Конкурс игълан ителә
Муниципаль район башкарма комитеты торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш, транспорт, энергетика, элемтә һәм юл хуҗалыгы башлыгы урынбасары вакантлы муниципаль хезмәт вазифасын башкаручыга бәйге игълан итә.
Бәйге 3 июньдә иртәнге сәгать 9да Зәй шәһәре, Крупская урамы, 6нчы йорт, 70нче кабинет адресы буенча үткәрелә.
Кандидатларга таләпләр, документлар исемлеге муниципаль районның рәсми сайтында урнаштырылган.
Документлар белдерү газетада басылып чыкканнан соң 20 көн эчендә эш көннәрендә иртәнге сәгать 8дән кичке 5кә кадәр Зәй шәһәре, Крупская урамы, 6нчы йорт, 63нче бүлмә адресы буенча кабул ителә.