутырылган рюкзагын асып, автобус каршында басып тора. Ул, елмаеп, беркайчан да аерылмаска вәгъдә иткән бердәнбер сөйгәненә кул селти. Ватан-Ана чакыра!
Актүбә югары очучылык училищесын инженер-механик квалификациясе белән очу аппаратларын һәм авиадвигательләрен техник эксплуатацияләү белгечлеге буенча тәмамлаган Михаил Федорчук мотоукчылар взводы командиры итеп билгеләнә. «Федор» кушаматы алган Михаил Федорчук, дошман көчен тар-мар итеп кенә калмыйча, үз егетләрен ут астыннан да алып чыгып, вазифаларын төгәл башкара. Шушы сыйфатлары өчен командир үз кул астындагы кешеләр арасында зур хөрмәт һәм батыр, кыю җитәкче буларак дан казана.
Командир беренче тапкыр быелның 7 гыйнварында яралана. Кременное бистәсе. Каты сугыш. Мәкерле дрон «Федор»ны күзәтә һәм һөҗүм итә. Кыйпылчык сугышчының ике аягын да җәрәхәтли. Канга баткан командирны һәлак булучылар белән бер носилкада алып чыгалар. Соңрак Михаил хатынына сөйләгәнчә, анда яралыларны һәм һәлак булганнарны аерып торырга вакыт юк. Иң мөһиме үзебезнекеләрне алып чыгып, госпитальгә тапшыру. Аларны аеру – госпитальдәгеләр эше.
Дәваланганнан соң Михаил яңадан үзенең мотоукчылар взводы командованиесенә әйләнеп кайта. Сугышта һәм махсус биремнәрне үтәгәндә күрсәткән сугышчан казанышлары, батырлыгы өчен, Михаил Федорчук алгы сызыкта Дәүләт бүләге белән бүләкләнә, 2024 елның 9 июлендә командование аңа «Батырлык өчен» медален тапшыра.
«Бик сирәк шалтыратты, кайчакта 1 ай буе Мишаның хәлләрен белми идек, – дип искә ала бүген аның әнисе Людмила Николаевна. – Элемтәгә чыга алса, һәрвакыт бер сүз белән генә әйтә иде: «Барысы да яхшы, бар нәрсәбез бар», – ди иде. Әгәр мин елый башласам, «башкача шалтыратмыйм!» ди иде, – дип уртаклаша Людмила Николаевна. – Ул һәрвакыт шундый иде: батыр, нык, чыдам, һәрвакыт хәрби булырга теләде».
Әнисе әйтүенчә, аның кинотеатрда караган беренче фильмы «Аты-баты, шли солдаты» булган, ул вакытта аңа 4 яшь була. «Бу фильмны ничек карап бетерер, дип борчылдым. Ләкин Мишага фильм бик ошады. Шуннан бирле ул, хәрбиләрне күргәч, кулын башына куеп: «Советлар Союзына хезмәт итәм!» – дип әйтә башлады», – дип искә ала әнисе.
Людмила Николаевна сүзләренә караганда, Миша башка малайлардан һәрвакыт гадел булуы белән аерылып тора. Ул һәрвакыт көчсезрәк, ярдәмгә мохтаҗ кеше ягына басарга әзер була. Бик җаваплы, җитди була, әнисе, үзе эштә булганда, 6 яшьлек улы Мишага кечкенә сеңлесен балалар бакчасыннан алып кайтып, ашатуны ышанып тапшыра.
Укытучылары Мишаны тәрбияле булуы, педагогларга хөрмәт күрсәтүе өчен мактыйлар. Малайның сыйныф җитәкчесе Мишаны характерлаган бер очрак турында сөйли. «Яңгырдан соң урамнарда күлләвекләр барлыкка килде. Кечкенә Миша миңа күлләвекләрнең берсеннән сикереп чыгу өчен кулын сузды. Менә шундый яшь кавалер», – дип сөйли Мишаның укытучысы аның әнисенә.
Михаил озын буйлы, зур гәүдәле егет була. Яшьтәшләренең әти-әниләре малайларына балалар кибетләреннән кием-салым сатып алганда, Людмила Николаевна Мишага мәктәп формасын өлкәннәр бүлекләрендә эзли. Ул вакытта, нәкъ менә шул сәбәпле, табиблар сүзләренчә, Михаилның күрү сәләте белән проблемалар барлыкка килгән. Табибларның кисәтүләренә карамастан, армиядә хезмәт итәр алдыннан, ул спорт белән җитди шөгыльләнә, яхшы физик нәтиҗәләргә ирешә. Чимкент шәһәренең гражданлык авиациясендә армиядә хезмәт итүе Михаилга махсус хәрби операция зонасындагы хәрби шартларга тизрәк җайлашырга ярдәм итә.
Озакламый, Михаил Федорчукның туганнарына кайгылы хәбәр килеп ирешә. «Мобилизация буенча хәрби хезмәт үткән 4нче гвардия танк дивизиясенең 29660нчы мотоукчылар батальонының мотоукчылар ротасының мотоукчылар взводы командиры Михаил Федорчук 2024 елның 29 июлендә махсус хәрби операциядә бурычларын үтәгәндә һәлак булды», – диелгән сугышчы хезмәт иткән хәрби частьтән җибәрелгән рәсми документта.
Россия Федерациясе Президенты Указы белән, Михаил Юрьевич Федорчук, үлгәннән соң, «Батырлык» ордены белән бүләкләнә.
PS. 2024 елның 18 июнендә Михаил һәм Натальяның бергә яши башлауларының юбилее була – 15 ел мәхәббәт һәм бәхет. Шау-шулы табын, зур торт, тостлар һәм котлаулар булмый. Ул махсус хәрби операция зонасында үзенең гражданлык бурычын үти, Наталья, кичке йолдызлы күккә карап, үзенең яраткан ире өчен, Җиңү өчен дога кыла. Ул, әлбәттә, булачак. Ә Михаил Федорчук исеме бөек Россиянең тарихи елъязмасына мәңгегә язылган, ул үзенең тугры улларының исемнәрен беркайчан да онытмаячак.
«leninogorsk-rt.ru» сайтыннан тәрҗемә. Авторы: Ильмира Гареева